Мәхәббәт һәм…

Бу тарихны миңа мәрхүм язучы Газиз Кашапов сөйләгән иде. Бик нык уйландырган иде ул вакыйга. Менә дигән хикәя темасы, яз шул турыда, дидем Газизгә. Ләкин язганнары арасында мин аны очратмадым. Бәлки, архивында ятадыр. Бүгенге дөнья буталган чакта, халыклар җир өсте буйлап анда-монда йөренгәндә, глобальләшү дигән яңа термин тормышыбызга килеп кергәндә, ата — улны, ана кызны белмәгән заманда Газиз сөйләгән тарих еш искә төшә, аны бүтәннәргә ишеттерәсе килә.

Ул хәл, төгәл хәтерләмим инде, Газизнең туган авылындамы, әллә күрше-тирә авылдамы була. Авыл егете, сугышка хәтле үк инде, солдат хезмәтеннән кайтканда, үзенә хатын итеп марҗа алып кайта. Әлбәттә, авылда инде егетнең бу гамәлен хуплаучылар табылмый. Ул чакта әле татар татарлыгын, урыс урыслыгын иткән заман — катнаш никахлар «чәчәк аткан» заман түгел. Ләкин яшьләрнең мәхәббәте бөтенесенә түзә, гөрләшеп яшиләр болар. Өстәвенә егетнең хатыны бик тиз татарчага да өйрәнеп ала, туган балаларына да татар исеме кушалар, үзенә дә авыл халкы татарча исем таба. Ачык йөзле, кунакчыл бу хатын авылның күркенә әйләнә. Татар җырларын аның кебек оста, моңлы итеп җырлаучы авылда бүтән булмый. Сәхнәдән дә җырлый ул, кунакка барган җирендә дә мәҗлеснең бизәге була.

Еллар үтеп олыгайгач, картайгач, әлеге карчыкның марҗа икәнен дә оныталар. Бер сәер хәл генә авыл халкына аның марҗалыгын искә төшерә. Бу гаиләнең Казанга киткән кызлары урыс егетенә кияүгә чыгарга җыенгач, кызның марҗа әнисе каршы төшә. Кыз ир итеп татар егетен сайлый. Ире үлгәч, бик ямансулый карчык. Авыл кешеләренең сөйләвенә караганда, ир белән хатынның мәхәббәте картайгач та сүрелми.
Картыннан калгач дуртме-бишме ел яши дә марҗа әбисе вафат була. Аны бик кадерләп мөселманча җирлиләр.

Мөселман өендә мәет чыккан өйне бик ныклап юалар бит инде. Бу юлы да әлеге гаиләнең балалары, туганнары җыелып өй юалар. Шунда туганнарның берсе бер табуреткага басып каядыр үрелгәндә, табуретка җимерелеп төшә. Шунда бер нәрсә күреп, бөтен кеше аһ итә — табуретка төбенә кәгазьгә ясалган икона ябыштырылган икән. Икона өстенә фанерадан тагын бер төп кадакланган, ди. Икона кәгазендә, «Прости меня, господи» дип, кулдан язылган язу да булган, ди. Шушы тарихны ничек ишеткән булсам, шулай язып куйдым да үземнән бу хәлгә мөнәсәбәтемне белдереп нидер өстәмәкче булдым. Ләкин уйлана торгач, өстәмәнең кирәк түгеллеген аңладым. Һәркем үзенчә аңласын.

 

Туфан Миңнуллин

Фото: pixabay

 

Комментарий язарга