Журнал «Безнең мирас»

Гөлүсә Батталовадан яңа шигырь - "Көзләрем кайда?"

Вак-төяк чүп-чарга абынып,
Борынны канаткан көннәрем...
Мин тәмам сизми дә калганмын
Килгән дә җиткән бит көзләрем!
Йөгерәм-йөгерәм, тотам, дип,
Дөньяның һичьюгы койрыгын.
Кайчан соң үтәргә өйрәндем
Ваемсыз замана боерыгын?
Әнә бит өзелде бер яфрак -
Уралды пәрәвез-тоҗымга.
Өлгерим әнә шул тылсымны
Күрсәтеп улыма-кызыма.
Җан фәрман ашыккан вакытның
Мизгелен туктатыйм булмаса.
Ни диеп әйтермен, иләс җан
Көзләрем кайда дип сораса?
Ни диеп әйтермен, күңелнең
Күзләре йомылса бөтенләй?
Кыйнагыз, тиргәгез! Битараф
Җанымны тунагыз тереләй!
Уянсын суынган хисләрем,
Ачытсын, әрнесен яралар!
Көзләрдә үлем юк, көзләрдә -
Яшәүнең яңасы ярала!
Абынсам, егылсам - торырмын,
Чүп кенә ярылган маңгай да...
Йөрәкне дәвалап өлгерим
Тоҗымнар биешкән уңайга...
Гөлүсә Батталова 
Фото: pixabay

Теги: Гөлүсә Батталова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру