Журнал «Безнең мирас»

Кутадгу билик

Игътибарыгызга «Котадгу билик» әсәренең июль аенда басылган өлешен тәкъдим итәбез. Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә. Әсәрнең журналның 2015 елгы №1, №2, №3, №4, №5, №6 саннарында басылган өлешләрен укый аласыз.


Бер Ул — аның шулдыр иң төп сыйфаты,
Күңелдән ерак тот син кыяфәтен.
Олуглык Аңар ул, бөеклек Аңар,
Кодрәт-ихтыярда Аңар юк сыңар.
Яралтты Ул сансыз мәхлүкъ, колларын.
Барчасына насыйп өлеш чыгарды.
Зәңгәр күк яралтты, күтәрде биек,
Ай-көн, йолдыз белән бизәлде бу күк.
Түбәне — җара җир һәм зәңгәр сулар,
Түбәсе — эссе җил, ялкынлы утлар.
Теләде теләген Үз теләгенчә,
Аңар катылмады һичбер ярдәмче.
Теләсә, ярлыкар гыйбадәтсезне,
Теләсә, арзанлар гыйбадәтеңне.
Теләгән нәрсәсе булыр «бул!» дисә,
Йөретер казасын Үз теләгенчә.
Исәпсез мең сәлам бөек сәүчегә —
Ул изге кулавыз булачак безгә.
Илбиккә догада булып хат яздым,
Сәламемне әйтер өлгер туганым.
Рәхим итеп, илбик язган үз сүзен,
Укыдым язганын — яктырды күзем.
Күп иге аңлатма, үгет-нәсихәт,
Һәрбер сүзе миңа нинди мәрхәмәт!
Янә вәгъдә кылган сансыз игелек:
Шәрәфле урын вә нигъмәт, игелек.
Мондый хөрмәт өчен кайбер кешеләр
Бар дөньяны гизеп, азап чиктеләр.
Бер хезмәтсез генә бу дәрәҗәгә
Керсәм, булмагае сәер, гаҗәбә [1].
Вә ләкин бүтән бер хөртлек бар монда:
Мин үлгәч яманат калыр артымда.
Беренчедән, чөнки, юк зур хезмәтем,
Ил искә алырлык берни кылмадым.
Бу бапта үрнәк юк — ниләр кыласы,
Күрсәтмәсез нишли инде хезмәтче.
Икенчедән, дөнья усал дип белеп,
Тәүдәрәк йөрдем мин усаллык кылып.
Һәм хәзер Тәңрегә сыгынам көн-төн,
«Динем-иманымны кылсын, —
дип, — бөтен».
Тамагыма җийем, өстемә кием
Өчен тикшеренми яраткан Иям.
Сиңа дөньялыкны кызганмый биргәч,
И, батыр, миңа ник бирмәсен икән?
Тудырды, үстерде бу көнгә тикле,
Янә шулай итәр, и, дөнья бийе!
Ни бар, изге-яман, бар-юк сыйфатым
Ходайдан киләдер димен, юмартым.
Ходай капусында кыламын табуг:
Барча халык үтә торган зур капу.
Инде синең генә капкаңа барып,
Ни теләрмен синнән, вакыт уздырып.
Икебез Тәңренең тиң колларыбыз,
Ходай каршында тиң бар кылганыбыз.
Бәс, ник табынырга тиеш мин сиңа,
Табугым дисәң, мин инде хурсынам.
Ни шәп әйткән ошбу хакта бер галим,
Ишет менә шуны, и, изге җанлым:
«Эш һәм аш биргәнгә табынма бер дә:
Нигә табынсын, ди, бәндәгә бәндә.
Табын көн-төн бары Аллага гына,
Ачык тот капкаңны аңарга гына.
И, илбик, дүрт хаҗәт куям алдыңа,
Үтәсәң шуларны табыныйм сиңа:
«Беренчесе — булыйм мин кимчелексез,
Яшьлек мәңге булсын — бу икенчесе.
Өченчесе — гомер узсын бер шиксез,
Дүртенчесе — байлык бир миңа чиксез».
Шул дүртне булдырсаң сиңа табынам,
Җанымны багышлап, бер бәндәң булам.
Шуларны бирәлсәң иде, илбигем,
Үземне кол кылып мин бирер идем.
Шуларны бирергә булмаса чараң,
Ни артыклыгың бар, йә, әйтеп кара!
Аш-су җитә миңа, шулай ук кием,
Тагы кирәк булса, Аллам бирер, дим.
Ардаклык-арзанлык килә Алладан,
Үлем вә тереклек шулай ук Аннан.
Моны белер һәрбер белекле-ушлы,
Бүтәнчә булалмас ич, и, илбашы.
Миңа Ходай биргән чаклы тәрбия,
Бирмәс ханнар, бийләр. Бирмәссең син дә.
Кем белә — калырсың минем кулыма...
Юк инде, чын хуҗам — Тәңре, Ул гына.
Син ризык бирмәссең, үзең туймыйча,
Ул исә туйдыра бер шарт куймыйча.
Сердәш кирәк түгел моңайганымда:
Алла сердәш булып яши аңымда.
Афәттән ялчы вә кол саклый алмас.
Мине көчлекчедән яклый бер Аллам,
Кичермәссең ич син явызлыгымны,
Ә Тәңре кичерә бар языгымны.
Ни ди, ишет, әнә гөнаһлы коллар
Күңел серен ачып тәүбә кылырлар:
«Миһербан, вафалы, чын бер Ходаем,
Бары синдә генәдер юнь вә ваем.
Теләген үтәрсең моңлы җанымның:
Терәге син барча ятим-ялгызның.
Сагышка дәва син һәм им һәр чиргә,
Тайганда-таяныч, ирексәм-ирмәк.
Куаныч, юаныч, сөенечләрем
Синең кәефеңнән тора, и, бәгем.
Күп эшләдем инде гөнаһ-языклар.
Рәхим итсәң, ләкин, алар аз чыгар.
Гөнаһны кичерсәң зыян юк сиңа
Кыйнама мине син, файда юк кыйнап».
И, илбик, бу дөнья, фани гомер бер
Алкынып алыр да шил булыр [2], кибер.
Нәрсәгә инанып озак уйларга?
Нәрсәгә юанып уен уйнарга?
Зая үткән икән кичкән көннәрең,
Заяга үткәрмик килер төннәрне.
Кара да туктаусыз аккан агымга,
Хәзерлән кичәргә теге ягына».
Мин үзем хәзер шул кичерештәмен:
Бийгә ни сүз илә ярдәм итәрмен.
Әйт илбиккә, ошбу хәлемдә калып,
Яшим әле аңар догачы булып.
Мин инде бу калган тереклегемне
Хак ризалыгына багышлыйм, димен.
Канәгатьмен, берни кирәкми артык,
Бу дөнья асылда үләксә, калдык.
Ни шәп әйткән Хакка табынган бер ир
(Гыйбадәттә коты-бәхте тулган ир):
«Җиһанда бар ризык ашар-җийәрлек,
Кием дә табыла өскә киярлек,
Тамакка табылыр тереклегемдә –
Иям-Тәңрем бирер насыйп көнемдә».
Әгәр миннән ярдәм теләсә илбик,
Акыл-гыйлем бирсәм, файдалырак бит.
Әгәр ил эшенә ул ярар, дисә,
Ярарлык җирем юк, кистереп әйтәм.
Һәм әле кардәшем урнында кала,
Кирәк мең ир эшен ул эшли ала.
Әгәр мине изге дип исәпләсәң,
Үзең бер изге бул, әгәр теләсәң...
Дөньяда даны киң җәелгән ирләр
Бийгә килеп, теләп хезмәт итәрләр.
Соң, миннән илбиккә ниндиен файда?
Файдасыз эшләрнең кызыгы кайда?
Хәзер сиңа миннән гозерем шулдыр:
Рәнҗемичә генә куй мине, калдыр.
Кардәшенә тагын сөйләде күп сүз:
«Шуларны, — дип, — телдән әйтеп
бирерсез».
Сүзен язып, төреп, ясады бөти,
Кардәшенә болай дип тәкъдим итте:
Әйтте ки: — Яздым мин теләк-сүземне,
Телдән сөйләгәнне белдең үзең дә.
Барып үтен, сөйлә хөкемдарга син:
Куйсын үз хәлемә һәм борчылмасын.
Ялавач сүз илтер, җавап китерер —
Аны мөмкин кадәр тизрәк җиткерер.
Ишет, ничек әйтә Өч урда [3] ханы
(Бөтен илгә мәгълүм иткән ул моны):
— Илчегә зыян юк, борчак сипмәсә,
Тапшырылган сүзне төгәл сөйләсә.
Ул ханның бер сүзе тагын яхшырак:
«Илче торсын хәвеф-хәтәрдән ерак»
«Илчегә үлем юк», диләр бит шуңа,
Тик сүзне дөп-дөрес тапшырсын гына.
Ялавачлар алар арадашчылар:
Арадашчыга соң нинди гаеп бар?
Ялавач тапшырган сүзне сөйләгәч,
Мактап алыр ханны — шул монда киңәш.
Үгделмешнең сүзләре
Җаваплап Үгделмеш әйтте шул сүзен:
—Ишеттем барсын да, ни әйтсәң үзең.
Хатың хатка каршы язылган, белдем,
Миңа хатны тапшыр — мин китим инде.
Вә ләкин, и, кардәш, шуны сизенәм:
Илбик сине тыныч куймас тиз генә.
Кабат мине сиңа җибәрер, шуннан
Чакыртыр ул сине, и, тәкъва туган.
Җавапта Уйгырмыш әйтте: — Энекәш,
Алай сөйләп яра салма күңелгә.
Мин үзем бармыймын ул якка бер дә,
Син дә азап чигеп, тәк килеп йөрмә.
Теләк тә бит, тели белмәсәң, имгәк,
Сорау да чүп, сорый белмәсәң юньләп.
Ишет, әнә тирән, зур гыйлемлеләр,
Яхшы-яманны күп сынап, ни диләр:
«Сорап, бирмәсәләр, кат-кат тыкышма,
Табылмастайны да эзләп тырышма.
Азапланма җәяү йөреп буш җиргә,
«Рәхим ит», димәсә хуҗа, син кермә».
Һәм әйтте Уйгырмыш: — Син инде тыңла,
Егет бул һәм кабат киләсе булма.
Үгделмеш аякка басты һәм әйтте:
— Сүзем бетте, китим, эшлим кирәкне.
Тагын кабатлады барча сүзләрен
Ничек аңлаганын һәм дә белгәнен.
Шуннан атка менде, «сау бул» – дип әйтеп.
Юл йөреп, өенә кич җитте кайтып.
Кояш байды — йөзен җиргә яшерде.
Күк йөзе каралды нәкъ кеш шикелле [4].
Җир өсте күмергә, гүя, күмелде.
Уяулар йоклады — күзләр йомылды.
Үгделмеш түшәген сорады, ятты.
Йокысын йоклагач, күтәрсә башны:
Шәрыкне ялкынлы яктылык баскан,
Көн-килен туенда ак йөзен ачкан.
Күтәрелгән сыман мәрҗәнле калкан,
Җир өстенә Тәңре ак энҗе япкан.
Торып, өйдән чыгып, сарайга килде,
Рөхсәт сорап, илбик янына керде.
Сорады Уйгырмыш хәлен илбийе:
— Тиз генә аңлатып, сөйләп бир, — диде, —
Нинди сүзләр йөрде, эшем буламы?
Үзең ниләр белдең, һәм ул киләме?
Үгделмеш хат бирде, калкып тезеннән,
Һәм Илбик кичерде хатны күзеннән.
Кызарды шунда ул, көлемсерәде,
Күзләрен гарешкә шуннан терәде.
Һәм әйтте: — Кардәшең бик эре язган,
Ләкин ялганлыгы юк — туры язган.
Туры сүзе бераз кискен икәндер.
Мин ефәк җибәрдем — алдым тикәнне.
Хәзер телдән сөйлә бар әйткәнен син,
Яшермәстән җөмлә ишеткәнеңне.
Вәзир бәян кылды барсын төп-төгәл,
Нинди сүзләр булды, ничек хәл-әхвәл.
Аңлатты: — Сүз йөрде һәртөрле бабтан,
Ул әйтте, мин әйттем бик әдәп саклап.
Минем сүзгә анык җавап сөйләде,
Кабатлап әйткәнне бер дә сөймәде.
Ни генә әйтсәм дә, монда килмәде,
Катгый таләп иттем — күңел бирмәде,
Уйгырмыш сүзләрен ишетте илбик.
Аларда ул күрде зиһен, аң, белек.
Теләк тагын үсте, ярсыды күңел,
Күңел шулай кунса, кешегә моң ул.
Егетләр асылы әйтә шундый сүз:
Күңеле булмаса, кеше ирексез.
Бий күңеле бийчә: һәркем аңар кол.
Бийе кая китсә, колга шул ук юл.
Теләккә ирешми күңеле булмас,
Күңеле булмыйча йөрәге тынмас.
Янә илбик әйтте: — Әйе, Үгделмеш,
Кардәшең тәмаман чын кеше, имеш.
Ишетмәсәм иде аның сүзләрен,
Ни кылыгы, холкы, белеме барын,
Ишеттем — күңлемә кереп утырды,
Хәзер аның белән очраштыр, тырыш.
Дәвамы бар
* Дәвамы. 2013 елның 10 нчы саныннан басылып килә.
1. Гаҗәбә — «гаҗәп хәл».
2. Алкыну — «ташу, күтәрелү, көчәеп агу»: Шил — «елганың иң сай чагы» (бу сүзләр татар сөйләшләрендә дә бар).
3.  Өч урда — билгесез төрки дәүләт.
4. Кеш шикелле кара — борынгы төрки поэзиядә киң таралган чагыштыру. Кеш (җәнлек) тиресе элек-электән бик кыйммәтле һәм билгеле булган.

Теги: Йосыф Баласагуни (Йосыф Хасс-Хаҗиб) Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру