Кутадгу билик
Игътибарыгызга "Котадгу билик" әсәренең июнь аенда басылган өлешен тәкъдим итәбез. Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә.
«Ходай», дип бер әйтсәң, кача шайтаның,
«Ахирәт» дисәң, бар гаме китә дөньяның.
Әмма тәннән ничек азат булырга?
Тик үлгәндә генә китә бу дөнья.
Ни шәп әйткән, әнә, белекле белкә
(Кирәктер белкәләр сүзен белергә):
«Моңа дучар итә мине тән-җаным:
Беразга көлдергәч, елата тагын.
Дөнья дәрте мине сала газапка:
Бер ач калдыра ул, бер сый ашата.
Бер теләгәнең бар, юк икенчесе,
«Тагын бере булса иде, һай», дисең.
Бу дәрт-теләкләрне мин баса алмыйм;
Үзең генә инде бастыр, Илаһым».
Тән дигән нәрсә ул артык азучан:
Симереп тилерә, бераз ашатсаң.
Нәкъ аучы эт кебек ул тәнең, баксаң,
Симерсә иясен танымый башлар.
Ауга йөрмәс булыр, йоклап, тук ятып,
Аңар бернәрсә дә булмас аңлатып.
Тән охшаш яшь кенә тинтәк сабыйга:
Ашый да кача ул һәм табылмый да.
Рухсыз, хәрәкәтсез ятачак тәнең,
Теләгәнен биреп аздырсаң аны.
Яшәү төгәл өч көн дәвам итәдер
(Ә калганы төш-төн белән бетәдер):
Берсе көнә көн [1] һәм берсе иртәгә.
Бүгенең дә әле исән үтәрме?
Шулар үткәч, берни калмыйдыр шуннан.
Яшәүгә ышанма, сүземә ышан.
Хатын белән сөхбәт — иркәклек утын
Бер сәгатькә генә үчермәк өчен.
Бу утны һәрничек үчерсәң дә бер.
Матурмы, түгелме.. үчә [2], китәдер.
Тамагың рәхәте — карын туйдыру.
Ниләр ашасаң да бердәй булыр ул.
Тамак туйса, арпа ни дә, хәлвә ни?
Кирәгеннән артса бөялә, керми.
Шикәр-хәлвә ашап яшим, дигәннәр
Төн үткәч, ач була тагын иртәнгә.
Ни ди, ишет, уйчан бер ярлы — чигай [3]
(Үзе чигай ләкин күзе-күңле бай).
«Шикәр-фәлән ашап син ләззәтләндең,
Кибәк ашап та мин канәгатьләндем.
Икебез тиң туеп яттык кичләрен,
Һәм үтте гомерем — көн, сәгатьләрем.
Һәм үлем каршында тиңбез икебез:
Сиңа да, миңа да ике кисәк бүз! [4]
Чигаймы-баймы тиң үлем соңында,
Ята череп кара туфрак куйнында.
Ике көнлек булган бу гомереңдә
Ни дип кукраясың тереклегеңдә?
Тозак корасың мал-мөлкәт эзенә.
Үлем тозак кора синең үзеңә.
Көн дә бер яфрагың өзелеп төшә,
Ә кәүсәңне үлем пычкысы кисә.
Тереклегең булгач, үлемең шиксез,
Бары үлер көнең генә билгесез…
Үсәр чак — исәр чак, сакал көтәсең,
Сакал агарганын өмет итәсең.
Сакалың агарды... Үлем — алдыңда,
Яшәү дәверләре юк ич тагын да!
Фани дөнья өчен юкка көенмә,
Күрә торып зур йөк алма үзеңә.
Дөнья малы — агар сулар шикелле,
Ләкин бәндә канмас, гел эчәр, тиле.
Коры ком шикелле бәндәнең үзе:
Күпме су керсә дә, сок булыр күзе.
Дөнья сагым [5] кебек багып күргәндә:
Юкка чыга бәндә «тоттым», дигәндә.
Сагым ул, карасаң, оча да бетә,
Артыннан иярсәң, кача да китә.
Җиңелмә син тәннән, аны буйсындыр,
Аның бар теләге — нәфес, уендыр.
Кичергән гомерең китә килгесез,
Киләчәк көннәрең әле билгесез.
Кадерләп тот Алла биргән һәр көнне,
Үлем көт, калдырма гыйбадәтеңне.
Ни ди, әнә, рухан уянган бер ир,
Пычрактан арынган, көр бер баһадир:
«Кичердем бу төнне, — дип уйлан иртән, —
Иртәгә дә нәкъ бер көн килер микән?
Кичергән һәр көнең бер рабат [6] дип бел,
Нишлисең, гомер бер авыр юл икән».
— Зая булды монда яшәвем, — дидем, —
Иң шәп чагым үтте, — диеп үкендем.
Бүген башкалага чакырасың син,
Полын булса нәфсем, коткаручың кем?
Тәнең теләгәне — шайтан ул, шайтан,
Бөтен җиргә алтын тозагын җәйгән.
Тәнең теләгенә игътибар итмә:
Кырыс булыгыз сез, аңа егетләр.
Ни ди үз-үзенә хуҗа булган ир,
Мин-минлеген җиңеп акыл алган ир:
Тәнеңә бер тоткын булма, гыйлемдар,
Әгәр тоткын булсаң, дин юкка чыгар.
Белдекле дип булмый шундый кешегә —
Нәфес нигез булса һәрбер эшенә.
Билгеле, белдексез бер зат ул бәндә,
Тән дәртенә һәрчак өлеш биргәндә.
Уйсыз кеше үлек була, и, кардәш,
Һәвәс-нәфесенә булалмаса баш.
Менә, дөнья хәле шулай ләбаса,
Бу әйткәннәремне ихлас тыңласаң.
Үгделмешнең җавабы
Җавапта Үгделмеш әйтте: — Сүзеңне
Ишеттем син әйткәч, и, җаны изге.
Алай икән, белдек бу дөнья хәлен:
Тозлак итмә икән гомерең юлын.
Үзеңә дөньяны кылма авыр, тар,
Языклы колны да Тәңре ярлыкар.
Газабы зур булса, рәхмәте чиксез.
Языклыга рәхмәт капкасы биксез.
Газабыннан курык, рәхим өмет ит,
Гыйбадәт кыл «мин бер тугры колың», дип.
Ләкин халык барча авыл-шәһәрдән
Гыйбадәткә чапса мәгарәләргә.
Яшәү-тормыш хәле бозылыр иде:
Барсы үлгәч нәсел киселер иде.
Шулай ук, бар халык дөнья эчендә
Йөгереп туктагач, көн дә, көнендә
Гыйбадәт кылмаса, тәмуглар тулып,
Калыр иде оҗмах кешесез булып.
Ике өй бар барча дөнья әһленә:
Берсе – оҗмах, берсе тәмуг диелә.
Илаһ бәндәсенә биргән күз-колак:
Бер ахирәткә һәм бер тәмугка бак.
Ике кул бирелгән шундый гадәткә:
Бер эшкә тотасың, бер гыйбадәткә.
Ике аягың бар шундый хаҗәткә:
Бер эшкә барасың һәм бер мәчеткә.
Ни шәп әйткән уяу бер укымышлы:
Гафил булма, саклан, сөймә кыешны.
Түрәткәндер Тәңре ике дөньяны,
Игьтибарсыз куйма берсен дә аның.
Адәм балаларын кодрәтле Тәңре,
Ачлы-туклы итеп түрәтте мәңге.
Иңеңә кием һәм тамагыңа җим
Кирәк, и карендәш, яшәүгә шул им.
Бәндәгә шуларсыз яшәү юк, иптәш,
Иңең капларга тун, тамакка – икмәк.
Хәләл дөнья көтеп, эшләп ашасын,
Фәкыйрьгә өлеш тә чыгара алсын.
Булмаса иде ул ашау хәстәре,
Адәм җәзасы ул — тамак хәлләре.
Ходай каһәреннән куркып кына тор,
Рәхименә өмет итеп кенә тор.
Шул ике — Аллага хезмәт юлыдыр,
Шул юлдан адашма, Тәңре колы бул.
Ни шәп әйткән берәү — белем бирүче —
Белексезгә үгет биреп йөрүче.
Өмет белән хәвеф — ике канатың,
Шулар илә юлда оча аласың.
Илаһ сүзен тотып яшәсәң, үзең
Сәрайга керерсең, рәхәт сөрерсең.
Өмет, хәвеф, гүя, канат кебек ул
Шулар илә очкан таба күккә юл.
Языкларым күп, дип өметең өзмә,
Саваплымын дип тә ваемсыз йөрмә.
Гыйбадәт кыл — шулдыр Аллага хезмәт,
Исмен Алла колы, хезмәтче, димәк.
Ходай боерыгын кадерсезләмә,
Хәерсезләр белән хәерсезләнмә.
Кешенең яманы дип бел үзеңне,
Изге дисәләр дә эш вә сүзеңне.
Менә белгәнемне әйттем сиңа мин,
Шуны эшкә тотсаң, файда килер, дим,
Әгәр ризасызлык тудырса сүзем,
Мин тыңлыйм, и, егет, әйтеп бак үзең.
Бауның озыны шәп, сүзнең кыскасы,
Шуңа күрә килми артык сузасым.
Уйгырмышның җавабы
Башын тотты — уйга Уйгырмыш талды,
Озак торгач, башын күтәрде тагын.
Әйтте: — Кардәш, салдың тәшвишкә, гәрчә
Сөйләсәң дә миңа син кардәшләрчә.
Син изге нияттә хәлемә кердең,
Сүзең өчен Ходай бирсен әҗерен.
Багып күрдем инде, ләкин бу эштә,
Мәгънә күренмәс кебек ничек тә.
Күңелем теләми, кача бу эштән,
Күңел теләмичә эш итсәң — хәтәр.
Ни ди изге белкә акыллы сүзен
(Сөйгән-сөелгәнгә күңеле сөзек) [7]:
«Нинди дә бер эшне кылмакчы булсаң,
Күңелдән киңәш көт, күңлеңә ышан.
Иң тәүдә мәгълүмат алырга кирәк.
Күңел теләмәгән эштән бул ерак.
Үзеңә иң якын кеше – син үзең
Җан теләмәс эштән баш тарт, кис сүзен.
Күңел теләмәгән эш булмас юньле,
Файда чыкмас аннан, и, заты динле».
Бу эшне теләмим күңлем минем дә,
Тора алмыйм инде әйткән сүземдә.
Ләкин синнән сорыйм — шулдыр гозерем —
Мине калдыр инде, илдә кадерлем.
Илбиккә ярарлык фазыйләтем юк,
Коллыгым — холкым һәм бүтән рәтем юк.
Шул дөньядан качтым, килдем бирегә,
Хәзер ничек итеп кайтыйм кирегә.
Ходайга хезмәткә багышладым мин,
Кешеләргә хезмәт итә алмыйм мин.
Мине бер Тәңрегә, зинһар, куя бир.
Сиңарга да дога кылыйм, баһадир.
Икәү күрешергә ашкынсак инде
Миңа килмә, үзем барачакмын мин.
Михнәтләрне — миңа, сиңа — тынычлык;
Синнән файда күрсен илбик вә халык.
Ни ди миһербанлы бер кеше, ишет
(Якынлык һәм хезмәт сөючән кеше):
Ерактан караса кеше эшенә,
Авыр мәсьәләләр җиңел чишелә.
Теләгәнен табыр, күр, әнә халык:
Аптырамый авыр бер хәлдә калып.
Ни шәп әйткән илдә сөекле кеше
(Мәхәббәт-дуслыкта белдекле кеше):
«Якын булса күңлең, ерак җир якын
(Ә кем якын дисәң, күңлеңә багын).
Шәрыкътән гарепкә бер генә үрләм,
Кыйммәтле дип белсәң якынлык хакын»
Җавапта Үгделмеш әйтте: — Инде син
Тыңла, син сөйләгәч мин дә сөйлимен.
Әйтеремне әйттем. Син хәзер инде
Илбиккә җавап яз. Кызартма мине.
Үз кулыннан язды илбик сиңа хат,
Һәм бирергә тиеш син язма җавап.
Мин китәргә исәп. Җавап хатыңда,
Сүзләреңне үлчәп, аңлат барсын да.
Сөйләгәндәй итеп, уеңны белгерт.
Мин илбиккә илтим, и, белкә егет.
Уйгырмышның җавабы
Җаваплап Уйгырмыш әйтте: — Әфәндем,
Кирәк булгач, мин хат язып җибәрим.
Дәвәт, кәгазь сорап, каләм тибрәтте,
Илбиккә тәфсилле сүзен төбәлтте.
Илаһ исме илә сүзен йөргезде,
«Түрәтмеш-үстермеш бер Тәңрем, — диде —
Аңар сансыз мактау ошбу телемнән,
Табынам Аллага чын күңелемнән.
Бар итте бәндәне, сансыз мәхлукны,
Яшәтә, җибәрми кытлык-ачлыкны.
Үзе бер, бүтәннәр ике дөньялы
Һәм һичкем уйлап та беләлми аны.
Дәвамы бар
* Дәвамы. 2013 елның 10 нчы саныннан басылып килә.
1. Көнә көн монда «кичәгенәк», хәзерге телдә көнәген «бүгенгедән элек өченче көн». Көнә – фарсыча күһнә – «үткән, иске».
2. Үчү «сүнү», үчерү — «сүндерү»: без бу сүзләрне татар сөйләшләрендә дә таралганлыгы өчен оригиналдагыча калдырдык.
3. Чигай — ярлы, фәкыйрь (татар телендә бар).
4. Ягъни — «кәфенлек». Бүз – «ак мамык тукыма».
5. Сагым — «мираж».
6. Рабат — борынгы сәүдә юлларында станца, кунып китү урыны.
7. Оригиналда сүзүг — татар диалектларында сөзек «чиста, саф, үтә күренмәле».
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА