Мәхәббәт чокыры (хикәя)

1968 елда, бәхет эзләп, Оренбург өлкәсенә «Чирәм җир» игәргә киттем. Шунда бөтенләйгә калырга да исәп бар иде.

Ләкин…

Бер шигырем белән хикәямне «Яшь ленинчы» гәҗитенә җибәргән идем. Зөлфәт исемле шагыйрьдән хат алдым: шигырем басылып чыккан, ә хикәямдә Паустовский чалымнары бар, дигән… Миңа шул җитә калды, Чирәм җирнең сөрелеп бетмәгән далаларын калдырып, кайттым да киттем!

Су бораулаучы булып урнаштым. Актанышның Чынык авылындагы бер кызга сокланып, «Мәхәббәт чокыры» дигән хикәя яздым да «Яшь ленинчы»га килдем. «Балалар гәҗитенә бигүк ярамас бу, әйдә, Фаилгә керәбез», – ди Зөлфәт.

Фаил Шәфигуллин «Идел» альманахының баш мөхәррире иде. Күз алдымда укып чыкты да: «Шәп бу!» – диде. Хикәя «Идел»дә 1977 елны басылып чыкты.

Фаил «Идел»дән «Чаян»га күчте, Зөлфәт тә «Яшь ленинчы»дан «Чаян»га китте.

Мин дә, еллар үткәч, шул редакцияләрдә эшләп өлгердем…

***
(Хикәя)

Миңа унҗиде яшь…

«Яшь әле син», – диләр, ләкин мин әнинең иң олы улы. Инде унынчының беренче чиреген тәмамладым. Укуымнан үзем канәгать, әни генә менә:

– Берәр кыз белән дуслашсаң, йөрәгең уяныр, көнчелек утың кабыныр, уку отличникларын куып җитәр идең, – ди.

Каныктылар бит шул кызлар да кызлар дип. Мәктәптә сабакташларым өчен мин кызлардан куркучылар исемлегендә. Ә өйгә кайтсам – әни, кыюлыгың юк, ди. Әти белән алар мәктәптә укыганда ук дус булганнар. Ә минем әле кызлар турында бер дә уйлаганым юк. Нигә ашыгырга? Дуслык мине генә әйләнеп үтмәстер, шәт…

Көзге салкыннар башлану белән, тоташ яңгырлардан лыҗырдаган юллар ныгый башлады. Кала белән безнең авыл арасында яңадан хәрәкәт көчәйде. Көннәрдән бер көнне клубыбызга артистлар килде. Концертларын атказанган бер тел бистәсе алып бара икән, бик күңелле булачак, ди.

Әни миңа бер билет бирде. Ул үзе дә бара баруын, тик аның гадәте шулай: билетны икебезгә ике җирдән ала. «Миңа ияреп йөрер чагың үткән, кешеләр белән аралаш», – ди.

Мин өйдән чыкканда, урамда, җилләргә ияреп, беренче кар бөртекләре оча башлаган иде. Әйтерсең, алар да минем белән концертка ашыгалар.

Башка көннәрдә клуб янына халык җыела, уйный белгәне дә, белмәгәне дә, дәррәү кубып, гармун кычкырта торган нар иде. Бүген, шәһәрдән чын осталар килгәч, берәүнең дә моңа кыюлыгы җитми, күрәсең. Хәтта, мин-мин, дип йөргән Әмин дә гармунын өендә калдырып килгән.

Урта рәттә бары минем урын гына буш калган. Сул ягымда – бүгенге көн яңалыкларын кем белән дә уртаклашырга белмичә тилмереп утыручы «радио» Мәликә апай, ә уң ягымда – сигезенче класска кадәр бергә укыган күрше Чынык авылы кызы Гөлнәфидә иде. Гөлнәфидә хәзер фермада сыер сава бугай, «…месез …месез…», – дип, пышылдашып кына исәнләшеп алдык.

…Шушы көнгә кадәр кызлар йөзенә туры карый алганым юк иде. Бит урталарында «мәхәббәт чокыры» булган кызлар ярыйсы гына сөйкемле була икән. Гөлнәфидәнең ирен читләреннән ерак та түгел борчак сыярлык кына «мәхәббәт чокыры»н күреп алдым. Көлгән чакта аннан менә-менә гөлләр шытып чыгар сыман. Күз сирпеп алуымны Гөлнәфидә дә сизде, ахры – бит алмалары кызарды. Безне күзәтеп утыручы «радио» Мәликә апай, чыпчыклар көтүе очып киткән тавыш чыгарып, пырхылдап куйды. Концерт беткәнче аның көлүеннән алҗыячак сул колагым кызганыч. Мәликә апай ул кызык булса да, булмаса да көлә.

Без күңел ачкан арада урамга күктән кар болытлары ишелеп төшкән. Күз ачкысыз буран җир белән күкне тоташтырган иде.

Бүреклеләр бүрекләрен батырып киде, ялан башлылар пальто якаларын күтәрдек.

Гөлнәфидә, урамга чыккач, кинәт туктап калды. Никтер, эндәшмичә үтеп китә алмадым.

– Авылдашларыңны көтәсеңме?

– Алар кунарга кала, ә миңа иртәнге савымга өлгерәсе.

– Гөлнәфидә… бер ялгызың мондый буранда юлга чыгу ярамас… Әйдә, озатып куйыйм, – дидем.

Үз авызымнан шундый сүз чыкканга үзем шаккаттым. Юкка гына, кыюсыз, дип үрти мине әни. Тик менә Гөлнәфидә дә ризалашса иде… Ул елмайды… Елмаю караңгы төндә дә, буран эчендә дә күренә икән!

Буран эзләребезне күмеп бара, йөзләребезне кар белән сыламакчы була, яка эченә кереп тула. Гөлнәфидә минем беләгемә ябышты. Беләгемдә аның усак яфрагыдай нәни кулы орынган урын кайнарланып бара.

Чынык капкасына җитәрәк, килгән юлыбызга карап, буранга аркан атлап карадык. Җиңел булса, бөтен кеше артка таба гына атлап йөрер иде. Борылмакчы идек, кинәт икебез дә берьюлы бил тиңентен карга чумдык. Бу урыннан Чынык халкының гөл утыртырга туфрак ташыганын Гөлнәфидә дә, мин дә бик яхшы белә идек… Кара син аларны, нинди шәп «гөл савыты» казыганнар, икебезгә дә тап-таман гына, чыгасы да килми. Миңа әллә нәрсә булды, батыраеп, Гөлнәфидәнең «мәхәббәт чокыры»на иреннәремне тидерә яздым. Ул кинәт кенә йөзен читкә борды.

– Нишләвең бу?..

– Битеңнән кар бөртекләрен өреп төшермәкче идем.

– Ә-ә… котым очты, әллә мин әйтәм…

Һәм Гөлнәфидә, юка пыяла челтерәп ватылган тавышлар чыгарып, көлеп куйды. Шундый оялдым, шундый оялдым, бу «гөл савыты»ннан ничек чыкканымны да сизми калдым.

Кар сырышкан тәрәзәләр янына килеп җиткәч, Гөлнәфидә миңа үзләреннән әтисенең бүреген алып чыкмакчы иде дә, мин егетләргә хас горурлык белән кире кактым. Шуннан соң ул башындагы йон шарфын салды. Минем чәч араларымдагы кар тузанын сыпырып төшерде. Чәчләремдә сак кына кулын йөртүе бераз әниемчә дә, бераз башкачарак та иде… Аннары ул, уйлап-уйлап торды да, кулындагы шарфын минем муеныма урап, очларын куеныма яшерде. Кичә генә туган каз бәбкәсе кебек йомшак шарфтан бөтен тәнемә җылы йөгерде. Кире бирмәкче идем: «Башка бервакытта да авылыгызга килмәм», – дигәч, ризалаштым.

Кайтыр юлда мин әлеге «гөл савыты»на «Мәхәббәт чокыры» дип исем куштым. Бәлки, чыныклылар да әле аны шулай дип атарлар.

Җил уңаеннан атлагангамы, буран бераз сабырлангандай булды.

Яланбаш кайтып кергән Гөлнәфидәне күреп, әти-әнисе ни әйтер?.. Ә әни?.. Минем муенымда һәр җебе шомырт чәчәгеннән эрләнгән кызлар шарфы күргәч, ниләр уйлар икән?!.

1977 ел

Камил Кәримов

Безнең мирас. — 2020. — №7.

Фото: pixabay

Комментарий язарга