Журнал «Безнең мирас»

"Мәхмүт, син борчакны күп сиптең, ахрысы..."

Мәхмүт Хәсәнов, Хәсән Туфан һәм Сибгат Хәким – Азнакай якларында. 1960-1970 нче еллар. Мәхмүт абыйның Азнакайда яшәгән чагы. Өч әдипнең бергә балык тотарга баруларына бәйле бер мәзәк бар. Шул искә төште. Мәхмүт абый ике өлкән каләмдәшен балык тотарга алып бармакчы була. Тегеләрнең “юкны бушка аударып” йөриселәре килми. “Мин шундый шәп урынны беләм! Анда балыкның күплеге-е-е... Кармагыңны суга салып кына өлгер!” – дип сайрый Мәхмүт абый. Тегеләр ризалаша. Китәләр. Килеп җитәләр су буена. Мәхмүт абый үзе белән алып килгән ипи телемнәрен, бер-ике уч борчагын суга сибә. Учак кабызып җибәрәләр. Казан асалар. Кармак салып, балык капканын көтә башлыйлар. Утыз минут уза – чиртми балык. Төш вакыты җитә – балык юк. “Хәзер чиләк тулачак!” – ди Мәхмүт абый. Учак сүрелә төшә. “Теге атнада ике чиләк тулды балык белән!” – ди Мәхмүт абый. Балык күренми. Кич җитә. Көне буе кармакка карап утырган Сибгат ага Хәким бер мәлне әйтеп куя:
– Мәхмүт, син борчакны күп сиптең, ахрысы...

Теги: Ләбиб Лерон Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру