«Китәм инде… ләкин беркайчан да Сездән китә алмам шикелле…»

Әфәндем!
Саубуллашам инде…
Барыр юлым илтә офыкка.
Борчылмагыз — бары бер мизгелгә
Эзем калыр салкын ак чыкта —

Кояш аны үбеп,
югарыга күтәргәнче
Эзем калыр.
Ә аннан соң
Ерактагы ак болытка
юллар ярыр…

Әфәндем!
Хушлашасыз… мәзәк.
Әллә нигә читкә карыйсыз….
Бер гаеп юк Сезнең минем алда!
Үзем китәм! Һичбер карусыз…

Китәм… кайтмас өчен.
Китәм… Башка беркайчан да
«Әфәндем!» дип Сезгә дәшмәс өчен.
Учларыма кысып йөрәгемне
Сыныйм … күңел көчен…
Дәшмәс өчен…

…Әфәндем!
Саубуллашкан чакта
Карашыгыз нинди сөйкемле…
Китәм инде… ләкин беркайчан да
Сездән китә алмам шикелле…

 

Халисә Ширмән

Фото: pixabay

Комментарий язарга