Мәхәббәт

Язгы бөредәй тулышкан хисләр,
Күзгә-күз карап үтелгән кичләр…
Сөю күңелнең тәрәзен какты —
Йөрәк йөрәкне мәңгегә тапты.

Синең бер караш, синең бер сүзең
Кабызды җанда сөюнең үзен.
Якты төш кебек яратып яшәү,
Яшьлек күгендә яшендәй яшьнəү.

Дәрьядай күңел түгелер кебек,
Ничек яшәлгән сөюсез элек?!
Назга сусаган җанымда — өмет, —
Сулган хисләрне җылыңда эрет.

Сагынулар аша ярату рәхәт,
Җуймасын төсен тәүге мәхәббәт.
Эзләрдә кала мәңгелек сурәт —
Ярата белгән ике яшь йөрәк.

 

Гөлүсә Батталова

Фото: pixabay

Комментарий язарга