Журнал «Безнең мирас»

Мирхәйдәр Фәйзи: Курчак уйнар идем менә

Журналда драматург Мирхәйдәр Фәйзинең көндәлекләрен бастыруны дәвам итәбез. Аларда әдипнең хис-кичерешләрен, драматург, артист булып җитлегүен, шул чорның вакыйгаларын күзәтергә мөмкин. Текстларны басмага текстолог Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.


___________________

1909 нче ел. Утарда ай ярымдай тордым. Зыя җизнидән төрек теле өйрәндем. Бергәләп төрекчә романнар укыйбыз. Ашларының һәйбәт булуы белән, мөмтаз (уңган) Сабирә җиңгинең тәрбиясе белән хатирәләр тагы төгәлләнде. Мин аларда торганда Шакирә апайдан Җәүдәт туды. Аның туена каладан әти белән әни килеп киттеләр. Алардан соң мин дә калага кайттым.


Орскида җүнәтеп кешегә катышмый, тиңнәрем белән дуслашмый кыш һәм җәйне үткәрдем. Уку һәм язу белән ирмәк табам. Рус спекталендә күргән “Два Иван Петровича” исемле комедиягә тәкълид итеп (ияреп) “Ике Хәсән” исемле бер нәрсә оештырдым. Шулар белән көнем уза. Саусызлык сәбәпле, һич эшкә катышмыйм. Табигатем буенча да хозяйственный эшкә мәелем (теләгем) юк. Бер дә аның белән җуана алмыйм. Атлар, юргалар белән дә ирмәкләнмим. Аучылык та кызыктырмый. Әгәр тирәдәгеләрем көлмәсә, курчак уйнар идем менә.


1910 нчы ел. Тарихка алырлык бер кыйммәтен тапмыйм. Гомумән күңелсез үткән бер елым.


1911 нче ел. Кала тормышы рухыма муафыйк түгел. Авыл тормышына ашкынып, боегып яшим. Орскига мәхәббәтем юк. Бу көнгә кадәр җүнәтеп кешегә аралашмый тордым. Бу ел гына бәгъзе бер егетләр белән мөнәсәбәт башладым.


Шигырьләр язган булам. “Идел” газетасында, “Акмулла”, “Ялт-Йолт”та вә башка газеталарда шигырьләрем басылгалады. “Чәчәкләр арасында” исемле бер балалар пьесасы тәрҗемә сымак итеп, “Сабах” көтепханәсе аша бастырдым.


Июнь 1ендә Габдуллаҗан Мангутов, Хәмитҗан Әдһәмов, Әхмәтгали Богдалов, Баттал Шаһидуллин, Габдулла Хәсәнов, Мәгъсум Шәмсетдинов, Мөхәммәтҗан Сәлимҗанов, Хәбибулла Садыйков, Ибраһим Ваһапов, Хуҗа Гобәйдуллиннәр белән Яркаенга кырга чыктык. Бер көн кунып, уеннар, эчемлекләр белән дуйт иттердек. Яшьлекне гәүдәләндергән бу чыгыш күңелләргә матур хисләр тудырды. Былтыр да беркадәр яшьләр белән Хөснулла тегермәненә кырга чыгып, матур хатирәләр Раков Вәли, Гарифлар калдырылган иде. Бу елгы бәйрәмнәрдә иптәшләр белән мәҗлесләргә чакырышып күңелле генә үтте. Орски яшьләренә нык кына катышып киттем. Габдуллаҗан Мангутов белән дә дусландым.


Кыштан ук Орскида татарча театр ясау уе белән репетициягә тотындык. Бер көн беребезнең, бер көн беребезнең өенә барып репетиция ясыйбыз. Соңынтын өй иясе сыйлый. Бу йөреш үзе бер ямь бирә.


Театр уйнау уе белән ялгыз җенләнеп йөргән мин, Хуҗа Гобәйдуллин, Габдулла Хәсәнов, Исмәгыйль Мозафаров исемле егетләрнең дә шул хыялда йөрүен ишеткәч тә, бик тиз барып табыштым, таныштым, дусландым. Башка иптәшләр дә табып түгәрәкне зурайттык. Һәм, бер программа төзеп, күңелле генә иттереп яши дә башладык. Төрле манигълар (тыюлар. – Ред.), аталар тарафыннан корылган киртәләр сәбәпле, кыш театрны ясарга муаффәкъ булмасак (ирешә алмасак)  та, түгәрәкне яшәттек.


Җәй көне Шодадан Сәетгәрәй абзый җиңги белән килеп кунак булып киттеләр.


Былтыр Мортаза абый берәү белән компания булып мануфактура кибете ачкан иде. Ачылган көннән алып мин кибет хезмәтенә керештем. Кассада утырам. Көнем кибеттә уза.


Мортаза абый 90 сумга бер тоташ никель велосипед алып бирде. Бу миңа бик кадерле бүләк булды. Кайда барсам да, велосипед белән генә йөри торган булдым. Габдуллаҗан белән якшәмбе көннәр Орски тирәсенә сәяхәтләр ясыйбыз. Көннәр ямьле уза. Бу вакыт миңа 19 яшь иде.


“Сәйяр” труппасы килеп өч спектакль куеп китте. Оренбур губернаторыннан җәмгыяте хәйрия файдасына куярга рөхсәт алдык. Кызлар катышуны хыялга да китергән юк. Үзебез хатыннар күлмәге киябез. Мин дә кызлар булып уйныйм. Әнидән һичбер сүз юк. Әмма әти белсә, эш начар. Курка-курка эшне алып барабыз.


Август, 9ында спектальне үткәреп җибәрдек. Тигез генә чыкты. Орск тарихында татарча театрны башлап уйнаучы “Сәйяр” труппасы булса да, сәхнәдән иң беренче сүзне әйтү миңа насыйп булды. “Оят күз яше” драмасында Маһи булып иң тәү сәхнәгә кердем: “Әйдә, әйдә, Нәүбәһар абыстай!” – дип спектакльнең бисмилласын әйттем.


Үзебезнең спектакльдә “Югалган хатын” белән “Түләшү” куелды. Бу беренче спектакльгә катнашучы егетләр: Хәйдәр, Фаиз, Хуҗа Гобәйдуллин, Габдулла Хәсәнов, Исмәгыйль Мозафаров, Гариф Галиәкбәров, Габдулла Әмиров, Хәбибулла Садыйков, Гыйззәтулла Надиров, Мөхәммәтҗан Сәлимҗанов, Габдулла Юлдашев, Габдулла Җаппаров, Баттал Шаһидуллин, Гайнетдин Сәгыйтьдинов. Барысы унөч кеше. Хасил иткән акчабызны җәмгыяте хәйрия, театр акчасы хәрам, дип алмады. Бәхетсез акча ике арада йөри-йөри әллә кая китте.


Сентябрь 12есендә “Бүләк өчен”, “Кияү эзләү”, “Кызлар шулай кызык итәләр”не; декабрь 10сында “Яшь хатын”ны уйнадык. Эш юлга куелды. Матур гына хәрәкәт итәбез. Рухландык. Матур мәҗлесләр ясыйбыз, ду киләбез.


Кибеттә, касса артында утырган хәлдә, “Яшьләр алдатмыйлар” исемле пьесаны яздым. Габдулла Әмиров белән бергә “Бизәнү”не яздык.


Көндәлекне тулаем "Безнең мирас" журналының 9-11 саннарыннан укырга мөмкин

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру