Журнал «Безнең мирас»

"Тик төш булып кына калдымыни Мәхәббәтнең гүзәл авазы?!"

Мин берүзем,
ләкин йөрәгемдә
Аерылуның мең-мең газабы.
Тик төш булып кына калдымыни
Мәхәббәтнең гүзәл авазы?!
Кайда сон ул язның айлы киче,
Баш очында тирәк шаулавы?
Кайда соң ул, бер-берсенә тиеп,
Иреннәрдә канның кайнавы?
Бөтен нәрсә төгәл кебек иде,
Юкка чыкты кинәт барсы да:
Ямь ямь түгел,
шатлык шатлык түгел,
Син булмагач минем каршыда.
Мин берүзем,
ләкин йөрәгемдә
Аерылудан калган мең газап.
Гомер буе шулай дәвам итсә,
Ниләр кылырмын соң мин азак?
Әнгам Атнабаев
Фото: pixabay

Теги: Әнгам Атнабаев Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру