Журнал «Безнең мирас»

Күптән инде...

Күптән инде үксеп елаган юк,
Күптән инде шашып көлгән юк.
Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа - белгән юк?
Күптән инде җылы яңгырларга
Кочакларны җәеп кергән юк.
Күптән инде йолдыз санаган юк,
Күптән инде айны күргән юк.
Күптән инде язгы күкрәүләрдә
Ярга ятып учак яккан юк.
Күптән инде, күптән югалткан юк,
Күптән инде, күптән тапкан юк.
Бураннарда күптән адашкан юк,
Давылларга күптән тарган юк.
Күптән инде, күптән сайраган юк,
Күптән инде яфрак ярган юк.
Күптән инде янып ашыккан юк,
Мең үкенеп соңга калган юк.
Бер сокланып тыңлар дөреслек юк,
Бер ышанып тыңлар ялган юк.
Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды,
Нәрсә булды миңа — белгән юк?
Күптән инде, күптән яшәгән юк,
Күптән инде, күптән үлгән юк.
Күптән инде күзләремне тутырып
Караган юк дөнья күзенә.
Сүз тидермим диеп яши торгач,
Күз тидeрдeм мәллә үземә?!
Коткарыгыз мине, коткарыгыз
Тик бер генә көнгә булса да!
Сез аңларга тиеш минем хәлне
Сезнең дә бит хәлләр шул чама...
Нияз Акмал
Фото: pixabay

Теги: Нияз Акмал Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру