Журнал «Безнең мирас»

Гөлүсә Батталова. Көрәшчеләр китә

Сабантуйсыз ятим мәйданнардан
Көрәшчеләр китә берәм-берәм...
Билен бирмәс, илен бирмәсләрнең
Кайтулары булмас - беләм... Беләм!
Көрәшчеләр китә... Мәйданнарда
Сирәк-мирәк таш һәйкәлләр калка.
Батырларга юллар ябылганда
Җилкуарлар өчен ничә капка?
Көрәшчеләр китә... Кала дөнья
Көн итәргә салкын йөрәкләрдә,
Мәйданнарда пәри туе ясап,
"Алла" булган котсыз өрәкләргә.
Сыегая дәвер буыннары,
Кәрләләнә җайлап кына бәдән.
Сабантуйсыз калган мәйданнардан
Көрәшчеләр китә берәм-берәм...
Гөлүсә Батталова
Фото: pixabay

Теги: Гөлүсә Батталова Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру