«…Син көт әле, әнкәй, көт әле»

Сагыныштык, әнкәй, зар-интизар.
Очрашасы килә, күрәсе.
Тәрәзәгә кат-кат карыйсыңдыр,
кайтып килмәсме дип берәрсе.

Узды кышкы, җәйге имтиханнар,
таныклыклар инде алынган.
Юл төене тотып кул очына,
менмиләрме авыл тавыннан?

Имтиханнар бар да тапшырылган…
Җиңел чаклар! Җитез, кыю чак!
Таныклыклар алу җиңел түгел,
танылулар тагын кыенрак.

Биегәя үрләр, текәләнә,
авырая йөкләр, зурая.
Җирдә, күктә юллар биниһая,
юл арасы тулы киная.

Сырганаклы, кәсле юл арасы,
тарта-куа гомер сөрәсе.
Мин үзем дә карыйм юл очына,
кайтып килмәсме дип берәрсе.

Юлаучылар күрсәм юл очында,
җиңеләймәс микән йөкләрем.
Сагыныштык индe зар-интизар,
син көт әле, әнкәй, көт әле.

 

Саҗидә Сөләйманова

Фото: pixabay

Комментарий язарга