Көтебе ситтә вә мөәллифләре

Галимнең әлеге мәшһүр әсәре журналыбыз укучыларына кыскартып тәкъдим ителде. «Мәүдуг (ялган) хәдисләр.Хәдис уйлап чыгаручылар. Мәүдуг хәдисләр хакында басылган хезмәтләр»,  «Хәдискитаплары белән гамәл кылу» исемлебүлекләре белән сайтта таныша  аласыз.

Хәдис гыйлеме һәм Русия исламнары [1]

Русия исламнарының хәдис гый­леменә булган мөнәсәбәтләрен белер өчен гомуми рәвештә булган «гыйлем» тарихларын күзәтеп чыгу тиешле. Гыйлем тарихлары беленсә, хәдис гыйлеме хакында булган хәлләр үзеннән-үзе мәгълүм булыр.

Русия исламнарының гыйльми тарихлары безнең тикшерүебезчә, аптырау дәвере, Дагыстан дәвере, схолас­тика дәвере, уяну дәвере исемле дүрт дәвергә аерыла.

Беренче – «аптырау дәвере». Бу дә­вер Казан мәмләкәте Русия кулына кергән көннән башлана. Бу дәвердә мөселманнар дин ирегенә хуҗа түгел иде. Ислам дине, рәсми дин буларак, хөкүмәт тарафыннан танылмаган иде. Моннан башка Волга (Идел) белән Урал арасында Агыйдел белән Чулман буйларында башкорт гаугалары дәвам итеп тора иде. Шул сәбәпле, исламнарның хәлләре өметсезлектә һәм аптырауда үткән, гыйлем һәм мәгърифәт юлында бер адәмгә дә йөрергә мөмкин булмаган.

Икенче – «Дагыстан дәвере». Бу дә­вердә исламнар үз акылларын башларына җыеп, шулай хиссез һәм хәрәкәтсез торудан гүзәл нәтиҗә чыкмаячагын аңлап, укырга, дигән фикергә килгәннәр һәм ничә мәшәкатьләргә дучар булсалар да, Дагыстан тарафларына шәкертләр җибәреп, гыйлем алдырдылар; Дагыстан вилаятеннән кайткан шәкертләр үзләренә күрә мәктәпләр төзеп яки үз йортларына җыеп, милләт балаларын укыта башлаганнар. Бу дәвердә таралган гыйлем гарәп нәхүе (синтаксисы), сарыфы (морфологиясе) һәм дә фикыһ фәннәреннән гыйбарәт булган. Дагыстаннан килгән шәкертләрнең рәсми язулары дөрес, гүзәл булып, мәмләкәтебездә булган иске язма хезмәтләр [шул] буыннар һәм буыннарның шәкертләре тарафыннан язылган булулары мәгълүм. Боларның укыткан нәрсәләре җитди, файдалы булып кешеләрнең әхлак һәм гадәтенә яхшы тәэсир иткән. Бу дәвердә Коръән һәм хәдис гыйлемнәре укылмаган булса да, кешеләр арасында гүзәл холык, ислам буенча туганлык, әдәп, инсафлылык таралу җәһәтеннән «алтын дәвер» дип саналган.

Өченче – «схоластик дәвер». Бу дәвердә башкорт гаугалары басылып, Оренбург шәһәре төзелүеннән алып һиҗри буенча XIV йөз башына [2] кадәр булган аралыктан гыйбарәт. Сахра халыклары Русия граҗданлыгын кабул итүләре сәбәпле, Төркестан белән Русия арасында сәүдә юллары ачылып, кәрваннар йөри башлаган, моннан файдаланып, гыйлем алу максаты белән Русия исламнары Бохара тарафларына сәфәр кылдылар. Бу вакытта Русия дәүләте дин иреге игълан иткән һәм ислам динен рәсми рәвештә таныган. Бохарадан кайткан галимнәр хәтта олы мәдрәсәләр төзеп, тулы ихтыярлары белән укыта башлаганнар. Бохарада рәсми дәресләр юнан (борынгы грек) методлары, китап кереш сүзләре, шәрехләрнең һәм хашияләрнең (аңлатмаларның) бәхәс һәм сүз көрәштерүләре булган. Боларны үрнәк итеп тоткан безнең мәдрәсәләребездә Коръән һәм хәдис гыйлемнәре белән җитди рәвештә шөгыльләнә алмаганнар. Гәрчә, Курсави, шәех Гали Түнтәри, Мәрҗани кебек бөекләр кайбер хәдис китапларыннан дәрес бирсәләр дә, бу дәресләр, башкалар фикерендә игътибарсыз калудан куркып, схоластикадан башка дәресләр белән кызыксынмаган шәкертләргә булганлыктан, әһәмиятле саналмас.

Дүртенче  – «уяну дәвере». Бу дәвер һиҗри буенча XIV йөз башыннан соң башлана. «Аң-белем булдырылса, бөтен гыйлемнәр һәм фәннәр ачкычы алдыбызда булыр, дингә нинди юлдан, нинди тарафтан тыкшыну булса да, моның белән каршы тору җиңел булыр», – дигән дөрес булмаган фикер белән схоластика яклы булган затлар франк галимнәре тарафыннан исламга каршы китерелгән тыкшынуга җавап бирү түгел, хәтта ки мәсьәлә белән дә ачык рәвештә таныш булмаганлыктан, җиңелгәннәрен күреп, хаталарын аңладылар һәм хакыйкый гыйлем юлына керергә кирәклекне таныдылар. Тыкшынуга һәм һөҗүмнәргә җавап бирүдән элек хакыйкый ислам белән таныш булырга кирәк икәнен күрделәр. Моның нәтиҗәсе буларак, Коръән-шәриф һәм хәдис гыйлемнәрен алыр өчен юл ачылды. «Дөяләрне тавыклар базарында сатмыйлар» дигән критерий буенча бу фәннәрнең урыннары инде Бохара түгел, бәлки, Хиҗаз һәм Мисыр иде. Шуның өчен шәкертләр бу вилаятьләргә сәфәр кылыр булдылар. Бу шәкертләрдән кайберләре, фәннәр һәм яңа белемнәр алгач, бу мәмләкәткә кайтканнан соң, гомуми бер уянуга сәбәп булдылар.

Ислам мәмләкәтләреннән Коръән һәм хәдис гыйлемнәре алып кайтучылар нисбәтендә, схоластика әүвәлге куәтеннән төшеп, моның урынына шәригатебезнең нигезе булган сөннәт гыйлемнәре килде. Схоластика тәэ­сиреннән таралган бозык әхлак, тиз генә бетмәсә дә, иншә Аллаһ (Аллаһ теләсә), киләчәк көннәрдә әкренләп бетәр булса кирәк.

Моннан аңлашылганча, мәмләкәте­бездә хәдис гыйлеме яңа бернәрсә. Кагыйдәләре һәм ысуллары белән шөгыльләнү якынча һиҗри буенча ундүртенче йөз башыннан башланган. Шуның өчендер ки, китап (Коръән) һәм сөннәт, рәсүлуллаһ һәм сәхабәләрнең тормыш юллары турындагы гыйлемнәрдә мәмләкәтебезнең карт галимнәренә караганда яшьләре алда. Моңа шөбһәсе булганнар үзләре тәҗрибә итеп күрерләр яки күренгән тәҗрибәләр белән канәгать булырлар. Яшьләр арасында «Сахих»ны түгел, хәтта тулысынча «Көтебе ситтә»не күреп, укып чыккан затларга очрар.

Мәмләкәтебездә җитди рәвештә хәдис гыйлеменә хезмәт итүчеләрнең остазы, безнең белүебезчә – Галимҗан Баруди хәзрәтләре булса кирәк. Бу зат «Көтебе ситтә»нең имамы булган «Җамигъ әс-сахих» китабын дәрес бирү программасына кертеп, үзе даими рәвештә укыткан, хәтта ки берничә тапкыр укып чыккан һәм гүзәл шәкертләр җитештергән.

Мәдинә Мөнәввәрәдә хәдис-шәриф мөдәррисләреннән булган Сәййид Мө­хәм­мәд Гали әз-Заһири әл-Мәдәни әл-Витри 1314 (1896) елда мәмләкәтебезгә килгәч, түгәрәккә утырып биргән дәресенә бик күп шәкертләр, мөгал­лим­нәр, имамнар, мөдәррисләр җыелып, хәдис-шәриф тыңлыйлар иде һәм бу мөбарәк гыйлемнең ләззәтен хыялый татып калдылар. Югарыда күр­сәтелгән хәзрәтләре бу сәфәрендә Бохара шәһәренә дә барып, анда хәдис мәҗлесе булдырырга килешүгә иреште, өмет итмәгән җирдә бер күркәм сөннәт калдырып китте.

Инде бүгенге көнебездә дини мәдрәсәләребезнең күбесендә Коръән-шәриф һәм хәдис гыйлемнәре гомуми бер рәвештә дәрес буларак укытыла. «Һәрнәрсәдә бер генә тыю булса, гыйлемдә [күп] тыюлар», – дигәннәр. Аллаһ Тәгалә күктән булган афәттән һәм җирдәге бәлаләрдән сакласын! Халкыбызның белем алуга теләге һәм мәхәббәте көннән-көн артсын!

Йомгак

Ислам дине иҗтимагый тормыш өчен кирәкле булган гыйлемнәрне уку һәм укытудан тыймый түгел, хәтта, киресенчә, рөхсәт итә. Шуның өчен изге галим булуның сәбәбе булган гыйлемнәрне һәм һөнәрләрне ислам шәкертләре укыган вакытта һәм укыган җирләрдә ала белерләр. Шәригатебез гыйлемле эт белән гыйлемсез этләрне бер хөкемдә санамаган, бәлки, әүвәлгесенә кайбер өстенлек биргән. Инде адәм балаларына ни калды?! Бу сүзләребез, югарыда да әйттек, дөньяви гыйлем һәм мәгърифәт хакында. Әмма дини гыйлемнәрне алу ниятендә булганнар өчен иң беренче максат Коръән һәм хәдис-шәриф гыйлемнәрен өйрәнү тиешле булса кирәк. Галәмнәрнең горурлыгы һәм җан ияләренең патшасы булган әфәндебез хәзрәтләре: «Сезгә ике нәрсә калдырдым, әгәр шуларга ябышсагыз, һич адашмассыз, ул – Аллаһының китабы һәм рәсүленең сөннәте», – дип боерган (Җамигъ бәян әл-гыйлем. – Б.168-217).

Коръән һәм хәдис гыйлемнәреннән мәгълүматы булмаган адәм үзенең тоткан шәригатен аңлы рәвештә ничек белсен?! Сәхабәләргә, табигыйннарга, изге сәләфләргә нинди җеп белән мәхәббәт багласын?! Хөрмәтле рәсүл хәзрәтләренең сира-шәрифәсе (тормыш юлы), әхлагы һәм күркәм гадәтләре белән ничек таныш булсын?!

Аннан-моннан ишетелгән яки ата-анага һәм башкаларга иярү сәбәпле баг­ланган ихласы нигезсез һәм мәхәббәте дә көчсез булыр. Хәләл һәм хәрам гыйлеме кирәк булса, Коръән һәм сөннәттә; әхлак гыйлеме кирәк булса, башы боларда; сира (пәйгамбәрнең тормыш юлы) гыйлеме кирәк булса, тагын боларда.

«Фикыһ китаплары төзелү сәбәпле, хәдис гыйлеменә ваемсызлык хасил булды, фикыһ китапларын укыган адәмнәрнең хәдис китаплары белән шөгыльләнергә хаҗәтләре калмады» – дигән кемсә бик хата сөйли. Чөнки фикыһ китабында дөньядагы вакыйгаларны ихтимал тотмаган мәсьәләләр күп булса да, монда булган мәгълүмат, хәдис китапларына нисбәт белән, бик аз. Никадәр хәдисләр, хәтта мөҗтәһидләр ишетмәгәннәре риваять ителә. Хәдисләрнең аерым мәсьәләләргә караган өлешләре булган кебек, тарих, әхлак, ахирәттә булачак бәхеткә һәм бәхетсезлекләргә караган бүлекләре дә бик күп. Хәлбуки, аерым мәсьәләләрдән башкалары фикыһ гыйлемендә телгә алынмый.

Бер гыйлем, әгәр дә аның асылы галәмнәрнең горурлыгы булган әфәндебез хәз­рәт­ләре­нең эшләреннән, сүзләрен­нән гый­барәт булса, нәтиҗәсе дә дөньяда һәм ахирәттә бәхеткә тоташу булса, аның кирәклеге хакында сүз сөйләргә хаҗәт юк.

___________________________________
*Ахыры. Башы журналның 2014 елгы 9 нчы санында.
1. Исламнар – биредә мөселманнар мәгънәсендә.
2. Хәзерге ел исәбе белән XIX гасыр азагы.

Текстны басмага Айдар Гайнетдинов әзерләде.

Комментарий язарга