Журнал «Безнең мирас»

Көнләшү галәмәте

Әй көнли мине хатыным
әллә нинди хатыннан...
Ул хатынның белмим хәтта
фамилиясен-атын да.



Ә бер көнне уйлап куйдым,
хатыным бераз тынгач:
«Килде-китте түгелдер ул,
Көнләштерерлек булгач...»


Иртәгәсен белеп алдым
фамилиясен-атын да,
тагын ике-өч көн узгач,
характеры хакында.


Ə хатыным һәр көн саен
Минем җанны чистарта...
Ул көнләшкән саен минем
кызыксынуым арта.


Кайда яшәгәнен белдем,
кемнәр белән торганын,
быел ялны үткәрергә
нинди план корганын,


ничә халаты барлыгын,
төп-төгәл хезмәт хакын...
Кыскасы, белеп көнләшә -
акыллы минем хатын.


Ә көнләшкән саен һаман
кызыксынуым арта,
кызыксыну арткан саен
мине тегендә тарта.


Ә бер көнне уйлап куйдым:
«Тукта, нигә чиләнәм? -
үз хатыным табып биргән
бу хатынга өйләнәм...»


Бәлки, мин чыннан да шулай
эшләгән булыр идем,
хатыным, бәлки, терсәген
тешләгән булыр иде,


Әмма аңа нидер булды -
көнләшүен ташлады;
теге хатын əйтерсең юк —
телгә алмый башлады.


Һәм бер көнне уйлап куйдым:
«Мөгаен, бардыр сәбәп -
хатын көнләшмәслек булгач,
андый ярлар нәрсәгә?..»


Ренат Харис
Фото: pixabay

Теги: Ренат Харис Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру