Хатын-кызны алдау кыен түгел,
Кыен түгел көлү, җәберләү.
Хатын-кызны санга санау кыен,
Кемнәргәдер кыен — кадерләү.
Кемнәргәдер кыен зур сүз әйтү,
Уңышларын күрү, үстерү.
Ә кемгәдер җайлы, әмер биреп,
Өмет-хыялларын кистерү.
Хатын-кызны җиңү кыен түгел,
Кыен түгел таптау, тиргәшү.
Тик бизәми һичбер адәм-затын
Хатын-кызлар белән көрәшү…
Эльмира Шәрифуллина
Фото: pixabay