Журнал «Безнең мирас»

Кутадгу билик


Үгделмешнең җавабы


Җавапта Үгделмеш әйтте: — Хөкемдар,
Күрергә теләсәң чынлап, чара бар.
Боерыгыз гына — барам үзем мин,
Чакыртып яныма, әйтәм сүземне,
Төмән төрле сөйләп җанлы телемдин,
Эшкә җигеп акыл белән белемне.
Бетек язсын илбик үз кулы белән,
Ышансын ул егет чын күңеленә.
Бу эшләрне миннән дип үк белмәсен,
Тик фәрманны алгач, китә бирмәсен.
Ничек кенә сөйләп бирсәм дә телдән,
Илбикнең язуы — фәрманы бүтән.
Ни ди бер асыл зат (хәтергә багла):
Бий ярлыгы гаммә күңлен тиз аулар.
Ул белемле кеше әйткән, ди, үзе:
«Төенле күңелне чишәр бий сүзе.
Җылы сүз әйтелсә бийнең теленнән,
Озак чыгармас кол моны күңелдән.
Каю бийнең теле булса бик сөчек,
Аны халык сөяр, олы-кечесе».

Илбикнең җавабы


— Чарасы шул булса, хуш, — диде илбик, —
Аңарга ау корам — языйм хат-бөтек [1].
Син дә язар булсаң, әйдә, хәзерлән.
Мин исә хат язам тик берүземнән.

Илбикнең хаты һәм үгете


Дәвәт [2], кәгазь сорап язды бий хатны,
Бетек илә тәсдикъ итеп ниятне.
Ходай хакы белән башлап бөтеде:
«Түрәткән, үстергән, кичергән...» — диде.
Әйтте ки: — «Мин яздым Алла исемен,
Бу исем һәртөрле ауру-чиргә им.
Ходаема мактау — тәбригем сансыз.
Без түгел, ул чиксез, азаксыз, соңсыз.
Теләде — түрәтте һәр җан иясен,
Ашата, эчертә, таба җөясен.
Уган — Ходай бөек бүләк бирүче:
Яралган берәүгә бирә үз көчен.
Зәңгәр күк яралтты, ярыткыч ай, көн,
Кара төн, якты көн һәм ел тәүлеген.
Яралтты галәмне — ул әйләнәдер,
Ходай хөкеменчә тизгенләнәдер.
«Баегуга чик» дип яралтты каза.
Казага муеның бөк һәм бул риза.
Ни теләсә, кылды һәм тагын кылыр,
Ни әйтсә, шул булды һәм тагын булыр.
Сәлам соңра сорап хәлеңне, шуннан,
Хат язам исәнлек теләп, и, туган!
Җаның-тәнең саумы, исәнлектәме?
Ничек күтәрәсең гомер йөкләрен?
Ишеттем сиңа хас изге кылык, дип,
Бу заманда сиңа тиң вә иш юк, дип.
Илаһ кылган инде сиңа игелек:
Акыл биргән, ирдәм, зирәклек, белек.
Шул сыйфатларыңны ишеткәч, үзем
Хат язган булдым, и, намуслы йөзлем.
Җибәрәм кардәшең Үгделмешне мин,
Укып сүзләремне җиткерсен, димен.
Кавем-кардәш белән араны өзеп,
Авыл-шәһәрләрдән чөереп йөзең,
Ялгыз аулак тауга киткәнсең үзең.
Гыйбадәтең анда нишләп бик озын?
Кардәшләрең сиңа нәрсә эшләде?
Ничә йөз чөердең, ачык әйт әле.
Әгәр сиңа кемдер золым тигерсә,
Син миңа кайтып кил, уйлашыйк бергә.
Көч белән булса да гаделлек кылыйк,
Һәм син монда яшә шатланып-көлеп.
Кардәшнең кардәшкә тисен файдасы.
Барчабызга тату яшәргә язсын.
Йөрешергә кирәк кардәшләр белән,
Аралашу мотлак илдәшләр белән.
Кайда ярашу һәм килешүләр бар,
Шунда эш ырамлы, итсәң игътибар.
Ничек матур итеп бер шагыйрь әйткән:
«Ике шәй ярашса, шунда бәрәкәт.
Зәңгәр су ярышса кара җир белән,
Үләннәр яшәрә, чәчәкләр көлә;
Танышлар ярашып бергә килсә бер,
Яңа буын туып, гөрләп үсәдер».
Әгәр бик теләсәң тагать кылырга,
Шәһәрдә мәчетләр бар дин юлында.
Авыл-калаларда күпләр дин тота,
Кыйммәтлерәктер дә мондагы дога.
Гыйлмең файда бирсен динең өчен дә,
Файда аздыр ялгыз гыйбадәтеңдә.
Инсаннар токымы ике төрледер:
Берсе өйрәтәдер, берсе өйрәнер.
Өйрәнмәсә дә һәм өйрәтмәсә дә,
Кеше түгел, хайван сыман нәрсәдер.
Син инде шуларның каюсы, әйтче?
Икенең бере бул, булма өченче.
Белем алган булсаң тырышлык белән,
Гыйлемне эшкә куй, тормышта куллан.
Белемең җитмәсә, өйрән янә дә,
Кулың тисен тагать-гыйбадәткә дә.
Ни ди, ишет, белкә-белем биргүче
(Белем белән бергә дин күверүче):
«Гыйлем өйрән һәм бер Аллага табын,
Гыйлемең кисәтер — кайда бар капкын;
Белемле догасы наданныкыннан
Савабында өстен була мең тапкыр».
Белдексез догага чагыштырып бак:
Галимнең йокысы да саваплырак.
Авыл-калада күп гыйбадәт мәгәр,
Мондагы савап зур — ике-өч кәррә.
Синең гыйбадәтең гел намаз кылу
Һәм ураза тоту, шулаймы улым?
Тагын анда нинди гыйбадәт-тагать?
Телең белән миңа сөйләп бир, аңлат.
Үзең инде «заһидмын» дип аталдың
Һәм шулай үзеңә авыр йөк алдың.
Өстәвенә шуңа горурлансаң син,
Тагатең югалта бөтен мәгънәсен.
Гыйбадәтне кеше күзеннән сакла
Һәм, күпме кылсаң да, аз дип хисапла.
Гыйбадәте булса яхшы кешенең,
Халыктан яшерер ябып ишеген.
Ни диләр бит — шундый мәгънәле сүз бар
(И, иге зат, шуңа кылгыл игътибар):
«Ирән батырлыгын һәрчак күрсәтми,
Тагать итсә йөз ел, аз дип исәпли.
Яшертен дога кыл — кеше күрмәсен».
Бу сүзем ихластыр, тиген димә син.
Гыйбадәт кыл яшьрен. Игелек исә
Яхшырак, халыкка ачык ителсә.
Халыкка файда кыл, арасын төзәлт,
Кардәш-ыруыңа якынлык күрсәт.
Бигрәк тә ятимнәр, тол карчыкларга
Күзсез, чулакларга һәм аксакларга.
Җәмәгать берлә кыл фарыз намазын,
Һәм җомга намазын — фәкыйрьләр хаҗын.
Хәләл мал-туар тап, өләш ярлыга.
Адашканның кулын тот, чыгар юлга.
Гыйбадәткә тиңдер саналмыш эшләр.
Шуны эшләгән зат тынычта яшәр.
Ә син бу эшләрдән тәмам ваз кичеп,
Намаз, руза дисең, холыклы егет.
Намаз, руза ул тик үзеңә кызык.
Файдасызга яшәү — миһербансызлык!
Ни шәп әйткән илдә сайланмыш бер мән,
Халык мәнфәгате өчен көярмән:
«Рәхимле ир илгә бер афәт килсә,
Яхшыга-яманга бер ярдәм итә.
Адәм баласы ул ярдәмчел булсын,
Һәм шундый булмаса тумасын, үлсен».
Юньле зат кешегә ярдәмчел була,
Илгә нигез-терәк менә шундыйлар.
Гыйбадәткә генә салышкан затлар
Алла рәхмәтенә лаек булмаслар.
Ходайга сөенеч китерим дисәң,
Барча мөселманга сөенеч эстә.
Илаһ мохтаҗ түгел табынуыңа,
Иге исем казган. Менә шул, туган.
Тагатьсез, әлбәттә, кеше дә түгел,
Инсан икәнсең, син гыйбадәтне бел.
Тагать-гыйбадәтне калдырма һич тә,
Тагать юлын кара һәм китмә читкә.
Ләкин гыйлеме киң берәү әйткәнчә,
И, егет, гыйбадәт кылсаң да гәрчә,
Савапларым күп дин кылма горурлык:
Белмисең ич — синең догаң кабулмы?
Бәндәнең бурычы — гыйбадәт кылу,
Тәңре ихтыярыдыр кабул булу.
И, Уйгырмыш, сине тиргәп язганым
Үзем өчен, дип үк уйлама тагын.
Килешсәң, сүземнең файдасы сиңа,
Берни дә тимидер, югыйсә, миңа.
Халыкка хезмәткә сине өндимен,
Көчеңне бүтәнчә кулланма, димен.
Әйткән сүзләремә игътибар кыл да,
Чын тапсаң, кайтырга чык шундук юлга.
Минем белән бергә эшләвең кирәк;
Халыкны күтәрү — бу эш изгерәк.
Үзеңә эш, миңа изге ат алсаң,
Ике дөнья бәхтен бирер бер Аллам.
Миңа изгелек бир, үзең изге бул.
Иге ир кешегә төзер иге юл.
Минем изгелеккә сәбәпче бул син,
Савап бирер Алла, и, батыр дустым.
Ни ди, ишет, әнә бер таҗик белкә
(Таҗик галимнәре данлы һәр илдә):
«Каю бий иленә файда китерә,
Ил аңар шатланып көч-куәт бирә.
Сорама үзеңә — көч сора бийгә,
Бийгә сораганың — ул бөтен илгә!
Кара кемсә иге булса — үзеңә,
Ә бий иге булса — халык көн күрә».
Кеше дип әйтәләр, кем соң ул кеше?
Кеше илгә файда китереп яши.
Бар адәм баласы мактый изгене,
Кая изге, аны мактыйк без бүген.
Шул ул изге — илгә игелек кылса,
Изгелеге илгә багышлы булса,
Рәхимле булыр ул — илгә изге зат,
Хәерле эш кылса, изгеләргә баш.
Моны сөйләп хатка юллар йөгерттем.
Сүземне төзәттем, каләмне сөрттем.
Әгәр калган булса тагы бер сүзем,
Кардәшең җиткерер — әйтер, аййөзем!
Төреп, бәйләп, тамга куйдырып, хатны
Үгделмеш кулына биреп озатты.
Һәм әйтте: — Бар, тагын нинди сүз белсәң,
Яраштырып әйтеп кара, и, бөкәм.
Каты тор, ничек тә алып кил бире,
Коры килмә ансыз, и, баһадирым.
Белкәләр ни диләр (беләсең үзең):
«Оста илче җибәр – озайтма сүзне»[3].
Сүз талкып торулар миңа ник инде:
И, тугрым, бар хикмәт сиңа билгеле.
Ниләр әйтәсеңне үзең беләсең,
Тап ысулын шунда, эшлә кирәген.
«Әйе», – диде торып чыкты Үгделмеш
(Ул ипле коллыкка яшьтән күнелмеш).
Атын менде, өйгә таба борылды.
Өйдә изүләрен чиште, кырынды.
Кояш башын иде һәм җиргә иңде,
Корымланды якты дөньяның йөзе.
Толымын төшерде күк, йөзен япты,
Толым илә астны-өстне каплатты.
Юынды Үгделмеш ястү намазга.
Түшәк алып ятты, оеп беразга.
Билеңләп уянды, күтәрде башын.
Күрде — кара зәңги бетерә эшен [4].
Торды, юынды һәм намазга басты,
Дога кылды, бераз тәсбихен тартты.
Алтынлы калканын кояш күтәрде;
Якты дөнья кинәт көлеп җибәрде.
…Иярләп бүз атын, тотып тезгенен,
Егет кардәшенә китте тиз генә.
Барып җиткәч тауга көн буе чабып,
Аттан төште, теге хөҗрәне табып.
Һәм әкерен генә ишек шакыды.
Узгырмыш уянды, ишек ачылды.
Кардәшен күргәч үк чыкты үзе дә.
Кочаклап алды һәм үпте йөзеннән.
Кулыннан алды һәм өенә кертте.
Урын бирде, кыстап, шунда утыртты.
Ниһаять, сөенде кардәш килүгә.
Кулларын күтәреп, кылдылар дога.
Ни куаныч-шатлык, кеше аерылып,
Исән-сау кавышса, кунакка килеп.
Ни изге эш — кардәш килсә ерактан,
Күрү өчен килсә, ихлас йөрәктән.
Ни күрекле нәрсә, күрче, әгәр дә
Фикердә булсалар кардәшләр бердәм.
Ни ди берәү: — «Әгәр булсаң шәфкатьле,
Күреш, яңартылып торсын кардәшлек.
Аерылган дуслар күрешсә берчак,
Сагыш була кыска, ә шатлык — озак.
Ни күрекле булыр ки без — туганнар
Аерылгач, исән һәм сау кавышсак».
Узгырмыш сорады кардәш-ыруын,
Үгделмеш әйтте бар да сау булуын.
— Хуш, — диде Уйгырмыш — безнең хозурга
Ничек килеп җиттең, хөрмәтләп-зурлап.
Ишеттем мин сине илбик белән, дип,
Халыкка хезмәттә алар бергә, дип.
Нигә килдең икән, эшең калдырып,
Ил йөген иңеннән бераз алдырып.

Үгделмешнең Узгырмышка җавабы


Җавапта Үгделмеш әйтте: — Мин үзем
Күрим әле, дидем, кардәшем йөзен.
Шуннан инде, кубып, күрергә килдем,
Сагыш төеннәрем чишелсен, дидем.
Көсәндем мин күптән сине күрергә,
Бүген менә форсат таптым килергә.
Шактый вакыт үтте сине күргәнгә,
Вакыт табылмады үткән көннәрдә.
Инде форсат чыкты, менә килдем, күр,
Сиңа сөйләп торам, Аллага шөкер.
Шулай инде, бәндә тик исән булсын,
Максатына җитә, рәхимле дустым.
Ни ди бер эстәгән — көстәгән кеше —
Вакытның чамасын үлчәгән кеше:
Эзләгәнең, исән булсаң, табылыр,
Сагынышкан ярлар беркөн кавышыр.
Догалар кылгучы, исәнлек телә:
Һәрнәрсә табыла исәнлек белән.
Мин дә теләгемә, шөкер, ирештем:
Исән булгач, синең белән күрештем.
Бу — кереш. Моннан соң озын сүзем бар,
Аны сөйләп бирим, итсәң игътибар.
Якын күрүеңә бирсен бер Ходам,
Мең-мең төмән байлык белән изге дан.
Үзе теләгәнчә корса гомерен,
Кеше ансат яши, и, зур белемлем!
Ишет дөнья күргән кешенең сүзен,
Мәгънәсенә төшен, и, күңеле киң!
«Кайсы якка бакса теләк-мәелең,
Шул якка турыдан йөрү хәерле.
Җаның теләп барсаң, ерак җир – якын,
Барып җиткәч, әсир булыр күңелең».
Һәм, өстәп, Үгделмеш әйтте шул сүзен:
Сине уйлап, сине телдән төшермим.
Торлагыңны, кардәш-ыруны ташлап
Ерак чүлгә киттең. Һәм юк юлдаш та.
Үзеңә кыенлык йөкләп, ялгызың,
Ач-ялангач… Тиңсез батырсың үзең.
Туганнарың сине уйлый һәрбере,
Күңелләрен юат. Күрешеп йөре.
Ялгыз яши алмый Адәм баласы —
Кайчагында авырып-чирләп каласың.
Шуны уйлап өйдә ята белмәдең.
Синең хакта сагыш хисен җиңмәдем.
Сиңамы тик тәмуг яралткан Тәңре,
Яки бар газаплар сиңа дигәнме?
Ни бу, нигә болай азап чигәсең?
Ачык кына сөйлә — килә беләсем.
Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә.
______________________
1. Бөтек - язу, хат.
2. Дәвәт - язу приборы (кара һәм каләм).
3. Күрәсең, борынгы мәкаль, "оста илче үзе дә ничек сөйләргә кирәкне белә" мәгънәсендә.
4. Ягъни, төн үткән, яктыра башлаган. Кара зәңги - кара (негр) кол - төн символы.
Әсәрнең гыйнвар һәм февраль аенда басылып чыккан өлешләре белән таныша аласыз.

Теги: Йосыф Баласагуни (Йосыф Хасс-Хаҗиб) Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру