Журнал «Безнең мирас»

Көнчелектән ничек котылырга?

Кешедәге иң тискәре сыйфатларның берсе – көнчелек. Аңа, башка кешеләрнең уңышларына һәм мул тормышына ачу килү, ярсу, дип билгеләмә бирәләр.


Көнчелек диндә дә гөнаһ санала һәм көнчелек субъектына (кешегә) гына зыян салмыйча, көнләшүченең үзенең дә нерв системасын җимерә, нәтиҗәдә, төрле авырулар китереп чыгара.


Кайбер кешеләр үзләрен көнчел түгел дип расларга тырышса да, бу дөреслеккә туры килми. Һәркем көнләшә, чөнки ул, барыннан да бигрәк, үзен башка көше белән чагыштыра. Статустагы, яшьтәге һәм уңышлардагы зур аерма ярсулы хисләр уята. Без, тулы бер футбол командасын сатып алган олигархтан бигрәк, яңа мобиль телефон сатып алган дустыбыздан күбрәк көнләшәбез бит.


Икенче берәүләр, көнчелекне аклар өчен, аны ак һәм карага бүлә. Янәсе, ак көнләшү сине максатчан итә һәм уңышка ирешәсең. Бу алай түгел. Ак көнчелек, гомумән, юк. Бу кемнеңдер уңышына сөенү генә, әмма, үзең белән чагыштыра башлауга ук, гарьләнү, ачу хисе, үзең дә шуңа ия булу теләге барлыкка килә. Монысы инде – көнчелек.


Көнчелек башка кешеләр белән нәрсә өчен булса да көндәшлек иткән һәр җирдә дә бар. Без тормышның бөтен өлкәләрендә дә ярышабыз. Дөрес, без цивилизацияле кешеләр һәм моны башкаларга күрсәтмәскә тырышабыз. Әмма аның да чиге була. Димәк, көнләшү дә – көнчелекнең аерым бер төре икән.


Көнчелекнең сәбәбе бик гади. Ул берәр өлкәдә яки нәрсәдәндер канәгать булмау. Мәсәлән, мәхәббәттән, популярлыктан, акчадан, бай-мул тормыштан, тышкы кыяфәттән. Гәүдә - кыяфәт дигәннән, хатын-кыз гадәттән тыш ябыккан дустыннан көнләшмидер инде анысы.


Көнчелектән ничек котылырга соң?


Иң беренчесе – үзеңне башкалар белән чагыштырудан туктарга, үз-үзеңә: “Мин ничек бар, шулай инде! Бу – минем язмышым, тормышым. Үземне, ничек бар, шулай яратам һәм беркем белән дә чагыштырырга теләмим!” – дип ешрак әйтергә кирәк.


Тагын бер ысул – көнләшкән нәрсәне начар итеп күрсәтү. Мәсәлән, дус хатын ябыкты, әмма шуннан соң сәламәтлеге какшады. Шундый бәя түләү исәбенә ябыгу кирәкме икән?!


Үзегез ия булган нәрсәләрне ешрак искә төшерегез. Мәсәлән, дустың зуррак вазифага күтәрелгән. Ә сез үзегезгә: “Шуннан нәрсә? Аның каравы, минем эш графигым ирекле һәм балаларым белән ешрак аралаша алам”, – дип әйтегез.


Сезгә караганда начаррак яшәүче, азрак нәрсәгә ия булган кешеләрне ешрак искә төшерегез. Фикерләү болайрак булырга мөмкин: “Рөстәм өч бүлмәле фатир сатып алды, ә Катяның торагы бөтенләй юк. Минем бит әле бер бүлмәле фатирым бар, анысы да яхшы”.


«Уйлап карагыз әле: көнчелек өянәге китереп чыгарган нәрсә сезгә, чынлап та, кирәкме икән? Теләгегез ихтыяҗыгызга туры киләме? Мәсәлән, дустым “Мерседес” сатып алды, ә ул миңа кирәкме? Мин бит әле машина йөртә белмим һәм йөртү таныклыгым да юк.


Cез кияүдәге дусларыгыздан көнләшәсезме? Аларның гаилә тормышы турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңлап карагыз әле һөм сез гаиләле көшенең проблемалары бик күп булуын күрерсез. Ә сезгә, ялгыз башым, ике кашым, дигәндәй, үзегезне генә кайгыртасы. Ир һәм балалар көен көйләү җиңел дисезме әллә? Күр әле, ялгыз тормышыгызның уңай яклары күбрәк икән ләбаса!


Үзегезгә бәяне югарырак күтәрегез.


Хакыйкать хакына шунысын да танырга кирәк: көнчелек һәрвакытта да җимергеч булмый. Әгәр көнчелегегезне берничек тә басып булмый икән, проблеманы чишүгә икенче яктан килеп карагыз. Чит кешенең уңышларын анализлап, аңа боларга ирешүдә нәрсә булышканын ачыклагыз: ихтыяр көчеме? Ә бәлки, тырышлыктыр? Аның тәҗрибәсен кабул итү урынлы булмасмы? Шулай икән, биш ел эчендә нәрсәләргә ирешергә кирәклегенә план төзегез һәм максатыгызга таба эзлекле хәрәкәт итә башлагыз.


Бәлки, сезгә өстәмә белем дә алыргадыр? Ә бәлки, акчаны кысыбрак тотып, хыялланган әйберегезгә ия булыргадыр? Яңача яши башларга кирәк түгелме? Профессия алыштырырга, башка шәһәргә күчеп китәргә, мавыгуларыгызны яшәүнең төп мәгънәсенә әйләндерергәдер?


Бу – буш сүзләр түгел. Тарихта нәкъ менә шулар нәтиҗәсендә бәхетле һәм бай яши башлаган кешеләрне күпләп мисалга китерергә мөмкин.

Теги: Фирдәвес Зариф Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру