«Күшеккәндә җәйге салкыннан Җылынырга син кер…»

Ут бар әле тәрәзәмдә. Ут бар.
Күшеккәндә җәйге салкыннан
Җылынырга син кер.
Нинди хәсрәтең бар, борчуларың –
Һич тартынып тормый миңа
Барысын да җиткер…

Тыңлармын да, аңлап юатырмын,
Монда калыр монда сөйләгән –
Мин гайбәтче түгел.
Тик ялгышып, я адашып, зинһар,
Кагыла күрмә минем хисләргә –
Мөлдерәмә күңел…

Саксыз сүзең, ялгыш хәрәкәтең
Куар мине өйдән. Туңып җәйнең
Чамасыз кызуыннан
Мин китәрмен утлы тәрәз эзләп…
Тик җил көләр койма артларында
Акылдан язуымнан…

Тик җил көләр! Ул да, минем кебек,
Күтәрәлмас йөкне күтәрә.
Мең сер сыйган бу киң күңелгә
Нахак сүзең, ялгыш хәрәкәтең
Сыя алмас…
Күңел тәрәзәмнең
Утын, зинһар, саксыз сүндермә…

…Ут бар әле тәрәзәмдә. Ут бар.
Күшеккәндә җәйге салкыннан
Җылынырга син кер.
Күңелем якты, юк усаллык,
Көнчелек һәм мәкер,
Юк өемдә сихер…

 

Халисә Ширмән

Фото: pixabay

Комментарий язарга