Кутадгу билик
Аның йөзен күргән бәхетле булыр,
Ике дөньясында да котлы булыр.
Ни ди, ишет, әнә калабыз башы
(Ил идарәсенә җитәр, шәт ушы):
«Кануны тугры бәк — үзе бер бәхет,
Халыкка китерә файда, ямь вә кот».
Данлыклы бу бийгә бару мәслихәт,
Шуңа барып бәхет-кот таба ир-ат.
Канунга тугрылык — нигез ныклыгы.
Кануннар бозылса, нигез мурт булыр.
Канунга хыянәт итсә хан-бигең,
Җиде кат җирең дә убылыр иде.
Гадел бийне күргән зат котлы булыр,
Уңышка ирешер, языгын йолыр.
Бүген кеше булсам, син беләсең бит,
Моңа сәбәпче һәм терәкче илбик.
Ходай бирде — ушлы, белемле булдым,
Барча игелеккә ирешә алдым.
Ходай бирде тәүфикъ, чын изгеләрчә
Үземә халыкның йөген йөкләргә,
Хөкемдарга син бик кирәксең бүген:
Син генә чишәрлек бар, ди, бер төен.
Шуннан ул җибәрде сиңа әйтергә.
Дучар итмә мине синсез кайтырга.
Бөтек язды сиңа үз кулы белән.
Ниләр теләгәнен укып күр менә.
Үгделмеш кесәдән чыгарды бөтек.
Ачты да Уйгырмыш укыды тотып.
Укып чыккач, озак уйланып торды,
Һәм әйтте: — Хөкемдар зур белем бирде.
«Инде үзең кил», дип әйткән хөкемдар.
Барча игелекне санаган — ни бар.
Бөек эш ич бу хәл бигрәк тә менә,
Хәзер нишлим инде, киңәш бир миңа.
Үгделмеш бу мәсьәләдә Уйгырмыш белән сөйләшә
Җавап биреп әйтте Үгделмеш: — Илбик
Сөйли сине генә, төшерми телдин.
Телен тибрәттеме — исемең чыга,
Хәзер сине күрү өчен ашыга.
Күңел биреп сөйсә әгәр бер затны,
Сүз аралаш шуның кабатлый атын.
Гашикълар ни диләр, син шуны укы:
Сөеклеңнең йөзе — күңел туклыгы.
Күңел кемне сөйсә, күзең шуңарда,
Сөйгәнең йөзеннән күзең нур ала.
Күңелең ни тели — телдә, сүзеңдә,
Телеңнән дә бигрәк чагыла йөзеңдә.
— Ярый, аңлыйм, — диде Уйгырмыш, — миңа
Киңәш бир, нишләргә сорыймын шуңа.
Рәхимле кардәшем, син миңа якын,
Киңәш биреп үтә кардәшлек хакын.
Бу эштә нәкъ синнән киңәш сорыймын,
Ярдәм итәр, димен, синең гыйлемең.
Түгел кардәш кенә, дус та була бел.
Бу ике сыйфатны бергә җыя бел.
Рәхим итәр кеше син генә миңа.
Бүген ни эшләргә һәм ни кылырга?
Җаваплап Үгделмеш әйтте: — Бу сүзне
Юнәлтмә син миңа, и нурлы йөзем.
Сине чакырырга җибәрде илбик.
Нинди киңәш сиңа бирим, ди, инде.
«Киттек», кенә димен, юк бүтән сүзем.
«Барырга кирәкмәс» диялмим үзем.
Сине мин апкайтсам, миңа файдасы.
Үзем өчен йөргән кебек булмасын.
Ишет, ни дигән бер белемле чигил [1]
(Белексез, тыңла һәм хөрмәтләп иел):
Үз кирәгең өчен күп сөйләмә син,
Ахыр югалтырсың эшең файдасын.
Киңәш ул шулчакта гына чын киңәш,
Киңәшче бер файда көтмәсә, кардәш.
Киңәшче булынса бер мәнфәгатьтә,
Сүзе бигүк тугры булмас, әлбәттә.
Киңәшергә кирәк төрле зат белән,
Хәл итәргә кирәк күңел-җан белән.
Үзеңә рәхимле син үзең генә,
Кешегә сөйләсәң, калыр сүз генә.
Киңәшсәң үз-үзең белән син киңәш,
Теләмә, сорама миннән һич киңәш.
Сине алырга дип килдем ул җирдән.
«Киңәш» тик бер генә: «Әйдә, йөр бергә».
Кеше арасында аяу, изгелек
Бу эшкә кагылмый — анык билгеле.
Авыл-калаларга ни өстенлек бар —
Бәйнә-бәйнә сөйләп кылдым ич изһар.
Беләсең, барсын да дөрес сөйләдем,
Бер Алла белә, тик бәхет теләдем.
Кешедән качканнар ни майтардылар?
Кешегә кешенең һәрчак эше бар.
Мөселман кешенең уртаклаш моңын —
Илаһ бирер сиңа җәннәттән урын.
Телең-күңлең белән Тәңрегә табын,
Кайда яшәсәң дә саф булсын җаның,
Тик ялгыз яшәмә, урының ил-көн,
Кеше гайбен күрмә, үзеңнекен күр.
Бу бәйтне укы да, акыллы булсаң,
Әйбәт булыр аны гамәлгә куйсаң:
«Кайда яшәсәң дә бер ул изге юл:
Игелек сорама, үзең иге бул».
Кеше яхшысына шундый сыйфат хас:
Кайда йөресә дә юлыннан чыкмас.
Күңел игелеге чыксын йөзенә,
Яшәүдән тапсын ул сөенеч кенә.
Иге булып туган һәр җирдә иге,
Токымы да булмас бер җан көеге.
Ия бул үзеңә иге холыкка,
Ниләр эшләсәң дә, шуннан курыкма.
Уйгырмыш дөньяны гаепли
Җавапта Уйгырмыш әйтте: — Сүзем шул —
Сүзеңне ишеттем, хәзер тыңлар бул.
Дөнья, ахры, сине алдап сөйдергән,
Гаебен фазыйләт итеп күндергән.
Гаҗәп түгел, чөнки шундый канун бар:
Хаталардан хали була сөйгән яр.
Дөньяны сөйгәчтен, барча гаебе,
Кабы-чүбе хәтта була кадерле.
Гашикълар әйткәнчә, сөекле затның
Начар ягы була сөйкемлек башы.
Гашикълык билгесе менә шул булыр —
Гаебе фазыйләт булып тоелыр.
Дөньяны сөюең шулай синең дә,
Гаебен шәплек дип әйткәч, күренә.
Мактама син, туган, миңа дөньяны,
Кире якларын күп беләм мин аның.
Ялгышканга җәза Тәңре кулында;
Төнәк кенә безнең юлда бу дөнья.
Төнәгән төшеңне сөймә син артык,
Җитәр җирең — оҗмах, кулавыз — котлык.
Илаһ бирә икән бүләкләп колын —
Дөнья малын түгел, намус сафлыгын.
Бу дөньяның коты начар коттыр ул:
Кот түгел, йот: диннән ераклаштырыр.
Баекса ил, төшә тәкәбберлеккә,
Күңеле сафлана тик фәкыйрьлектә.
Мин Тәңрегә тиң, дип йөргән тилеләр,
Дөньяны яулыйм, дип, эттәй үлделәр.
Шәрә киләбез дә, шәрә китәбез.
Комсызлыктан ник баш тартмый икәнбез?
Ник ул горурлыгың, китәсе бәндә,
Ике көнлек кунак булганың хәлдә.
Беләсең ич — гомер үлемгә бара.
Һәр борылышта үлем караулап тора.
Дөнья ача капка артыннан капка,
Бар да бара соңгы капкага таба.
Үзең «ике көнлек бер сөенечтән
Калдым», дип, үкенеп көенмә һич тә.
Бер битен күрсәтә дөнья, бир китен:
Тиз үк тартып ала биргән нигъмәтен.
Тереклек һәм үлем бирә һәр көнне,
Чакырып, уята төрле дәртеңне.
***
Дөнья күләгәгә, бакчы, бик охшаш:
Кусаң, тоттырмас һәм качсаң, калышмас.
Бу мәгънәдә тагын әйтелә бер сүз
(Мәгънәсенә төшен, тыңла, күңле төз):
«Бу дөнья качадыр, аңар иярсәң,
Һәм иярер сиңа, син качыйм, дисәң».
Дин-иманга үчле бу дөнья малы,
Ашый дөнья динне, белеп тор аны.
Бизәнер бу дөнья, күрсәтер үзен,
Кәләштәй кыланыр – җилкенер күңлең.
Ә күңел бирдеңме — ул явыз кортка:
Көн дә сүзгә килә, якаңнан тота.
Кем дә кем күңелен бирсә аңарга,
Исәр ул, гомере үтә заяга.
Газиз гомрең, санлы яшәү көннәрен
Ничек сарыфлыйм, дип уйлан элгәре.
Тереклегең изге эшләр нигезе,
Исраф итмә аны, өлгер егетем.
Дөньяда өч төрле була нәрсәләр:
Йә хәрәм, йә шикле, йә дөрес — хәләл.
Бу дөньяны сөйсәң, ул сине сөрә,
Кинәнеп мавыксаң, тиз йөз чөерә.
Хәрәмгә газап бар, хәләлгә — хисап,
Аз гына шик-шөбһә булса, бул син сак.
Кәеф-сафа, шатлык бары симертә,
Ачы кайгылар да бары тилертә.
Сөнечкә кара – азагы сагыш,
Сөенеч артыннан куу — ул ялгыш..
Башланышы нигъмәт — азагы михнәт,
Тик михнәтләр соңы гына бер нигъмәт.
Ни ди, ишет, әнә уяурак дустың:
«Ерак тор дөньядан — өтеп алмасын.
Синең байлыгың, күр, рухи ярлылык,
Фәкыйрьгә нисбәтән генә син байсың».
Җаваплама, аңлаш, сүксәләр сине —
Кара җир катында түләр үчеңне.
Таралачак барча өйгән әйберең,
Чәчеләчәк синең җыйган һәр ниең.
Китүчән ул — кемдер китәдер көн дә,
Килүчән ул — афәт киләдер һәр дәм.
Үтүчәндер — вакыт үтеп тора ул,
Булучандыр — көн дә бер хәл була ул.
Фани дөнья өчен көймәс галимнәр —
Киләсе дөньяга үзен хәзерләр.
Үләсен белгәннәр юкка куанмас,
Үлемне күргәннәр артык юанмас.
Юлаучы юлыңда өй корып тормый,
Китүче кирәген өйдә калдырмый.
Бу дөнья юлында тукталыш кына,
Һәрбер тукталышта корма зур бина.
Бу дөнья әйбере изге түгелдер,
Чөнки закун-заңы үзгәртелер гел.
Бәдәл [2] кылды дөнья малын изгеләр,
Заһитлар дөньядан тәмам дүнделәр.
Күренмәс тозакчы ул — дөнья малы.
Күзәтеп, уйланып белдем мин аны.
Бу дөньяда бәндә кыла гафиллек:
Тозакка керә дә, үз-үзен белми.
Ни ди, ишет инде, шагыйрьләр башы
(Бу дөнья эшендин сакланмыш кеше):
Бар дөньялык бергә җыелсачы бер,
Мең ел дәвам итсә иде бу гомер.
Юк икән, табышың — кара җир асты,
Аның түшәнәге — җара җир [3] — каты.
Бары төшкенәдер кичәр гомерләр:
Ниләр кылган булсаң, төштә күренә.
Үкенсәң дә беркөн, нәтиҗәсе юк,
Ни кылсаң, шул анык — ел, ай, көн танык.
Яшәү татлылыгы бу өч нәрсәдән:
(Һәрберсендә бардыр йөзәр тәркибәт)[4]
Сөенерлек инде ул өч шатлыгы.
Калган өчкә килик, и ил олугы:
Иң әүвәл — кешенең үлем казасы,
Үлем татлы түгел, Адәм җәзасы.
Аның соңында ул угыл-кыз торыр,
Имгәклеге белән алар биздерер.
Ни ди, ишет, әнә акыл бирүче:
«Хатын һәм балалар алыр бар көчне.
Хатын белән җылы сөхбәт соңында,
Бәкегә чумдыра сине бу дөнья».
Татлы кайда булса, татсызы бергә,
Сөчектән соң тиздән ачысы килә.
Яшәү татлылыгы шулай килгәчтен,
Бигүк ямьле түгел дөнья сөхбәте.
Яшәве татлы да, ачыдыр үлем,
Төнгә алмашына бу якты көнем.
Теге өч шәй — бөтен дөнья ләззәте,
Нәтиҗәсен тыңла, и холкы рәтлем.
Дөнья рәхәте, тән — ул җаныңа яу,
Бу яу корган ике ягыңа да ау.
Өченче яу — дингә хыянәт ясы [5].
Бу яуны һичкемгә Ходай язмасын.
Болар бергә була камаган дошман,
Җаныңа дошманлык менә шулардан.
Дәвамы бар
__________________________
* Дәвамы. 2013 елның 10 нчы саныннан басылып килә.
1. Чигил — борынгы бер төрки кабилә атамасы. Алар, ихтимал, Болгар кабиләләренең берсе эсегел белән бердәй яисә кардәш булгандыр. Чигил сүзенең гади кеше (асыл зат түгел) дигән мәгънәсе дә булган.
2. Бәдәл – изге эшләргә (хаҗга һ.б.) акча бирү.
3. Җара җир – кара катлам астындагы сары җир, комлык һ.б.
4. Тәркибәт – тәркип өлеше, состав өлеш. КБтә, нишләптер, бу «өч нәрсә» әйтелми. Монда лакула бар бугай.
5. Яс — «траур» (КБтә күп тапкыр килә, татар сөйләшләрендә дә бар).
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА