Кутадгу билик

Игътибарыгызга «Котадгу билик» әсәренең март аенда (2016 ел) басылган өлешен тәкъдим итәбез. Әсәр филология фәннәре докторы, профессор Рифкать Әхмәтҗановның шигъри тәрҗемәсендә бирелә.
Тәгамь бир һәркеменә, калмасын ашсыз.
Берәү дә йөрмәсен «мин калдым ач», дип.

Коры-сары белән сыек ашларны,
Җимеш белән шикәр-балны алмаштыр.

Хәлең җитсә, ертыш йоласын үтә,
«Теш хакын» [1] бир, шулчак артык сүз бетә.

Аш-су турында сүз төкәнде, тәмам.
«Кайтыйм», дисә кунак, озат капкадан.

Чакырулы булыр бу ашка дүрт төр,
Баручы төре дә гадәттә дүрттер.

Берәү ашка килә кем өндәсә дә,
Кыстатмыйча ашый биргән нәрсәңне.

Ләкин үз өенә кунак чакырмас,
Ашый бер борынга [2] өйдә ялгыз баш.

Икенче берәүләр ашка барырлар,
Үзләре дә, күр дә тор, чакырырлар.

Өченчеләре исә чакырсаң, килми,
Үзләре дә ашка чакыра белми.

Тере димә андый затны, үлек ул,
Кеше белән кеше була белми ул.

Тагы бертөрлесе ашка бик йөрми,
Ләкин үзенә еш кунаклар өнди.

Менә моның һәйбәт юсык-юрыгы,
Бөкә-белкә мактый аның кылыгын.

Кирәк – ашка йөре, кирәк – йөремә,
Күп ашау саулыкка китерми бер дә.

Күп ашаган бәндә һәрчак хаста ул,
Йөзе саргылт булыр, авыр атлавы.

Менә нәрсә әйтә бер имче, күрче,
Сәламәтлек һәм дә холык белгече:

«Тамактан керә чир, агулый ашың,
Чир картайта, кеше яшәми яшен.

Тамагын тыйган зат яшәр дарусыз,
Агарынып йөрмәс, алсу булыр йөз».

Менә шулай кунак — табын тәртибе,
Өндәү һәм өндәүгә баруның ибе.

Белгәнне сөйләдем аш-су турында,
Бу хакта сүзләрне туктатыйк шунда.

Бу дөньяның шулдыр юсык-юрыгы –
Кеше белән кеше булу кызыгы.

И, күңелем нуры, хаклык сөючем,
Сүземә игътибар ит, зинһар өчен.

Уйгырмыш Үгделмешкә үзенең дөньядан йөз чөереп, теге дөньяны көтүен сөйли

Җавапта Уйгырмыш әйтте: — Сүзеңне
Ишеттем, инде син тыңла үземне.

Синең бу сүзләрең дөрес. Аларны
Тоткан зат һичшиксез тотар дөньяны.

Ләкин ул эшләрне кылыйм, дигәнче
Белү кирәк, углан, шуны тирәнтен.

Кеше шундый михнәт белән казганган
Мөлкәт нигә гомер бик аз калганда.

Бу дөньяны куып йөрсә ки кеше,
Ятып кала тагать-гыйбадәт эше.

Күр, син килгәләгән шушы арада
Азмы гыйбадәтем калды казага?

Берәү белән шулай булашсаң, инде
Күпләр нишләр? Гафу, көчләмә мине.

Авыл-шәһәр ара йөргән чагымда
Ничә сүз һәм эшләр чыгар тагы да?

Кайчан гыйбадәткә вакыт табылыр?
Димәк, миңа тагать юлы ябылыр.

Тиле яшьлек үтеп, картайган мәлдә
Яшәдем тагатьтә һәм кылдым тәүбә.

Инде кыргыйлыкка кабат китимме?
Килешерме миңа бу эш, рәхимлем.

Ни күп белек бирдең, дәрья гыйлемлем,
Ишет инде мине, әүлиям минем.

Егетлектә кыл син карыйлык эшен,
Җитешми, картайгач, вакыт һәм көчең.

Егетлектә тырыш, гыйбадәттә бул,
Картайгач, зыяны булмас аның, бел.

Яшьлектә һәрякка изге юлны тот,
Олгайгач, сүнүгә бара ич дәрт, ут.

Ни шәп хәл ки, күрче, егет чагында
Кеше кямил булса барча ягыннан.

Ни кызганыч хәлдер, картайгач, кеше
Кылмакчы булса нәкъ егет кылмышын.

Дөнья малы кирәк тереклек өчен,
Яшәү бетсә, мөлкәт җуя мәгънәсен.

Гомрен сарыф итеп мөлкәт җыючы
Үлгәнендә әйтер: кая куйыймчы.

Мин кылсам син әйткән дәүләт хезмәтен,
Белеп дуслык, тәртип, халык гадәтен,

Азакта ни файда миңа, үземә,
Кирәк булгач ике парча бүз генә…

Тырышып, бер тирләү һәм бер туңудан
Нәтиҗә икедер тик, мөселман.

Бере — дөнья малы шатлык күңелгә,
Икенчесе — сүзең үтә илеңдә.

Шәп булыр иде дә шундый хәлеңдә
Үлем килми, яшәп калсаң мәңгегә.

Бар иде ул хәлләр, тик үлем килде,
И, акыллым, дөнья нәрсәгә инде?

Кеше котлы булса, билгеләре бар:
Аның игелеге балкыта нурлар.

Кешене өйрәтсә котсыз кемсәләр,
Картлыгы килгәндә бигрәк пис [3] алар.

Гыйльме киң бер белкә шәп сүз калдырган
(Ишет һәм хәтерлә, ал йөзле туган):

Кеше котлыгы шул — олыгая барып,
Исәрлеге бетсә, изгелек артып.

Төгәл билгеле карт зат котсызлыгы:
Йөгертә нәфесе һәм комсызлыгы.

Кайда ул җир шаһы булам, дигән зат —
Тимер шәһәр корып яшәгән Шәддат?

Кайда ул җаһил эт — җиргә һәм күккә
Шаһ булмакчы Нәмрут, каракош җиккән?

Кайда ул «мин — Тәңре» дигән фиргавен [4]?
Су төбенә бәрде Тәңребез үзен.

Кайда ул хисапсыз мал җыймыш Карун?
Җир аяусыз йотты үзен һәм малын.

Кайда ул гарептән шәрыккә кадәр
Җир яулаган «мөгезле Искәндәр» [5]?

Кайда таягыннан зур елга ясап,
Диңгездә коры юл ярдырган Муса?

Кайда ул җеннәргә, хәтта, баш булган
Дөнья хөкемдары Сөләйман?

Кайда ул үлекләр тергезгән Гайсә?
Аның үзен тотып астылар хачка.

Кайда кешеләрдән иң-иң сайланмыш
Мөхәммәт. Ул да юк — дөнья хәзер буш.

Бу мәзкүрләрне дә тоткач, соң үлем
Аярмы сине, и, холкы күреклем.

Бу рәвешледер ул бу дөнья заңы,
Кирәк ничек уйла, истә тот аны.

Багып күр син җирнең кара куенын:
Ничә кеше керде — тик юк туемы.

Ачып, күрсәң иде җир катламнарын —
Ничек ятканнарын асыл затларның.

Ни шәп бәкләр кара җиргә катылган,
Ни белкә-бөкәләр череп юк булган!

Җир астында колны бәктән аермам,
Һәм аермас күзем байны ярлыдан.

Тап-таза һәм көяз, шәп егетләрнең
Юк монда тын-өне һәм кан тибрәве.

Менә шундыйлар да ябынгач җирне,
Синме соң, йә минме калырбыз тере?

Йөрүле-торулы ярсу зат-инсан,
Бер тарафка сапмас барган юлыннан.

Үземнән китәрдем арзу-теләкне,
Бер Алладан үзгә юктыр йөләгем [6].

Кешене кол иткән соклык-комсызлык,
Нәфестән котылдым, инде күзем тук.

Ни ди, әнә заһит булган кемсәләр,
Дөнья кайгыларын куйган кемсәләр:

Дөньяда үземә кирәкне таптым –
Хирыс күзлегемне еракка аттым.

Читкә куйдым дөнья максат-арзусын.
Теләгем төкәнде, әйтелде сүзем.

Бу дөнья, асылда, чәчүлек мәйдан –
Ни чәчсәң, нәкъ шуны урырсың анда.

Игелекләр чәчсәң, уңар игелек,
Игелектән чыгар аш һәм кигелек.

Яман орлыклардан яманлык туар,
Ул исә җилкәңә менеп үк кунар.

Нәфес — арзулардан арынмасам, мин
Изгелек хәленә ирешәлмәмен.

Сине куймый икән, син дөньяны куй,
Синнән туймый икән, син дөньядан туй.

Син аны куймасаң, куяр сине ул,
Син аннан туймасаң, туяр үзе ул.

Әгәр шулай икән — нигә бу дөнья?
Шулай уйный икән — сана уенга.

Теге дөнья эше уеңда булсын,
Уең мәңге яшәү турында булсын.

Тагын да игерәк дөньяны ташлап,
Ахирәтне генә кайгырта башлау.

Ике дөнья бер куш, иясе дә бер,
Ник бу дөнья? Язмыш тегесендәдер.

Түрәткәнне тапсаң, түрәлү — сиңа,
Яралтканны тапсаң, яралу — сиңа.

Түрәткәнгә тагать итүне куеп,
Түрәмешкә хезмәт итимме оеп?

Ике төрле була хезмәтче хәле,
Йә хезмәте ярый — арта сәмәне.
Йә — ярамый. Үзе имгәк диелә
Вакыты заяга китә, ул бөлә.

Яраса хезмәт, бий күтәрсә тагы,
Ирексез ул, сәрай җибәрми аны.

Бер ач, бер тук ялчы йөгергән чакта
Бий мәшәкать чикми, ял итеп ята.

Әгәр хезмәтләре ошамаса, күр,
Әрәм була менә бөтен бер гомер.

Кайда хезмәткәргә, әйтче, файдасы
Бу хезмәттә табыш — асу [7] кайда соң?

Ни ди, ишет, әнә бер Ил иркене [8]
(Хезмәтче хакында дөрес хөкемле):

«Багып күрсәң, начар бийләрдә эшләү:
Хезмәтеңчә генә бәяләмәсләр.

Хезмәтең яраса югалыр иркең,
Ярамаса, абруй төшәр көннән-көн».

Ышанма хезмәткә, и, хезмәте бар:
Шәп хезмәткәр булыр, ахры, бер тавар.

Бийем мактар, дисәң, сасытып сүгә,
Бий шатлана, дисәң, ул кашын төйгән.

Төгәл белеп булмый аның кылыгын:
Алынырмы аннан тиеш алыгың [9].

Төпсез, егет, читсез, дөнья кәрабы,
Җил ул, күләгә ул, юктыр карары.

Сагым [10] кебек ич ул — күренә генә,
Тотыйм, дисәң, бетә, юк була кинәт,

Бу идарә коры [11] килер кизүле,
Тиз үк корыр, бер тере ул, бер үле.

1. Ертыш — «бүлгәләп кунакларга бирелә торган тукыма-кумаш кисәкләре», татар-башкортларда бигрәк тә туй мәрасимендә кулланыла. Теш хакы — «күчтәнәч» мәгънәсендә булса кирәк.

2. Чагыштыр — хәзерге телебездә «өч борынга керү — өчәүләшеп мәҗлес оештыру».

3. Пис – «күңел кайтаргыч, әшәке» (татар сүзлекләрендә еш кына китерелә).

4. Мөселман язучылары фиргавен дип бер генә кешене — Муса пәйгамбәрне куып, диңгезгә баткан фиргавенне генә беләләр.

5. Мөгезле Искәндәр — Александр Македонскийның кайбер һәйкәлләрендә ике мөгез сыман чыгынты — тиара бизәге күренә. Шуннан чыгып, мөселманнар аны «Искәндәр – Зөлкарнәй» — «Ике мөгез иясе Искәндәр» дип атаганнар. Аның «ике мөгезле» булуына баглап төрле хикәятләр, мәсәлләр чыгарылган. Ике мөгезле тиара исә борынгы Мисырдан килгән.

6. Йөләк — «арка үзәге, умырткалык», күчермә мәгънәдә «төп терәк» — (бу сүз татар сөйләшләрендә дә бар).

7. Асу — «табыш» — татар сөйләшләрендә хәзер дә кулланыла.

8. Иркен — «феодал» (булса кирәк). Әркян «дәүләт эшлеклесе» булырга да мөмкин.

9. Алык — «алына торган нәрсә (эш хакы һ.б.)», алыкман — «(товарда) нетто; урылган игеннән чыгасы (көтелгән) ашлык күләме».

10. Сагым — «мираж; проекция».

11. Кор — гомумән «билбау», монда «вазифа», пост.

Комментарий язарга