Гадел Кутуй. Кояш гыйшкы

Бүген белдем,
Кояш миңа гашыйк булган:
—  Кутуйны мин үбәм, — ди.
Үбәр дә шул!

Яшьлек диңгеземдә йөзгән чакта,

Нурга урап мине үбүче — ул син идең,
Син идең ул — беләм мин!

Бүген белдем,
Көләч кояш көлә килә, көлә менә.
Карга кереп, кышның карын кимерә.
Ә кыш елый, елый агып:
—  Туным жәл, ди.
Җиргә ятып яшен сөртә,
Суын агызып йөткерә.

Бүген белдем,
Көләч кояш көлә килә, көлә менә.
Кызны үпкән кебек мине үбә,
Үбә талымлап!
—   Сагындым, — ди, оялмый да…
—  Кояш туган, оял инде, урам бит бу…
Күрәсеңдер әнә…
Бездән көлгән күгәрченнәр
Көлә-көлә язгы суда коена.

Йә, әйтегез:
—  Шагыйрь җаны шулай буламы?
Йә булмаса,
—   Кояш телен белгән кешене шагыйрь диләрме?
Әгәр шулай булса,
—  Мин — ул түгел!
Мин — яшь шагыйрь — үлгәндә дә:
—  Безнең кояш — ВКП, — дип,
Коммунарлар язлыгында үләрмен!

 

Комментарий язарга