Көтмә инде, көтмә… (Әнигә багышлыйм)

Ана үрдәк бәбкәләре белән,
Ә син ялгыз үзең барасың,
Син көнләшеп аның бәхетеннән,
Моңсу гына озатып каласың.

Кайда китте синең балаларың?
Арыслан күк батыр улларың?
Өмет белән һаман күзәтәсең,
Кайтырлар, дип, киткән юлларын.

Былтыр койган алма какларын син,
Чикләвекләр җыеп киптереп:
– Аларга! – дип, һаман саклыйсыңмы
Сагыш белән көтеп, тилмереп.

Төшләреңдә һаман алар белән,
Көндезләрен укып хатларын,
Теткәләнгән кәгазь битләренең
Һәрбер сүзен инде ятладың.

Язлар килер чәчәк исе бөркеп,
Сыерчыклар кире кайтырлар,
Яңарырлар шунда йөрәгеңдәге
Бертуктаусыз янган кайгылар.

Бал кортлары очар, күбәләкләр
Берсен-берсе куышып уйнарлар,
Чәчәкләргә күмелеп торсалар да,
Куандырмас сине тугайлар.

Җир тетрәгән давыл уты, бәлки,
Карлар белән эреп югалыр,
Дөнья тынып калыр. Йөрәкләрдә
Кавышу хисе кабат кузгалыр.

Өчесенең берсе кайтмасмы, дип
Син көтәрсең һаман аларны,
Ишек каккан саен кочакларга
Әзерләнеп сөйгән балаңны.

Көтмә инде, көтмә, изге карчык,
Җир куенында ята улларың,
Чәчәкләргә биреп, илгә булган
Мәхәббәтле керсез уйларын.

 

Абдулла Алиш

Фото: pixabay

 

Комментарий язарга