Журнал «Безнең мирас»

Кутадгу билик

post-318-0-27439200-1355371390
(Котайткыч белем)

Үгделмешнең Узгырмыш белән мөназарасы


Җавапта Уйгырмыш әйтте бу сүзен:
— Ишеттем сүзеңне, тыңла син үзең.
Миһербанлык синең сүздән аңкыйдыр,
Кардәшлек билгесе, рухи якынлык.
Кардәш гамен кардәш кенә җиймәсә [1],
Синең хәлең чит-ят кешегә нәрсә?
Сәбәбе булмаса, сездән аерылып
Нигә торыр идем бу җиргә килеп.
Мин уйладым, күрдем — динем җитешсез.
Яхшырагы, дидем, — яшим кешесез.
Ялгыз гына торып, гыйбадәт кылсам
Иде, — дидем, монда килдем шунлыктан.
Бу дөнья эшенә бирелмеш кеше
Кямил башкаралмый ахирәт эшен.
Дөнья хәстәреннән йолынмый гына
Яралткан Тәңрегә кылынмый дога.
Һавалану муенын сындырсаң каты
Гыйбадәт вә тагать була бик татлы.
Ни ди, ишет, әнә уйланмыш кеше:
«Һавалану белән бармас дин эше».
Һавалану, нәфес – дин дошманыдыр,
Тәкъва колны шушы ике аздырыр.
Нәфескә юл бирсәң, тоткын буласың,
Тән хаҗәтенә килми кол буласым.
Хирыска юл куйма — акыл илә кый,
Тәнең баш күтәрсә — белем илә тый!
Мин шунлыктан авыл-шәһәрне ташлап,
Бу җиргә сыендым. Һәрьягым — ташлар.
Кешеләрдән читтә торып бик әйбәт,
Беркемне рәнҗетмим, сөйләмим гайбәт.
Кыендыр ич ялгыз, диярсең, кардәш.
Ходайны яд итү — миңа фикердәш.
Якын кардәшләрдән мин ерак булдым —
Борчымас аларны ачым вә тугым.
Халык күңле нечкә — яулавы кыен
Күңелен сындырсаң, Аллага сыгын.
Халыкка юк икән миннән зур файда,
Шулай ук, ил-көнгә юк ич зыян да.
Файда вә зыян һәм начар вә яман
Торадыр тәкъдирдән, ягъни Алладан.
Күр, гарештән түбән кара җиргәчә
Ходайга хаҗәтле һәркем, һәрнәрсә.
Кеше арасында ни бар, и, мәшһүр,
Зыян яки файда сиңа бик мәгълүм.
Тагать-гыйбадәттән ни файда, дисең.
Рухи азатлыкка гыйбадәт — ишек.
Кол ни өчен, дисәң, кол дип аталган?
Дога кыла көн-төн ул бер Аллага.
Бу ялгызлыгымнан миңа зыян юк:
Тәнемнән бу җирдә таптым азатлык.
Ни ди, ишет, ошбу бәйтне әйтүче:
Тышын күрмә сүзнең, багып күр эчен.
Кешеләргә катнаш, дип әйттең, кардәш,
Катнашырга лаек бары дус, кандаш.
Миңа килгәнеңнән бирле, күр, бүген
Күпме гыйбадәтне калдырдым бүлеп.
Бу озак гәпләшү соңында минем
Күпме вакыт әрәм, көчләмә инде.
«Кеше арасына» керсәм мин тагын,
Гыйбадәткә вакыт каян соң табыйм?

Үгделмешнең җавабы


Җавапта Үгделмеш әйтте шул сүзен:
Мин ишеттем, тыңла, бормыйча йөзең.
Бу әйткән сүзләрең нәкъ шулай булса,
Хакыйкать күзеннән аларга юк сан.
Куәтлә кешене тере чагында,
Күтәр син күңелен аның аз гына.
Яшәвең билгесе нидән гыйбарәт?
Хәерле бер эшне аткару кирәк!
Хатын алсын егет, үссен угыл-кыз.
Күрексез бәндә ир, булса угылсыз.
Ни дип әйткән изге күңелле затлар?
Нәсел киселмәсен — хатын ал мотлак.
Үлгәндә үкенеп әйтер баласыз:
Туганнарым, угыл-кызсыз калмагыз.
Әгәр ки берәүнең угылы калса,
Син аны, үлсә дә, тере дип ата.
Угылсызның корыр нәсел агачы,
Урыны буш калыр, җуелыр аты.

Уйгырмышның җавабы


Җавапта Уйгырмыш әйтте: — Бу сүз хак,
Ләкин бүтән бер шәй башкачарак.
Ярый ла угыл-кыз булса бик ипле,
Әле син бик матур әйткән шикелле.
Әгәр балаң кара җиргә каратса?
Үзең үлгәч истән чыгарып атса?
Исемеңне сатса, нигезсез каргап,
Мактанырга сылтау бирсә ятларга?
Андый бала сиңа дошман-яу гына,
Дошмансыз яшәвең, шиксез, җайлырак.
Яудан нинди якты нур килер дисең?
Яу аты ясыңнан хәбәр [2] дип бел син.
Ул белемле белкә сүзе файдасыз:
Төтене бетмәс ут була угыл-кыз.
Монда бап икенче бер белкә сүзе
(Аның уе ачык — әйткән дөресен):
«Уйлап сызланасың угыл-кызларны —
Бу хәлеңне белгән угыл-кыз бармы?
Юньсезеңне терәп, үзең авасың,
Интегәсең, күзли ул үз файдасын.
Өйләнгән — гүяки кимәгә кергән,
Диңгезгә чыккан һәм җилкәсен киргән.
Ә балалар тугач, җилкәнең сынар,
Йөрерсең диңгездә йомычка сыңар.
Угыл-кыз атасын саный ахмакка,
«Әти, әни» дими хәтта, кайчакта.
Бу төр балаларда күренми вафа,
Кыланышы явыз, коллыгы җәфа.
Угыл-кыз атасы көчкә тын ала —
Филгә төягәндәй йөк төйи бала».
Адаш-кордаш кирәк, дисең, һәм дуслар.
Яхшы, ләкин авыр алар күп булса.
Ничек дөрес әйткән башлы бер белкә:
«Кеше күңлен күрү кыен — ул нечкә».
Кеше күңле, — диләр, — мисле пыяла:
Бик сак кыланмасаң, төшә, уала [3].
Күңел-йомшак нәрсә һәм менә шуңар
Эссегә тиз эрер, бозга тиз туңар.
Дустың күңле сынса, дошманлык туар,
Дошманлык бар җирдә мең бәла чыгар.
Яшәвеңнең тәмен җуя ул дошман,
Тыныч яшәүгә чик куя ул дошман.
Дошман ничек кенә кечек булмасын,
Батыр дустым, аны зур, дип уйла син.
Ни ди, ишет әнә, дошманлы кеше
(Сугышны күп күргән, олгайган яше):
«Чүп ул безгә дошман», дип ахмакланма,
«Нигә куркыйм», дип үк алдан мактанма.
Гафиллектә ятма дошман булган да.
Дошманга дошман бул, дус бул дусларга.

Үгделмешнең җавабы


Җавап бирде — килде Үгделмеш телгә,
Әйтте: — Ишет, уйлан һәм ал күңелгә.
Түрәтте Тәңре бу дөньяны белеп,
Ашауны-эчүне хәләлдән кылып.
Аралашканнарың булса яхшы, иш,
Алар белән эшләп була яхшы эш.
Кеше юньле булса кушыл син аңа,
Аңар ярдәм итсәң, файда бар сиңа.
Ялгызын яшәгән бәндә — кыргый [4] ул,
Аңардан һичкемгә файда булмый ул.
Кешегә катнашмас кемсә — ул үлек:
Үлек булма, кардәш, шул миннән үгет.
Күбәйсә кешенең юлдаш-кулдашы,
Тарала яхшаты һәм бара эше.
Бу дөнья эчендә теләген таба,
Ахирәт өчен дә терәген таба.
Фида кылса үзен кайгы булганда,
Бергә сөенешер шатлык килгәндә.
Ирдәмеңне илгә сөйләр ул, ләкин
Ноксаныңны бер дә сөйләмәс, ләм-мим.
Яу чыкканда гына батыр беленә,
Уянып, кылычын таккач биленә.
Яу юкта уянмас батырның җаны,
Шулай ук илара җәелмәс даны.
Ләкин ирдәмлеге күбәеп китсә,
Шулай ук күбәя хас дошман кемсә.
Кемнең фазыйләте, кыйммәте артса,
Күләгәдәй, дошман җыела артта.
Кеше яхшы булса, калмас дошмансыз,
Явызның явы юк, чөнки ул җансыз.
Каю иргә каршы җыелса төркем,
Димәк, бүтәннәрдән ул кеше өстен.
Үзара көрәштә ир даны артыр,
Дошманы юк, димәк, ул ир тик ятыр.
Ни ди ишет, әнә ирдәмле бер ир:
«Теләгенә тырыш ирләр ирешер.
Ничек бер ир-егет дошман мең иргә?
Чөнки тегеләр ич сөйлиләр бергә.
Бүре әйләнеп тә карамый эткә,
Мең эт тотынса да арттан өрергә».
«Кешене ялгызын эзләмәм», дисең,
«Корыга сөйләнмәс, — дидең, — бер сүзем».
Кеше сөйләр инде кеше турында:
Кеше арасында яшәп торыла.
Чын ир-егет була, сак булса телдә,
Сүзгә катнашса тик утырып түрдә.
Каты сүзгә каршы йомшак сөйләсә,
Ачы сүзләр өчен шикәр түләсә.
Кешене күтәртми, үзе күтәрсә,
Җәберчегә килеп ярдәм итәлсә.
Ачуын бастырып, җуйса үчен дә.
Эчендәге булсын, — диләр, — тышында».
Ни ди, ишет, әнә кеше изгесе,
Изгелеге белән дан алган кеше:
«Яман сүз әйтмә һичкемгә, тыйнак бул,
Яман сүз ярасы сыкратыр күп ел.
Сине берәү сүксә, син аны макта,
Ул тәмугта булыр, ә син — оҗмахта!»
Җәфа кылучыга вафа кыла тор.
Ир түгел, имгәкләр җәфа кыладыр.
Чөерсә дә синнән йөзен якыннар,
Син аларга елыш, һаман якын бар.
Кичер син кешене, явызлык кылса,
Үчегеп маташма. Дин шулай куша.
Язык кылса кол-көң, кичер языгын.
Гафучәнлек булыр күңел азыгы.
Усал дигән исем алган кешеләр
Азак борчылуда үлем көтерләр.
Ялгыз яшәп, читтә торсын, ди, йортың,
Изгелекме бу, и, изге холыклым?
Рәхәт-нигъмәт, хөрмәт йөзен күрмәдең,
Көмеш, алтын, гәүһәр сиңа кермәде.
Сәрай, кирмән, җир-су, атларың да юк,
Угыл-кыз шатлыгы, хәстәре дә юк.
Кешеләр үзәрә хөкем йөртергә,
Кулың-ихтыярың җитми беркемгә.
Кая табып, җыеп килгән мөлкәтең?
Һәркем атый «җүләр заһит, тилбә», дип.
Күбен ташлап, азын теләсә ирләр,
«Заһитлык кәмәрен баглаган», диләр.
Күпләр ирексездән «заһит» булалар,
Чөнки бүтән чара тапмыйлар алар.
Чын ир заһит була кирәк булганда –
Иле-халкы өчен көрәш юлында.
Аш-суын өләшә ярлы-толларга,
Ходайга ихластан укып догалар.
Ул күңел багламас байлык килсә дә,
Кашын төймәс «байлык китә», дисәләр.
Теләге үтәлгәч, кулын ала ул,
Нәфесенә хуҗа булып кала ул.
Бер мәкаль куәтли минем бу сүзне
(Ишет һәм эшкә тот, и, холкы төзем):
«Ирәннәрнең ире шундый булыр ки
Һичкайчан югалтмас ихтыяр-иркен.
Шундыйлардан иң шәп егет шул булыр:
Мең теләге булсын — тыела белер».

Уйгырмышның соравы


Җаваплап Уйгырмыш әйтте: — Дөресен
Генә әйт, аййөзем, син ни телисең?
Мин сорый башласам, сүземне кисеп,
Җавабын бирәсең гүяки этеп.
Ачыклап әйт миңа — эш нидән тора?
Сорамакчы булсаң, туп-туры сора.

Үгделмешнең җавабы


Үгделмеш әйтте: — Эш менә нәрсәдә,
Сүземнең төбендә бар бер мәсьәлә.
Бу Көнтуды синең хакта ишеткән.
— Миңа кирәк, китер, — диде, — ничек тә.
Сине күрергә ул бик тә телидер.
Илче итеп менә мине күндерде.
Авырга килсә дә барырга кирәк,
Күңелен илбикнең табырга кирәк.
Бу илбик-хуҗабыз бер изге солтан,
Сөйгән халкы өчен бирә тән вә җан.
__________________________
* Дәвамы. 2013 елның 10 нчы саныннан басылып килә.
Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә.
1. Гамен җийү – берәүнең хәленә керү, кайгысын уртаклашу.
2. Күрәсең, бу борынгы бер мәкаль; яс (татар сөйләшләрендә дә бар) «мәет күмү, матәм, җеназа».
3. Бу мәкаль татарда хәзер дә кулланыла.
4. Оригиналда – кыпчак!

Теги: Йосыф Баласагуни (Йосыф Хасс-Хаҗиб) Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру