Журнал «Безнең мирас»

Кулга алынган Баян

1946 еллар тирәсендә Татар академия театрының әдәби бүлек мөдире булып Баян Гыйззәт эшли башлый. Бер тапкыр татар артистлары НКВД хезмәткәрләре өчен театр бинасында концерт куярга тиеш булалар. Баяннары булмау сәбәпле, аны милиция хезмәткәрләре клубыннан алып торалар. Икенче көнне ике милиционер, театрга килеп, баянны алып китә. Салих Сәйдәш моны күреп тора да хәйләле генә елмаеп куя. Менә берзаманны театр кешеләре арасында сүз тарала: Баянны кулга алганнар икән. Имеш, аның хаталары чыккан икән дә, ике милиционер бүген килеп алып киткән икән...


Театр халкы пошаманга төшә. Чышын-пышын сөйләшүләр күбәя. Шулай бергә җыелышып, кулга алынган Баян Гыйззәт турында сөйләшеп торганда, театрга Баян Гыйззәт үзе килеп керә. Барысы да шакката:

- Бәй, әнә ич Баян исән-сау! – диләр алар беравыздан.


Шулчак Сәйдәш, кулын сузып:


- Исәнме, Баян, сине чыгардылармыни? — дип сораган була.


- Каян? - ди Баян.


- Милициядән! - ди Сәйдәш. - Әле генә әйткәннәр иде, имеш, сине ике милиционер алып киткән.


Шулчак каравылчы кычкыра:
- Ике милиционер үз баяннарын алып киткән иде, шуны тыкылдыйлар алар, - ди.
Шунда гына бу шомлы шаяруны Сәйдәш оештырганлыгы аңлашыла.
Артистлар рәхәтләнеп бер көлә. Әмма һәрберсенең күңелендә бу көлүдән юшкын кала.

(Баян Гыйззәт авызыннан. 1983, 22 сентябрь)


Рабит Батулла


Фото: chekmagush-cbs.ru

Теги: Рабит Батулла Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру