Хәсән Хәмидулла. «Тәрҗемәи хәлем»

Башын шушы сылтама аша кереп укый аласыз

Икенче көнне иртә белән үк ул берничә күлмәк алыб безгә китергәч, шуларны без кибетемезнең тышкы ягына алыб куйгач, бөтен шул чаршының сәүдәсе безнең кулымызга төшде. Һәммәсе таңга калдылар. Эшсез торулары сәбәбле, йөрәкләре янды. Без исә яңа юлаучылар табыб, эшне зурайтыб йибәрсәк дә, тышкы якдагы чиратда торучыларга йитәрлек эшләтеб өлгертү мөмкин булмады.

Безнең эшемез, шөһрәтебез арткан саен, туганымыз Хәлимә вә Садыйк белән арамыз бозыла язды. Көнчелек, кызыганчылык һәм шәйтан арага керде. Әле инде без акчалы булганымыз өчен, малларымыз да һәм чаршыда, һәм рынкада яхшыдан-яхшылана баруы сәбәбле, сатучы дошманларымыз белән алнымыз- артыбыз тулды.

Эшләремез шулай шәбәя бара диеп, бигрәк дә рынкамызга кирәкле булгач, бик күб төрле маллар өчен «Лясасила тикануя»дан башка фирмаларга да ияләшеб, мал көчемез һәм шуның белән бергә бурычларымыз да арта барганга, кул-аягымыз төрле-төрле күб малларга бурычланырга, бурыч түләүләргә бәйләнеб китде.

Хәзер инде көз айлары йитешеб, сезон вакытлары да, мода мәсьәләләре дә артка кала баргач һәм бик суыклар китеб, рынкада утырулар да зәхмәтләнә барганөчен, эшемез тараерга, бурычларымыз да, бурыч түләүләремез дә агырая башладылар. Чаршыдагы сатулар да һәм рынкадагы сатуларымыз да зәгыйфьләнә барган өчен, миңа инде рынканы селдәб (калдырып. – Х.М.) иске гадәт буенча авылларга китеб, өйдән-өйгә йөреб сату итәргә һәм шул аз-маз сатулар белән бурычларымызны аз-азлаб түли башларга мәҗбүр булынды. Төркиядән кайтыб килгәч үк ачылган бәхетләремез хәзер инде төш күрү кебеккә генә әйләнгәне өчен, ничек акчалы булу, ничек бурычларымыздан котылу кайгылары көнләрен-төнләрен башымызны кайнатыб, йокыларымыз да качды һәм нервыларымыз да бозылыб китде.

Төркиядә вакытда Иске шәһәрдә Хәсән Җәмалга ярдәм өчен бурычка биргән акчаларыма… аңардан алыб килгән 20 данә ирләр костюмнары (элеккеге битләрдән карагыз!) монда кемгә дә яраклы булмаганлыгы өчен сатылмыйча торалар иде.

Төрек паспортымның вакыты 10 көндән соң чыгыб һәм төрек сәфарәте Финляндиядә булмавы, яңартыр өчен Стокһольмгә йибәрү мәшәкатьләре бар булганы өчен, шул паспортымны яңартырга бару сылтавы белән Одесса үтәли Төркиягә дә барам диеб ялганлаб мондагы рус сәфарәтендән (илчелегеннән. – Х.М.) Русия үтәли транзит визасы алыб, шул төрек әлбәсәләре (киемнәре. – Х.М.) һәм байтак кына маллар белән Ленинградка утырыб китдем. Максадым шуларны анда сату һәм андан акчаланыб килү вә шулар белән мондагы эшләремне төзәтү иде. Бу сәфәрем хакында «Милли юл» мәҗмугасының 1928 (дөресе – 1929. – Х.М.) ел берничә номраларында дәвамлы рәвештә «Совет Русиясендә кунакда» исеме белән хатирәләремне язган идем. Күб номраларын гаиб итүем (югалтуым, таба алмавым. – Х.М.) сәбәбле, кулымда сакланыб калган берничәләрен рәсем ысулы белән монда күчерәм*.

(163 б.) Совет илендә башыма бик күб бәлаләр, көтмәгән агырлыклар килеб, Москвага да барыб төрек сәфарәтендән паспортымны яңарткандан соң мең газаб белән андан котылыб, байтак кына акча белән өйгә кайтдым. Түләү вакытлары инде узган бурычларымны түләб, әле инде бурычларымыздан котылыб авылларда өйдән-өйгә сату итеб йөрү эшенә башладым. Кыш айлары бик салкын булу сәбәбле, рынкада утыруымны бетереб, кирасы очсызлырак яңа фатирга күчдек. Моның да сәбәбе, әлбәттә, көмәнле хатынымның углымыз Гомәрне табу вакыты якынайганлыкдан, эчендә сулы бүлмә булуының кирәге иде. Шуның өстенә, әл дә моның кирасы да очсыз хак иде.

Озакламыйча 1928 нче елның декабрь 15ендә хатыным бала тудыргач, безнең өйдәге гаиләмез артыб китү генә түгел, чаршыдагы кибетемездән ул өйгә калыб, кибет сатучы кызымызның кулына калды.

Эшләр агырыб китде. Бик суыклар китеб, күб карлар, буранлар астында кар ерыб еллар өйгән авыл юлларында сату итеб йөрү миңа да бик агыраеб, хәлләремез түзә алмаслык дәрәҗәгә йитде.

Рынкамызда тормасак да, аның һәм өемезнең кирасын түли алмау кайгылары өстенә, заман бозыла башлады – бөтен фингә кризис-кытлык килә башлады. Күб йирдә фабрикалар туктаб эшсезлекләр китде, халыкда һәм эш, һәм акча бетә башлады. Тора-бара бу агырлыклар бөтен дөньяга таралыб, 1930 елда инде бөтен дөньяда кризис тугды. Зур-зур фирмалар банкротлыкка китеб, безнең агай-энеләрнең арасында да бөтен Финляндиядә дүрт-биш кешедән башкалары һәммәсе банкротка китделәр – әлфас итделәр. Мин аларга бурычлы булган банкротка киткән фирмаларның адвокатлары миндә түләнмичә торган алачакларына берничә аз вакытда түләмәсәм каты кул белән алачаклары белән куркытыб, йөрәгемне ярды. Мин Кеми шәһәренә әтием белән сөйләшергә китдем. Әтием миңа: «Син инде җенләнеб анда торма. Монда күч. Үзеңнең бүлмәләреңдәге торучыларны чыгарам; сиңа бирәм. Кира түләб торырсың», – диде.

Мин, Кемигә күчәргә разый булыб, Вазага кайтдым да, озакламыйча ук Вазадан Кемигә күчдек.

[Дәвамы («Кемидә» һ.б. бүлекләре) бар]

 

 

Басмага филология фәннәре докторы
Хатыйп Миңнегулов әзерләде.

«Безнең мирас». — 2022. — №6. — 66-67 б. 

Комментарий язарга