Көтебе ситтә (өзек)

Мәүдуг (ялган) хәдисләр. Хәдис уйлап чыгаручылар. Мәүдуг хәдисләр хакында басылган хезмәтләр

Хәдис галимнәренең көч сарыф итеп хәдисләрне җыю­ларының, сәнәдләр тикшереп һәрберсен үлчәү аша үткәрүләренең бөек сәбәпләренең берсе – арада мәүдуг (асылсыз) хәдисләрнең йөрүләре һәм дөрес хәдисләр белән аралашып, беркадәр кешеләрнең адашулары булды.

 

Мәүдуг хәдисләрнең төрләре күп булып, аларны таратучыларның максатлары төрле-төрле иде. Кайберләре ислам диненә шөбһә салу нияте белән, кайберләре үз мәзһәпләрен тарату өчен һәм кайберләре үзләренә күрә бертөрле яхшы ният белән хәдис уйлап чыгарганнар. Хәдис уйлап чыгарып, халык арасында тараткан динсезләр – әүвәлге төркемнән, бидгать әһелләре белән суфи һәм заһидләр – соңгы төркемнән. Динсезләр җөмләсеннән саналган габбасилардан [булган] Мәһди заманында үтерелгән Габделкәрим бине Әбү әл-Гауҗаның берүзе тарафыннан 4000 хәдис уйлап чыгарганлыгы риваять ителә[1].

Сүрәләр фазыйләтләре хакында (кайбер сүрәләр хакында булган хәдисләр – искәрмә) тәфсир китапларында булган хәдисләр, гүя Коръән-шәрифне укырга кызыктыру өчен Нух бине Әбү Мәрьям, Мәйсәрә бине Габдераббиһ кебек заһидләр тарафыннан уйлап чыгарылганнар.

Ибне Әбү Яхъя, Вакыйди, Мөкатил һәм Мөхәммәд бине Сәгыйд әл-Мәслуб исемле мәшһүр галимнәр хәдис уйлап чыгару белән билгеле булганлыктан, мөхәддисләр аларга «әл-кәззабун» (ялганчылар) диләр. Фәкать нинди максат белән уйлап чыгарылса да, чыгарылсын, мәүдуг хәдисләр үз әһелләре тарафыннан булган тәнкыйть белән башкалардан аерылганнар.

Соңгы заман авторларыннан берсе мәүдуг хәдисләргә карата шундый мәгълүмат бирә: Кәләби тәфсире [2] белән Мөкатил бине Сөләйман китабы, Вакыйди «Мәгази»се – асылсыз. Әбү Ләйс Сәмәркандиның «Тәнбиһ әл-гафилин» исемле китабында, Газә­линең «Ихья»сында, Хәким Тирмизи хезмәтләрендә, гомумән, тасаввыф (суфичылык) китапларында булган хәдисләргә (әгәр башка юл белән нык булмасалар) ышанып булмый. «Я, Гали!» һәм «Я, Фатыйма!» дип килгән васыятьләр, акыл хакында, Рәҗәб һәм Гашура көннәре фазыйләтләре, шул Гашура көнендә бер төркем пәйгамбәрләргә хөрмәт күрсәтү турында булган хәдисләр – мәүдуг. Котыб, Гавәс, Нөкабәэ, Әүтәд, Мәһди хакында булган хәбәрләр ышанычсыз. Багдад, Басра, Куфә, Кыйзвин, Мәру, Насыйбин, Шам, Әнтәкыя, Гаскалан, Искәндәрия, Бохара һәм Мисыр фазыйләтләре турында булган хәдисләр – ялган. Кавын һәм кына (хна), ахак (гакыйк), йөзек кию, итне пычак белән кисүдән тыю хакында булган хәдисләр дөрес түгел. Хәзрәти Билалның Шамга барып, хәзрәти Рәсүлнең вафатыннан соң Мәдинәгә кайтуы һәм бу вакытта азан әйтүеннән бөтен Мәдинә халкының агылуы хәбәре, Җабирның бер баласы икенчесен үтереп, соңра, рәсүлуллаһ догасы белән терелүе кыйссасы, хәзрәти Гомәрнең үз улы Әбү Шәхмәгә җәза биреп сугуы, Ибраһим пәйгамбәр хатыны Сараны мәҗбүр итеп, Фиргавен аулак бүлмәгә алып керүе һәм Ибраһим пәйгамбәр суяр өчен дип улы Исмәгыйль муенына пычак куюы, Әюп пәйгамбәрне Иблис котырткач, авыруы һәм шул сәбәпле тәне кортлавы, Давыт пәйгамбәрнең Урия хатынына гашыйк булуы, хөрмәтле рәсүл аягына иярүе сәбәпле, Бәйтел-мәкъдис сахрасының һавада калуы, ярылган ай кисәкләренең рәсүлуллаһның изүеннән кереп, җиңеннән чыгуы, рәсүлуллаһ белән дөяләр, ишәк һәм бүреләр сөйләшүе хакында булган хәбәрләр дөрес түгел. Муса пәйгамбәрнең Йосыф пәйгамбәр табутын Мисырдан алып чыгуы, Гад кавеменең җәннәте, Каф тавының башы зөбәрҗәт булып, бөтен дөньяны яктыртуы, хөрмәтле рәсүл әфәндебездән башка пәйгамбәрләрнең каберләре мәгълүм булмавы турында булган хәдисләр – ышанычсыз.

Бу автор китабыннан сайлап алынган нәрсәләр шулар. Фәкать мәүдуг хәдисләр болар белән чикләнмәгән, бәлки, гаять күп булып, аларны белдертү өчен хәдис гыйлеме бел­гечләре тарафыннан хәтта кайбер кагыйдәләр дә уйлап табылган. Монда гына бөтенесен бирү мөмкин булмаганлыктан, [бер җөмлә белән әйткәндә] хәдисләрнең, Коръән-шәриф яки диндә булган катгый мәсьәләләр яисә хискә һәм акылга таянган ышануга каршы булганнары [мәүдуг була].

Мәүдуг икәннәре мәгълүм булган хәдисләрне белә торып сөйләү һәм риваять итү хәрам, дигәннәр [3]. Шуңа күрә элекке заманнарда Казан шәһәрендә бик күп нөсхәләр белән күп мәртәбә басылган «Кырык хәдис», «Әл-лөбаб» исемендәге китапларның зур өлешләре мәүдуг хәдисләрдән гыйбарәт булуы өчен дәреслек итеп балаларга укытырга яраклы булмаса кирәк.

Мәүдуг хәдисләр хакында безгә мәгълүм булган басылган хезмәтләр шулар: 1) Әснә әл-мөталлиби фи әхадис мөхтәлифәт әл-мәратиб», Мөхәммәд әл-Хут хезмәте (1276). 2) «Әл-игътибару фи бәяни ән-насих вә әл-мәнсухый мин әл-әхбар». 3) «Таэвилү мөхтәлиф әл-хәдис», Ибне Көтәйбә әд-Диннури хезмәте (276). 4) «Тәхзир әл-мөслимин мин әл-әхадис әл-мәүдугат», Зафир Мөхәммәд Бәшир әл-Әзһари хезмәте. 5) «Тәзкират әл-мәүдугат», Әбү әл-Фазыл әл-Мәкъдиси хезмәте. 6) «Әт-тәгъкыйбат галә әл-мәүдугат», Сөютый хезмәте (911). 7) «Әл-фәваид әл-мәҗмугатү фи әл-әхадис әл-мәүдугат», Мөхәммәд бине Гали Шәүкяни хезмәте (1250). 8) «Әл-ләали әл-мәүдугатү фи әл-әхадис әл-мәүдугат», Сөютый хезмәте. 9) «Әл-мәүдугат әл-күбра», Гали әл-Кари хезмәте. Бу китапларның беренчесе Бәйрут­та, икенчесе Хәйдәрабад әд-дәкәндә, тугызынчысы Истанбулда, калганнары Мисырда басылган.
Хәдис китаплары белән гамәл кылу

Бөек дәрәҗәле Коръәннән соң шәригатебезнең асылы сөннәт булса, сөннәттә иң ышанычлы хезмәтләр бу «Көтебе ситтә» («Алты китап») булса, аларда булган хәдис-шәрифләрне һәркем: «Рәсүлуллаһ саллалаһү галәйһи вә сәлләм [шулай] әйткән», – дип сөйли белер. Ачык максаты булу һәм аңларга көче җитү шарты белән бу хезмәтләрдә булган хәдисләр белән гамәл дә кылыр. Имам Шафигый хәзрәтләре: «Башка бер адәм сүзенә туры килмәүгә сылтап, сөннәт белән мәгълүм булган нәрсәне калдырырга юл юк, бу хакта мөсеманнарның иҗмаглары (бердәм карашы) бар», – дигән [4]. Хәдис-шәрифләр һәркем, һәр заман, һәр җир өчен кирәк булып, кайбер заманнар һәм кайбер кавем, шәхесләр белән чикләнмәгән. Кинәт бер хәдис мәгънәсе Коръән-шәриф яки икенче бер хәдис, яки нинди булса да, башка бер куәтле дәлилгә каршы булса, бу вакытта гаделлек, өстенлек, җыю һәм аңлату кагыйдәләре кулланыла. Ләкин мондый рәвештә каршылыклы күренгән хәдисләр уйлаган кадәр күп түгел. Нәтиҗә: хәдисләр белән гәмәл кылудан шәригать исеме белән тыярга һичкемнең хакы юк.

Хәдисләрнең гамәлдән чыккан, эчтәлексез, чикле һәм махсус булу ихтималлары чыгарга, шулай ук кызыктыру өчен булган әмерләрне мәҗбүри дип аңларга яки моның киресен аңларга мөмкин. Ләкин бу нәрсәләрнең, ихтималы гына булганлыктан, зарары юк һәм гамәл кылудан тыймыйлар. Сәләф галимнәре ышанычлы юл белән сөйләнелгән хәдисләр белән гамәл кылыр өчен эшкә керештеләр, аның белән фәлән һәм фәләннәрнең гамәл кылу-кылмауларын аңлауларына кадәр туктап тормаганнар.

Хәдис белән гамәл кылуда, ни­кадәр бөек шөһрәтле затлар булсалар, булсыннар, бер өммәттән булган затларның сүзләре исәпкә алынмас; киресе була икән, ул вакытта хәдисләргә, сөннәтләргә хаҗәт калмас, бәлки, хәдис һәм сөннәт белән шөгыльләнәчәк җирдә сүзләре исәпкә алыначак затларның сүзләрен, уйларын, фикерләрен тикшерү һәм шуларга яраклы гамәл кылу тиеш булыр иде. Хәлбуки, шәригать галимнәре тарафыннан бу мәгънәдә сөйләүләре риваять ителми.

Хәдисләрдә булган ихтималлар бермә-бер артыгы белән мөҗтәһидләр һәм фәкыйһләр сүзләрендә дә бар. Моннан башка, мөҗтәһидләрдән риваять ителгән сүзләрнең иснадлары «Көтебе ситтә» иснадлары дәрәҗәсендә ышанычлы түгеллеге инкяр ителмәс. Шуңа күрә дә кулында «Мөваттаэ», «Сахих Бохари» һәм «Сахих Мөслим» яки башка бер «Сөнән» китабы булган кемсә шул китапта булган хәдисләр белән гәмәл кыла белер. Хәтта бу китаплардан дәрес алучылар да бу ният белән дәрес алырга тиеш. Чөнки гыйлемнең максаты – гамәл.

Коръән һәм хәдисләр белән гамәл кылу өчен мөҗтәһид булу шарт түгел, бәлки, гарәп телен, насих (гамәлдән чыгаручы хәдисләр) һәм мәнсухны (гамәлдән чыгарылган хәдисләрне) беркадәр белү җитә. Хөрмәтле рәсүл хәзрәтләре ислам динен һәм аның хөкемнәрен аңлата белүдә мөҗтәһидләрдән артык булуында шөбһә юк. Шуның өчен: «Мин рәсүлуллаһ сүзләрен мөҗтәһид авызыннан ишетмәгәнгә аңлый алмыйм», – дип әйтүче кемсә хөрмәтле рәсүл хакында начар уйлаучы булыр.

Гамәл кылу өчен никадәр хәдис булса, һәрберсен урап алып бетерү мәҗбүри түгел. Хәдисләрне тулысы белән урап алып бетерү мәшһүр мәзһәпләрнең башлыкларына да җиңел булмаганлыгы риваять ителә. Шуның өчен үз каршыңда ачык булганнан соң, ихтимал, моңа каршы икенче бер хәдис яки Коръән [аяте] бардыр, фәлән-төгәндер, дип тукталып тору тиешле булмый. Төрле заманнарга һәм төрле вакытларга йөкләргә мөмкин булган хәдисләрнең һәрберсе белән гамәл кылу дөрес була.

Ислам динендә беренче дәрәҗәдә ышанычлы дәлил бөек дәрәҗәле Коръән булып, аннан соң өммәт тарафыннан бердәмлек белән кабул ителгән «сөннәт гамәлия» (пәйгамбәр гамәлләре) һәм аннан соң риваять яки дәлилләрендә каршылыклар булган «сөннәт каулия» (пәйгамбәр сүзләре). Бу нәрсәләрнең аңлатмасы исә моннан башка җирләрдә.

Хәдисләрне аңларга ярдәм бирәчәк нәрсәләр: гарәп телен гүзәл белү, аның куллану үзенчәлекләре белән таныш булу, гарәп шигырьләрен һәм гарәп мәсәлләрен ятлау булыр. Хәзрәти Гомәр радыяллаһү ганһе (Аллаһ аннан риза булсын) Афакта булган хезмәткәрләренә ирештергән фәрманнарында фарызлар һәм сөн­нәтләр хакында булган нәсыйхәтләре белән бергә гарәпчәне өйрәнү хакында нәсыйхәтләре була иде [5].

Хәдис гыйлеме һәм сөннәт белән гамәл кылган затлар өчен хөрмәтле сәхабәләр, табигыйннар арасында дин гыйлемен тарату белән шөгыльләнгән затларның тормыш юлларын белү, аларның заманнары, мохитлары белән дә таныш булырга кирәк. Бу турыда гүзәл һәм ышанычлы бер төркем хезмәтләр басылып нәшер ителгән. «Изгеләрне искә төшергәндә рәхмәт иңә».

Текстны басмага Айдар Гайнетдинов әзерләде.

  1.  Бу кемсә Мәгыйн бине Заидәнең анасының бертуганы булып, Басра әмире Мөхәммәд бине Сөләйман бине әл-Габбаси тарафыннан 160 нчы елда үтерелде. «Тәүхид Мөфаддал Ибне Гомәр» исемле китапның кереш сүзендә телгә алынган Ибне Әбү әл-Гауҗа – шул зат.
  2. Ибне Хәзем хәзрәтләренең «Әл-фасыл» исемле хезмәтенә мөрәҗәгать ителә. – Т.2. – Б.93, 94, 96.
  3. Голум әл-хәдис лиибн әс-Салах. – Б.38.
  4. Игълам әл-мөвәккыйгыйн. – Т.1. – Б.7.
  5. Мохтасар җамигый бәян әл-гыйлем. – Б.207.

Комментарий язарга