Кутадгу билик (Котайткыч белем)

Үгделмешнең сүзләре
Җавапта Үгделмеш әйтте: – И, туган,
Тере кешене чир сагалап тора.

Каһәрләнмә телдән

-күңелдән бер дә –

Языкларны юар кичергән чирләр.

Ни дип галим әйткән гали фикерен
(Бу сүзләр китәрә күңелнең керен):

Гөнаһны юарга ауру бирелә.
Языксыз кеше кем – әйтеп бир миңа?!

Кеше чирләсә, бар язык түгелә,
Түгелә дә бетә. Дустым, шул гына.

Бар кеше дә азмы-күпме гөнаһлы,
Гөнаһсыз кешеләр, хәтта, юграктыр.

Ауруың төзәлер һәм савыгырсың,
Гөнаһтан арынып, шатлык табырсың.

Телеңдә ниндидер ярамас сүзләр.
Нинди үлем, ди ул, и, күңле төз, ә?

Уйгырмышның җавабы
Тик Уйгырмыш әйтте: – Моның сәбәбе –
Үлемемне төштә әшкәртте Раббе.

Төш күрдем, төшемнән беленде тәмам,
Үләчәгем ачык инде, пәһлеван.

Яхшы яки яман хәл булса, Хода
Мәгълүм итә аны төнге йокыда.

Үгделмешнең сүзе
Җавапта Үгделмеш әйтте: – Бу сүз бер
Җәһәттән дә, кардәш, ипле түгелдер.

Үлә барса һәрбер авырган кеше,
Бу дөньяда калмас иде һичберсе.

Тере бәндә һәрчак чирләргә дучар.
Тамырыңны кисми кулда һәр пычак.

Кеше төшләр күрсә, әгәр, еш кына,
Юраучылар юрый моны яхшыга.

Төш юрау турында Үгделмеш
Төш юрау – белергә тиешле гыйлем.
Төшләрне юрарга кирәк бик белеп.

Төрле-төрле була төшләр шулчаклы!
Махсус өйрәнмәле, и, йөзе яктым.

Төшеңне сөйләмә теләсә кемгә.
Белгечләрдән сора. Һәм көнен-көнгә:

Кичәге төшеңне сөйләмә бүген
Һәм көндезге төшең ул төнге түгел.

Кагыйдәсе күп төш юрау гыйльменең,
Шуларны үзләштер, җитсә зиһенең.

Төшеңне үзеңчә юрап йөремә,
Шулай ук, сөйләмә аны һәркемгә.

Төш, дигәннән, барча төшләр түгел тиң.
Төшнең хикмәтләре күптер, егетем.

Төш күрсәң, шунда ук юрап йөремә.
Кыяс итеп кирәк мәгънә бирергә.

Юраучыга барсын кеше төш күрсә,
Мәгънәсе югала, аның, югыйсә.

Ни ди әнә берәү – белем диңгезе
(Син шатланып тыңла аның һәр сүзен):

«Юратканың яхшы әгәр төш күрсәң,
Төбен, аслын аңлап зирәк фикердән.

Ашыгып, начарга юрама төшне,
Юравың юш килеп, бозмагай эшне».

Ашауга- эчүгә баглы кайбер төш:
Ямьсез төшкә сәбәп – яраксыз җимеш.

Кайбер төшләр баглы ел фасылына –
Кешенең яшенә һәм асылына.

Яз вакыты булса, яшьрәк кешеләр
Төш күрсә кызыл һәм кара төсендә,

Аның каны артып киткәндер яман,
Канын алдырса да, күрәсең, таман

Көз фасылы булып, егет кешегә
Кызыл, ал, сары төс керсә төшенә,

Сары суы аның көчәеп киткән,
Бушангач, чык җавы [1] ашарга микән?

Көз фасылы, төштә ир уртасына
Күренсә биек тау, кара – күк сыман.

Аңарда дәрт артык көчәйгән, туган.
Дару эчеп, миен чистартыр шуннан,

Кышын төш күрүче карт кеше булса,
Төшенә агымсу, боз йә кар керсә,

Көчәя бугай, күр, аның бәлгаме [2],
Кайнар аш-су гына моның бар име.

Әгәр төш тәртипсез күптөрле икән,
Аның тәгъбире юк, и, холкы күркәм.

Шулай ук, төшеңдә кич уйлаганың
Күренсә, тәгъбире бер дә юк аның.

Кайчак ир шайтани, җенни төш күрсә,
Андый төш күргәчтен таһәрәт кирәк.

Әгәр кеше төштә күрсә үз эшен,
Юраусыз инде ул, и, оста кешем.

Шуларны кешедән сорап белешсәң,
Нәрсәдер аерып була бер төштән.

Ни ди атаклы төш юраучы хәким:
«Төшнең ниндилеген белү бик мөһим;

Төш күрсәң, белмичә юрама, зинһар,
«Юравың юш килер» дигән сүз дә бар.

Төшеңдә кайгырсаң – бу сөенечкә,
Сөенеч – кайгыга, нәкъ киресенчә.

Бердәй түгел охшаш төшләр юравы,
Моны хәтердә тот, и, холкы ару.

Кара халык төше юрала үзгә,
Бәкләр төше кебек юралмый бер дә.

Күрелсә төшеңдә бию-уеннар,
Якында борчулар килү ихтимал.

Төшеңдә кайгырып еласаң, шуннан:
Бу – хәбәр эш уңып, шатлануыңнан.

Тагын шундый төшләр дә, күр, булгалый;
Күрүчегә түгел бүтәнгә карый.

Әйтеп юрыйсың да шул бер кешегә,
Файда килә уртак дуслык эшенә.

Бер төш бий булудан китерсә хәбәр,
Икенче берәүгә шул ук төш – хәтәр.

Боларны белергә кирәктер, туган,
Шуннан соң юрарга мөмкинлек чыга.

Ачык кына сөйләп бир төшеңне син,
Юрап бәйнә-бәйнә мин төшендерим.

Уйгырмышның төше
Җаваплап, Уйгырмыш юл бирде телгә:
– Ярый, төшне сөйлим, син ал күңелгә.

Аратасы илле бер баскыч күрдем,
Терәтеп куелган, озын, киң үзе.

Һәр арата булды бугай бер адым,
Югарыга кадәр менеп санадым.

Бер атлы зат шунда су бирде. Алдым.
Төбенәчә эчеп бетердем, кандым.

Шуннан соң кинәттән очтым да киттем,
Һәм үзем әллә бар, әллә юк идем.

Үгделмешнең тәгъбире
Юравын болай дип әйтте Үгделмеш:
Асылда изге төш – син күргән бу төш.

Нигә син ярашсыз юрыйсың аны?
И, якты күңел, ул юрарга җайлы.

Күтәрелеш шулдыр – кадерең арта,
Дәрәҗәң адымы һәрбер арата.

Күтәрелсәң төштә, бәхетең артыр,
Абруең – йөз суың шуңа тиң артыр.

Баскычка менгәнчә даның киңәер,
Өстеңдә кот кошы канатын җәер.

Ошбу сүзләремә дәлил итәрәк,
Төш юраучы белгеч сүзен китерәм:

Төштә баскыч күрү – күтәрелештер,
Арата – олуглык кимәле инде.

Күтәрелү – малың артуы булыр,
Синең алдыңа ак кот кошы куныр.

Синең савыттан су алып эчкәнең
Белдерә гомерең озын икәнен.

Очып кинәт күккә үрләп китүең –
Тәңре ни теләсәң, шуны бирүе.

Шул ук төшне Уйгырмышның бүтәнчә юраганы

Җавабын Уйгырмыш әйтте: – Сүзем шул:
Юравың бөтенләй дөрес түгел ул.

Бу төшне син үзең күрсәң бер ятып,
Юрар идең шулай – бик дөрес итеп.

Синең һиммәтең бар дөнья бәясе.
Теләгәнен таба җирдә һәммәсе.

Мин үзем теләдем дөньяны ташлап
Яшәргә һәм менә чигәмен азап.

Төгәл юрамадың төшемне минем,
Тыңласаң, мин үзем тәгъбирләп бирим.

Биек яндавырлы баскыч күргәнем,
Минем гомеремдер, шиксез, туганым.

Баскычның башына менеп җиткәнем –
«Иң соңгы яшеңә җиттең», дигәне.

Менеп җиткәч килде теге ак атлы,
Аның биргән суын мин эчтем алып.

Ул атлы шундыйдыр – аталыларны
Атасыз калдыра, и, рухи алып.

Ул атлы шундый ки, зәвалы җиткән
Шәһәрне гүр итә, гөлне көл итә.

Савыттагы суны эчкәнлегемне
«Син озак яшисең икән», дидеңме?

Су – тереклек, яшәү, дип дөрес әйттең.
Савыттагы су ул – яшәү мөддәте.

Әгәр тик яртысын эчсәм чөмереп,
Үткән булыр иде ярты гомерем.

Әмма мин ул суны бетереп эчтем..
Димәк, гомер тәмам. Сау бул, и, изгем.

Ни ди, ишет, бер зур белкә – акылдар
(Белкәләрнең сүзе дөрес асылда):

Савыттагы суның яртысын эчсәң,
Димәк гомереңнең яртысы беткән [3].

Әгәр суын эчсәң төбенә кадәр,
Яшәвең төкәнә, казыла кабер.

Югарыга очып күтәрелгәнем
– Хөкеменә мине көтәдер Тәңрем.

Газиз җаның чыгып очса кибеннән [4],
Ничек тә бер кайгы кермәс кирегә.

Ходаем әшкәртә бу төш аркылы
«Әзерлән үлемгә», – дип үк, батырым.

Төшем юралышы шулай ул, ләкин
Миңа син бүтәнчә юрыйсың, хәким.

Син инде күңлемне юатмакчысың,
Тик үлем каршында им юк – инде соң.

Инде кара, үлем нинди җегәрле:
Өем-өем итә тигез җирләрне,

Ничә кирмән, биек, рәешле сәрай
Үлем-кыргын килеп, бум-буш булган, һай.

Ничә, күр, горур һәм бөек бийләрне
Үлем, и, дус, туры юлдан җибәрде.

Ничәмә-ничә көч, дәрт ияләрен
Үлем тотты, екты, алды хәлләрен.

Гаҗәп түгел бу хәл – туган зат үлер,
Һәрбер тын алгучы үлемгә җимдер.

Гаҗәп ки – үләсе ошбу зат, тән-җан
Еш кына тәүбәсез китеп баручан.

Гафил инсан, болай, белә үләсен,
Гафиллеген җиңә алмый, күрәсең.

Үлем хак, кичү юк инде һич башка,
Ничек булыр икән хәлем ул якта?

Менә шуны уйлыйм, күңелдән, дустым:
Үлемнән соң миңа Тәңре дус булсын.

Көнем тыныч үтсә, канәгать идем,
Рәхәт-кыеннарны ялгыз кичердем.

Кулны кыска тоттым, мал дип көймәдем,
Һавалануларга күңел бирмәдем.

Бу көнгә җиткерим, дидем, йөгемне,
Теге якта булыр, дидем, җиңеллек.

Миңа тәгълим бирмеш кеше ни диде
(Рәхимле нәсыйхәт ул бирер иде):

«Гафил булма, хич тә, дөньяны оныт,
Юлың кылдан нечкә – буеңны төз тот.

Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкат ь Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә

__________________

1. Чык җавы – «агач яфракларында була торган баллы кунык».

2. Бәлгамь – «какырык».

3. Борынгы кыпчак-куман балбаллары ике куллап су савыты тоткан килеш сурәтләнүнең мәгънәсе Уйгырмыш сөйләгән юралыш белән баглы булса кирәк.

4. К. Себер сөйләшләрендә кәп-кип – «сүрү, кипрән». КБ-тә кэп.

Комментарий язарга