Хәсән Хәмидулла. «Тәрҗемәи хәлем»

Башын шушы сылтама аша кереп укый аласыз

Мин бик шадланыб, үземә яраклы малны алыб, рынкага китдем. Чөнки мин андый әле акчам булыб сәфәрдән кайткач базардан рынка урыны алган идем. Үзем инде әле рынкада чатырда сату итеб, хатыным инде хатыннар киемләре чаршасында (пассажда) да тора һәм анда да инде шактый гына үтемле маллар куйган идем.

Иртә таң белән үк сөйләшкән вәгъдәләр буенча, «Холстин» күрмәсен өчен, «Лясасила…»дан тора торган өемезгә 1000 данә ефәк фаустилары (? – Х.М.) килде. Чалмага охшаттырыб, яңа мода итдереб хатынлар башына кия торган бу «турбан»лар фингә бик аз килгәне өчен, аны фингә китерүче фирмалар, яшереб, үзләренең якын мөштәриләренә генә иллешәрләб кенә өләшәләр. Шуның өчен ул халыкка яхшы икән.

Бу кадәр мал килүендән куркыныб калсам, китмәсә бит тәмам хәраб булачагымны белсәм дә, Аллага тәвәккәлләб, малларның өстләрендәге фирма «Лясасила…»ның пичәтләрен ертыб бәреб,рынкадагы өстәлемә һәм чаршыдагы кибетемә куйдым. Чөнки рынкадагы каршымдагы өстәл яһүди «Холстин»ныкы иде.

Йа Раббым, нинди хәл бу? Бу хатынлар шапкасы «фаусти»ның хәзер бик кызган мода вакыты икән дә, бөтен шул 100 дюждинамызны (?) бер көн эчендә чиратда торучыларга сатыб бетердек. Шадлыгымыздан Аллаһу Тәгаләгә еглаб- еглаб шөкерләр кылыб, шактый гына зур суммалы бер сәүдәгәр булдык. Шундан соң инде бу маллар «Лясасила…»га артык килмәде һәм модасы да бетде.

Икенче көнне «Лясасила…» миңа модасындан инде чыккан, ләкин алтмыш косук (?) сатылмыйча ятыб калган бик яхшы, бик бәһале 1 метр 40 синт киңлегендә малын бик очсызга тәкъдим итде. Бу йон (йүн?) малының бер итәк ягы чәчәкле абуркалы булганы һәм шуңарга була модадан да чыккан өчен бу мал минем кәефемә бер дә килмәсә дә, әле инде сата алмасам да, түләрлек акчам булмаганга, «тәвәккәл Аллага», диеб, сораганының ярты хакын тәкъдим итдем. Алар, бик озак уйлаб торгач, кабул итделәр дә – урыннарын тиз генә бушату өчен, хәзер үк минем чаршыдагы кибетемә итәчәк булуларын шарт куйдылар. Мин кабул итдем.

Мин инде йә бетдем, йә уңдым, диеб, бу җәсарәтлегемә (кыюлыгыма, тәвәккәллегемә. – Х.М.) үз-үземне бәянләб (бәяләб) чаршуыма килеп кенә йитдем, «Лясасила…»ның бөек йөк актысы малларны китерде. Кибетемезгә сыйдыра алмыйча газаблар күреб, өстләренә менеб сикреб төшдем; «йир кабдым», диеб, эчләрем әрнегән вакытда ник мондый «хлам», эшкә яраксыз маллар алганым өчен хатынымның дөньяны улатуы, «Дөнья рисвае бит бу! Кеше көлкесе, дөньяга багарлыкымызны калдырмадың!» – диеб акырыб-бакыруы, Хәлимәләр һәм андагы сатучыларның да миндән көлүләре, «Моның соң гакылы кая икән?!» – диеб пышдым-пышдым (мыштым-мыштым. – Х.М.) сөйләшүләре минем бик ачуымны кабартыб: «Көлмәгез… Бездә тумаган, бездә яшәмәс»,– диеб, кибетнең алгын ябыб, хатыным белән орыша-орыша малларны рәтләргә тотындым. Минем фикрем башка иде. Бу фикрем шул малларны алганда уянган булуы сәбәбле, боларны алыр өчен минем җәсарәтем дә арткан иде (162 б.).

Минем фикерем буенча, бу малларның чәчәкле абуртларын 20 синтләр (сантиметр. – Х.М.) кадәр кисеб-ярыб алгач да, әл дә 120 синтләр кадәрге киңлекдә кала иде.

Дөньяда, бәлки, һич охшашы булмаган, төрле-төрле төсдәге, нечкә һәм чын җондан булган бу малны безгә бөтенләй юк-бар хакка килгәне өчен һәркемгә сатыб була… һәм хатынлар күлмәкләре булса (?), төб кибетемезне матур күлмәкләр белән дә тутырыб була иде.

Кибетемезне кешеләрдән ябыб, хатын белән икәү генә эчдә калгач, бу фикеремне хатыныма сөйләдем. Ул, бик шадланыб: «Дөрест бит! Бу бит чыкмый торган шәб мал! Болардан күлмәкләр эшләтәбез!» – диде.

Инде бар булган юлаучымызны телефон белән чакырдык. Ул бик тиз чабыб йитеб, малларны һәм фикеремезне белде дә: «Сез инде әле бу күлмәкләрегез белән мондагы сатучыларның барысын да әпәйләрен арчыйсыз, йир кабдырсыз!..» – диде. Безнең янган йөрәкләремезгә су салды. Ул да күлмәкне кисеб алыб төнләр буенча йүләб (?) бетерәчәк булыб, кешеләр күрмәсен диеб яшереб алыб китде. Кисеб алган чәчәкле абуртлар да күлмәк якаларына һәм җиң башларына кирәк булыр, шундый яңа бер мода чыгарам диеб чыгыб китде.

 

Ахыры бар

 

Басмага филология фәннәре докторы
Хатыйп Миңнегулов әзерләде.

«Безнең мирас». — 2022. — №6. — 65-66 б. 

Комментарий язарга