Мәңгедәшләр

«Хөрмәтле Сәйдә апа!
«Шигырь!» дигән ләззәтле мизгелгә очраган һәр кеше – мәңгелектә яши. Без – синең беләң мәңгедәшләр!
Нияз. 27.01.1986 ел».

«Яшь шагыйрьнең беренче китабы» сериясендә чыккан «Учак» исемле шигырьләр җыентыгына Нияз миңа шушы сүзләрне язып бүләк иткән иде…

Әйе, без – мәңгедәш!
Нияз, тик кызганыч:
Мәңгелеккә күчтең иртәрәк;
Дөнья – кырыс, давыллары – шашкын:
«Син – шагыйрь!» – дип, тормый иркәләп…

Һай, бормалы безнең язмыш яры…
Яр ишелә бәргән дулкыннан;
Җимерелә ярлар, актарыла…
Дулкын бәргән ярда упкын бар!
Бәргәләнә җанда уй дулкыны!
Уй дулкыны тынмый – агышта!
Кара төндә чыгып кача йокы,
Җан уралып кала сагышка…

Сары сагыш урын ала җанда –
Шагыйрьләргә сагыш гел юмарт…
Сагыш булып күз алдында тора –
Нияз, Фәннур, Кадыйр, Эдуард…

Шигырь укып тора сыман Рәшит
(Күңел аны мәңге сагыныр!) –
Ирек мәйданында ирек даулап,
Ачлык игълан иткән шагыйрь ул!

Әйтә килде шагыйрь туры сүзен.
Уйлый белгәннәрне уйлатып;
Күңелләрне уйлар уеп ала –
Ә үзләрен инде югалттык…
Югалттык шул инде, югалттык…

Йокысызлыкка уралган караңгы төннәрдә арабыздан иртә, бик иртә киткән каләмдәшләр кабат-кабат искә төшә. Күренекле тәнкыйтьче, шагыйрь, ялкынлы публицист, «Идел» журналының баш мөхәррире Фәиз Зөлкарнәй юл һәлакәтенә юлыкты. Шагыйрьләребез Нияз Акмал, Фәннур Сафин, Рәшит Әхмәтҗан, Кадыйр Сибгатуллин, Эдуард Мостафин да көтмәгәндә бакыйлыкка күчте. Атаклы юмор остасы, әдип Фаил Шәфигуллинны да кыйнап үтерделәр. Халыкчан шагыйрь Харрас Әюп хатыны Лүзия белән иртән йөгерергә чыккан җиреннән вафат булды. Шагыйрь Наис Гамбәрнең йөрәге кинәт туктады. Эдуард Мостафин эзсез югалды… Исемлекне дәвам итәргә була, әмма минем көчем җитми: күзгә яшь тула, мөлдерәмә күңел чайкала…

Бүген мин, аларның һәммәсенә дә догамны багышлап, хезмәттәшем, каләмдәшем, дустым Нияз Акмал турындагы кайбер истәлекләрне генә яңартам…

…Нияз белән без «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») гәзите редакциясендә бер бүлектә эшләдек. Бу – 1970 нче елларның ахыры иде. Ул елларда «Яшь ленинчы» шагыйрьләргә бай иде. Зөлфәт, Роберт Миңнуллин, Госман Садә, Нияз Акмал – һәммәсе шушы редакция хезмәткәрләре. Акмал белән мин фәкыйрегез – мәктәпләр бүлеге журналистлары. Әдәбият бүлегендә утыручылардан көнләшеп алган чаклар да булгалый. Алар бүлеге әзерләгән мәкаләләр җыелышларда мактала. Шулай булмый хәл дә юк: аларның авторлары – һәммәсе язучылар. Шәүкәт абый Галиев, Илдар абый Юзеев, Аяз абый Гыйләҗев, Рәдиф Гаташ, Мөдәррис Әгъләм – барысы да әдәбият бүлеге авторлары. Ә без, мәктәпләр бүлегендәгеләр, авторларны үзебез эзлибез, үзебез әзерлибез. Пионер сборлары уздырырга, «Арткы партадан репортаж»лар бирергә, «Эндәш» клубы утырышларында катнашырга әледән-әле командировкаларга чыгабыз. Каләм тибрәтүче укучыларны, укытучыларны барлыйбыз. Юк, юк, мәктәпләр бүлегендә эшләвебез шигърияткә, әдәбиятка булган гыйшкыбызга һич тә комачауламый, һәр көн, эшкә килүгә, бер-беребезгә кичтән язган шигырьләребезне укыйбыз. Нияз ул елларда күп язды, ялкынланып язды, «Сарман җыры» поэмасын иҗат итә башлады:

…Ә хәзер без башлыйк,
Һәм җырлардан башлыйк –
Җанга якын шушы җырлардан!
Халык белән бергә, чордан чорга,
Уза алган һәрбер җырга дан!..

Ниязның сөйләме матур, тавышы көчле. Ул һәр шигырен яттан белә. Хәтере – гаҗәеп яхшы!

…Бер елны без апрель аенда Биектау районының Ямаширмә мәктәбенә барырга җыендык. Мәктәпкә алдан ук хәбәр иттек. Безне көтәләр! Биектауның комсомол комитеты белән дә алдан ук сөйләшеп куйдык.

Тәгаенләгән көнне, иртәнге сәгать тугыз тулганчы ук, Биектауга килеп тә җиттек. Райкомолда безне уку йортларындагы, мәктәпләрдәге тәрбия эшчәнлегенә җаваплы секретарь – яшь кенә кыз каршы алды. Без елмаеп килеп керсәк тә, секретарь кызның йөзе шактый күңелсез иде.

– Биектаудагы берәр мәктәпкә генә барырбыз инде, – диде ул безгә, хәл-әхвәл сорашкач…

Без, кинәт әйтелгән бу тәкъдимгә аптырап, Нияз белән бер-беребезгә карашып алдык.

– Бу мөмкин түгел! – дидем мин. – Безне балалар көтә, укытучылар көтә. Алар махсус пионер сборы әзерләде. Ә без аны гәзит битләрендә яктыртырга тиеш!

– Машина – ватык… Ничек бара­сың? – диде секретарь, үзсүз­ләнеп.

Райкомоллардагы машиналарның төзексезлегенә, җитәкчеләрнең балалар матбугатына исләре китмәвенә без күнеккән инде – кем әйтмешли, каешланган!..

– Ярар, – дип сүзгә кушылды Нияз. – Ямаширмә җир читендә түгел! Дәресләр беткәндә, үз көебез белән дә барып җитәрбез…

Секретарь сөйләшүнең мондый борылыш алуын көтмәгән иде ахры – күзе акайды.

– Ничек? – дип сораганын сизми дә калды.

– Поездга утырабыз да Коркачыкка хәтле барабыз! Аннары – тәпи-тәпи инде, – дидем мин…

Иманым камил, бу мизгелдә секретарь кыз өчен миннән дә явыз, миннән дә киребеткән башка бүтән юк иде!..

Чираттагы электр поездын көтеп, Коркачык станцасына барып җиткәнче, кояш төшлеккә күтәрелде. Көн җылынды. Юлга кар сулары чыкты, җепшетте. Ә безгә хәзер биш чакрым тирәсе тәпилисе. Без – журналистлар – уңайсызлыкка күнеккән халык. Җәяүләп тә, ат чанасына утырып та йөрибез. Зур тәгәрмәчләре белән як-якка пычрак бураны туздырып баручы «Беларусь» тракторы да – безнең өчен уңай транспорт. «Яшь ленинчы»лар шул рәвешчә командировкага йөрде, республиканы аркылыга-буйлыга иңләде…

Ә менә секретарь кызыбызга сулы, җепшек карлы юлдан бару һич ошамый. Ул эндәшми, сөйләшер сүз тапмый, ирене турсайган. Нияз, аның бер алдына, биш артына төшә-төшә, «Сарман җыры» поэмасын укый:

…Сарман буйлары ла яшел алан,
Сарман буйлары ла тал-тирәк…
Тирәккә дә,
Кешегә дә, дөнья,
Көн итәргә җылы көн кирәк!..

Поэманың эчтәлеген, аһәңен, шагыйрьнең үткен фикерен безнең кызыбыз аңлыйдырмы, юкмы – анысын белгән юк. Ә мин, Ниязны рәхәтләнеп тыңлый-тыңлый, Ямаширмәгә килеп җитүебезне тоймадым да!

Мәктәптә бик матур итеп пионер сборы узды, соңыннан без сөйләдек. Гәзиткә мәкалә бирергә мисаллар җитәрлек. Күңел күтәренке. Шул мәлне мәктәп директоры миңа мөрәҗәгать итте:

– Сәйдә ханым, бүген китмәсәгез иде. Иртәгә әдәбият түгәрәгенә йөрүчеләрнең иҗат «җимешләрен» укуны оештырыр идек!..

– Ярар. Укучылар иҗатын гәзиткә дә чыгарырбыз!

Ул арада безне ашханәгә дәштеләр. Мин директор белән сөйләшкәндә читтәрәк укытучылар арасында торган Ниязым кинәт юкка чыкты. Йөрәгем «жуу!» итеп китте. «Кая булыр бу? Әллә, Ходаем, берәр укытучы өенә алып керергә булдымы икән үзен?» Шулай, башымдагы мең төрле сорауга җавап табалмый борчылып утырганда Нияз балкып килеп керде.

– Карета подана! – диде ул, авызын ерып.

Баксаң, колхоз рәисе янына барып, Биектауга кайту өчен машина белешеп йөргән икән. Мин секретарь кызга күз салдым. Аның йөзенә сизелер-сизелмәс кенә алсулык йөгерде…

Гаҗәеп кешелекле кеше иде Нияз. Зур талант иясе иде! Беркайчан да кешедән көнләшмәде, башкалар иҗаты турында начар сүз әйтмәде. Әгәр берәр язучының яңа әсәре турында тиешсез тәнкыйть кузгатучы булса, аның җене чыгар иде.

– Син үзең иң элек бу әсәрдән яхшырак итеп яз! Аннары – сөйләрсең! – дип, тәнкыйтьченең авызын томалар иде.
Язлар кебек якты, җәйләр кебек җылы күңелле иде ул…

«Мәңгедәшләр!» – диеп пышылдыйм да,
Дәвам итәм шигыреңне, Нияз:
«…Табигатькә генә кайта яз», – дип
Җавап бирде миңа кайтаваз…»

Олуг Табигатьнең кайтавазларын ишетә белүче, күңелендә кабат-кабат язлар яңартучы талантлы шагыйрь, прозаик иде шул Нияз дустыбыз…

Мәңгедәшләр шул без, мәңгедәшләр…
Шагыйрьләрнең күңеле бик сизгер;
«Шигърият» дигән мәңгелектә
Гомерең дә синең бер мизгел.

Мәңгелек һәм мизгел…
Уй дулкыны
Бөтереп ала, чорный акылны;
…Зәңгәр күктә якты нурын сызып,
Әйтерсең лә йолдыз атылды.

2012 ел, сентябрь.

Комментарий язарга