Маҗаралы хикәятләр

Журналда бастырырга тәкъдим ителгән татар әдәби мирасы әсәрләре Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында без әзерләгән (әле дә әзерли торган) «Борынгы татар прозасы» сериясенең 5 нче китабыннан алынды. Моңа кадәр басылып чыккан китаплардагы кебек («Мәҗмугыл хикәят» – 1994 нче ел; «Фазаи­леш-шөһүр яки саваплы гамәлләр» – 1994; «Гыйбрәтле хикәяләр» – 2004; «Кәлилә вә Димнә» – 2008) бу җыентыкта да борынгыКөнчыгыш әдәбиятларыннан – гарәп һәм фарсыдан үтеп кергән, татар теленә тәрҗемә ителеп, күптөрле күчермәләр нәтиҗәсендә төрле үзгәрешләр кичереп, татар тормышы-яшәешенә яраштырып, татарның үз әдәбияты булып киткән, вакыт сынавын үткән сәнгати югарылыктагы, нәфис зәвыклы чын әдәби әсәрләр тупланды.

Җыентыктагы хикәятләрнең күп өлеше төрле маҗаралар, көтелмәгән үзгәрешләр, кискен борылышлар белән тулы сюжетка корылган әсәрләр булганлыктан, китапны «Маҗаралы хикәятләр» дип атадык.

Хикәят – ул урта гасырлар татар прозасының иң танылган, популяр төп жанры.

Хикәят татар әдәбияты тарихында шактый озын чор: чама белән XIV гасырдан башлап, ХХ йөз башына кадәр вакытны алып тора.

Хикәят әкияткә бик якын, анда еш кына әкият фантастикасы белән хикәя, повесть реальлеге берләшә, бу – үзенә күрә бер синтез; ләкин хикәятнең әкияттән төп аермасы – аның язма матур әдәбиятка тартымлылыгы. Нәкъ менә шуның аркасында анда сәнгатьчеллекнең күп билгеләре чагыла, шуларның иң мөһиме – әдәби телдә һәм стильдә гәүдәләнеш табуы. Ике юллыклы шигырьләрдән торган, әмма хикәяләргә корылган шигъри әсәрләрнең дә кайберләре хикәят дип аталган. Бу җыентыкта да атаклы бер маҗаралы хикәятнең кулъязмада ахыргы өлеше югалган булганлыктан, без аның шигъри вариантын өстәп куйдык.

Күп кенә хикәятләр үзләренең эчтә­лекләре, жанр табигатьләре белән хәзерге хикәя, новелла, мәзәкләргә якын торалар. Повесть, роман, мәсәл, әки­ят, кыйсса, легенда, ләтыйфә, гыйбрәт кебек жанр төрләренә туры килгән, яисә якын торган әсәрләрне дә элек «хикәят» термины белән атаганнар. Шуңа күрә дә без аны рус теленә дә үз яңгырашында «хикәят» дип, фән­ни әйләнешкә кертеп җибәрдек.

Маҗаралы хикәятләрнең үзенә хас композицион схемасы бар. Ул эпи­зодларның күплеге белән характерлана. Традицион башлам һәм бетем формулалары бар. Сюжетлары катлаулы, кайберләрендә берничә сюжет берләшкән. Сюжет көтелмәгән маҗаралы вакыйгаларның чиратла­шуына корыла. Очраклылык – маҗараларның төп сыйфаты, маҗараны китереп чыгара торган сәбәп. Очраклылык шулай ук Алланың тәкъдире белән дә раслана.

Маҗаралы хикәятләрнең тагын бер төп сыйфаты – үзәктә актив герой булу. Герой һәрвакыт максатына ирешә, җиңеп чыга. Маҗаралы хикәятләрнең жанрын билгели торган төп характерлы сыйфатлар шулар. Үзәккә уңай герой куелу, шәхеснең көчен, акылын мактау – маҗаралы хикәятләрнең төп эстетик кыйммәте.

Җыентыкның бер өлешен гыйбрәтле кыска хикәятләр тәшкил итә. «Гыйбрәт» – хикәяләүгә корылган үзенчәлекле жанр.

Гыйбрәт – нинди дә булса мисал­дан, тормыштагы яхшы һәм яман күренешләрдән сабак алу, нәтиҗә ясау, үгет-нәсыйхәт бирүне аңлата. Гыйбрәттә (притчаны без шулай атыйбыз) иң элек нинди дә булса тормышта булган берәр вакыйга сурәтләнә (еш кына ул вакыйгалар мөселман дөньясындагы күренекле шәхесләр белән бәйле була), ахырда исә бер-ике җөмлә белән шуңа нәтиҗә ясала, мөселман әхлагына туры килгән үгет-нәсыйхәт әйтелә. Кайвакытта исә мондый нәтиҗә ясалып та тормый, чөнки сөйләгән вакыйгадан ачыктан-ачык гыйбрәт күренеп тора. Кайбер гыйбрәтле хикәятләрдә маҗара элементлары да күзәтелә.

Шунысы мөһим: бу хикәятләрдә күтәрелгән гуманистик идеяләр, кешене әхлакый камилләштерү проблемалары бу заманда да әһәмиятләрен югалтмый, чөнки бүген дә ул мәсьәләләр – якыннарыңа, дусларыңа, гомумән, бөтен кешегә яхшылык итү, хөрмәт күрсәтү, юмарт һәм киң күңелле булу, яхшылыкның кадерен белү, шәфкатьлелек һәм ярдәмчеллек, намус­ка, вәгъдәгә, сөйгән ярларга тугрылыклы калу, һөнәр белү һәм эшчәнлек, тырышлык һәм максатка омтылучанлык, гомумән, һәрьяктан әхлакый камиллеккә омтылыш – барысы да бу заман кешесен дә кызыксындыра, борчый, дулкынландыра. Шуңа күрә дә бу әсәрләр хәзерге укучы өчен дә кызыклы, файдалы, гыйбрәтле булыр, дип исәплибез.

***

Җыентыктагы хикәятләрнең күбесе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдә­бият һәм сәнгать институтының «Мирасханә»сендә саклана торган кулъязма китаплардан (XVIII-XIX гасырлар) һәм Казан Дәүләт университетының Лобачевский исемен­дәге фәнни китапханәсендә Сирәк китаплар бүлегендә булган ике кулъязмадан сайланып алындылар.

Төрле чордагы күп санлы кулъязма китаплардан алынган бу хикәятләрнең телләре шактый чуар, алар хәзерге заман кешесенә авыр аңлаешлы иске грамматик формалар, диалекталь сүзләр белән чуарланган, гарәп, фарсы алынмалары күп. Шуңа күрә дә без, аларның барысын да хәзерге әдәби телгә адаптацияләп, ягъни яраштырып әзерләдек; бары тик тарихи сүзләр, алыштырып булмый торган дини терминнарны гына калдырып, астөшермәләрдә тәрҗемәләрен, аңлатмаларын күрсәтеп бардык. Кайбер тарихи шәхесләр, географик атамалар хакында киңрәк шәрехләү – аңлатмалар ахырда китерелде. Оригиналларда байтак хикәятләрнең исемнәре күрсәтелмәгән, биредәге исемнәр, эчтәлектән чыгып, безнең тарафтан шартлы рәвештә куелды. Шулай ук әүвәлге телебезнең кабатланмас ямен, кыйммәттен укучыларга җиткерү өчен хикәятләрнең стиль-өслүбен, бәян итү рәвешен оптималь төстә сакларга тырыштык.

Гасырлар сынавын үткән бу әсәрләрдәге мәңге сүрелмәс кешелеклелек идеяләре, яхшылык белән явызлыкның көрәше, кешедә камил әхлак һәм иман тәрбияләү кебек, хәзерге заман өчен аеруча актуаль булган мәсьәләләр берәүне дә битараф калдырмас, бик яхшы сабак бирер, укучылар тарафыннан яратып укылыр, дип ышанып калабыз.

Комментарий язарга