Салисә Гәрәева. Кызыл җиләк

Кызыл җиләк тулы ал учымны

Иренеңә синең китердем:

Җиләкнең дә яшерен теләкнең дә

Татлы тәмен авыз иттердем.

 

Син туймадың. Тагын җиләк сондым

Тәлгәшеннән сөмләп алларын

Һәм үзем дә кинәт бергәлекнең

Татлылыгын тулы аңладым.

 

Баш очында кызыл җиләк иде —

Бал кортлары ширбәт эчкәндер.

Сөюебез сүздә түгел — күздә,

Мәхәббәтнең балын эчкәнбез.

 

Болытларның йөзәр юлын ярып,

Самолетлар сузды ак тасма.

Каенны да, минем тәнемне дә

Син охшаттың шунда атласка.

 

Кызыл җиләк тулы ал учымны

Иренеңә илтәм — сыйланчы!

Мәхәббәтне, җәйне, тынычлыкны

Икәү эчик әле туйганчы!

Комментарий язарга