Журнал «Безнең мирас»

Хәлең ничек, Бараба иле?

Кемнәр соң алар бараба татарлары? Кай тирәләрдә яшиләр? Үткәннәре, мәдәни мирасы, тел үзенчәлекләре өйрәнелгәнме? Биниһая күп кавемнең гореф-гадәтен, мәхәббәт-нәфрәтен үзенә сеңдереп, бер милләт булып дөньяга танылган һәм таралган татар халкының «канында» барабалыларның «тамчысы» бармы?


Казан федераль университеты 2013 елның ахырында нәшер иткән «Барабинские татары. Страницы духовной культуры» (665 б.) китабының авторлары нәкъ шул сорауларга җавап эзләп ерак юлга сәфәр чыккан. Көнбатыш Себер киңлекләрендә, Иртыш, Обь, Том кебек мул сулы елга буйларында, сазлык, күл эчендәге утрауларда, урман аланнарында үз көннәрен үзләре күреп яшәгән кавемнең тарихын, телен, гореф-гадәтләрен кәгазьгә теркәп калдыру шөгыленә фәнгә ихластан бирелгән фанатиклар гына алына ала. Кемнәр соң бу фидакярләр?

Г алимнәр коллективының җитәк­чесе – филология фәннәре докторы, КФУ профессоры, күренекле тел галиме, диалектолог Фәрит Юсупов. Икенче автор – Флера Сәйфуллина – КФУның татар әдәбияты кафедрасы мөдире. Элегрәк Тубыл (Тобол) пединститутында татар әдәбияты кафедрасын җитәкләгән бу ханымга «Бараба татарлары...» китабын төзегәндә, бигрәк тә тел-лөгать үзенчәлекләрен саклап транскрипцияләгәндә, текстларны русчага тәрҗемә иткәндә җирле халык белән аралашу тәҗрибәсе файдалы булгандыр, дип уйлыйм.


Фәрит абыйлары Себергә «эшлекле сәфәр» белән чыкканда, фамилияләре китапның затлы тышлыгында урын алган Олег Хисамов белән Илһам Гомәровны үзеннән калдырмый. Нәзберек зәвыклы Ф.Юсупов юк-бар кешеләрне үз тирәсендә йөртмәс, заманча әйтсәк, компаньонга алмас дип, ТӘһСИ директоры К.М.Миңнуллин егетләрнең «авызларына чәчәк балы» каптыра – беренчесен үзенә фәнни эшләр буенча урынбасар итеп чакыра. И.Гомәровны гыйльми сәркатип мөнбәренә утырта (хәзер Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире). Яшь галимнәргә теләк шул гына: таләпчән Фәрит абыйлары олы фән юлына алып кергәнне онытмасыннар...


Алдыбыздагы китап битләренә таянып, кыскача гына булса да, бараба татарларының тарихына, мәдәни мирасына күз салыйк.


Хезмәт авторлары, кайбер тикше­рүчеләрнең Себергә төрки кабиләләр IV гасырда гына күчеп килгән, дигән фаразларын кире кагып, яңа табылган чыганакларга таянып, дөнья бишеген дер селкеткән, иң борынгы бабаларыбыз һуннарның Бараба һәм Тубыл тирәсенә 55, 93, 155 елларда ук килеп, бер өлешенең шунда урнашып калуын дәлилли.


Көнбатыш Себердә VI гасырда Бөек Төрк каганаты, соңрак Уйгыр (VIII), Кыргыз (IX), Кыпчак һәм Кимәк (IX-X) каганатлары оешу да ул якларда төркиләрнең тамырлары борынгыдан килүгә дәлил була.


Төрки, өлешчә фин-угор кабиләлә­ренең тел, тормыш-көнкүреш үзен­чәлек­ләрен, йола-гадәтләрен сеңдереп I-II йөзләрдә үк формалашкан бараба татарлары иксез-чиксез киңлекләрдә ярым күчмә тормыш алып барып, мал үрчетеп, шул ук вакытта иген игеп, агач, тимер эшкәртү һөнәрләрен дә үзләштереп, тыныч кына яшәп яткан. Бохара шәехләре белән казан татарлары аларның күңеленә ислам нурын иңдергәнче, үзләре ясаган курчакларга табынып, мәҗүсилек чорын кичергән. Һәртөрле им-томнары, барабан кагулары белән шаманнар XX гасыр уртасына чаклы халыкны «агарткан». Дөрес, ислам динен кабул иткәч, барабалылар татар дөньясының бер өлеше булып киткән.


Күрше, бигрәк тә төрки кабиләләр белән уртак рухи катлам сакланган. Алтай, якут, хакас кебек кавемнәр һәм татарлар арасында киң таралган «Мижик Алып», «Кадыш Мәргән», «Кузы Көрпәч», «Цонтай Мәргән» кебек героик дастаннар, шулай ук иң тулы нөсхәсе Себердә язып алынган «Идегәй» дастаны да бараба татарларын гомуми мәдәни агымга алып чыга.


Казан, мишәр, керәшен татарлары, башкортлар шикелле үк, барабалылар да шатлык-кайгыларын, киләчәккә өмет-хыялларын, күңел ярсуын «Саҗидә», «Агыйделкәй», «Ах, җанашым, Мәрфуга», «Әбәйлә, алмам», «Тәф(п)тиләү», «Юлбикә» кебек уртак җырларга салган.


Тел үзенчәлекләре (күбрәк, фонетик) буенча бараба татарларының бәетләре, җырлары беркадәр аерылып торса да, сурәтләү чаралары, ритм, кафия, кабатлаулар җәһәтеннән жанрларның кануни таләпләрен үти.


Барабалылар арасыннан исеме, яз­­мышы риваятьләрдә сакланган, мә­хәб­бәт шигырьләре безнең көннәргә килеп җиткән Айтүкә (Әлмөхәммәт) тәхәллүсле чәчән, җырчы-шагыйрь үсеп чыккан. Аның тормыш юлы шактый гыйбрәтле.


Егет, авылның бай малаена ярә­шел­гән иң чибәр кызы Фатыймага (Батышка) гашыйк була, кыз да аны ярата. Рәсми никахка рөхсәт булмагач, яшьләр качып китеп, Иртыш буенда чокыр казып, шунда яши башлый. Сөйгәнен ачы җилләр бимазаламасын дип, Айтүкә тирә-юньгә ак каеннар утырта, көндезләрен казакъ баеның көтүен көтә. Әмма яшьләрне табып, авылга алып кайталар һәм Айтүкәне байлар җәзаларга җыена.


Язмыштан узмыш юк, дип күрәчәгенә ризалашкан Айтүкә, үлеме алдыннан үз җырларын башкаруга рөхсәт сорый. Мәгъшукасына багышланган, тирән кичерешле, лирик аһәңле, моңлы тавыш белән башкарылган җырлар тыңлаучыларны тетрәндерә һәм халык шагыйрьне җәзалауга юл куймый. Иҗат кешесенә яшәргә ирек бирмиләр, сөйгәне белән аеру гына җитмәгән, ике тапкыр төрмәгә утырталар. Ул аннан бик картайгач кына иреккә чыга. Фатыймасы аны эзләп «тапканда», ул инде өч ел элек фани дөньяны ташлап киткән була. Айтүкәнең халык иреге, азатлык турындагы шигырьләре, мәхәббәт җырлары халык телендә, күңелендә яшәвен дәвам итә.


Халык мәнфәгатьләре турында онытып, үз кысыр хәсрәтләре белән генә яшәгән бәндәләр Себер татарлары арасында да аз булмаган. 1555 елда хакимиятне кулына төшергәч, үзен Себер ханы дип игълан иткән Ядегәр, Иван IVне Казанны алуы белән котлый һәм үзләрен рус дәүләтенә кушуны сорап мөрәҗәгать итә. Әмма үтенеч җавапсыз калдырыла. Сатлык Ядегәрдән котылу өчен сугыш 7 ел дәвам итә. Ниһаять, 1563 елда хакимияткә Чыңгыз хан нәселеннән Күчем килә. XVI гасыр уртасыннан себер татарлары башкаласы Искер төзелә. Себер ханлыгына ханты, манси, ногай, хотан, кара кыпчак кебек кабиләләр дә кушыла.


Яулап алу сәясәте белән агуланган рус патшасы хөкүмәте Күчем биләмәләрен тынычлыкта калдырмый. Строгановлар, Уралдагы биләмәләрен саклау сылтавы, чынлыкта ул яклардагы байлыкны талау, анда гомер иткән халыкны буйсындыру нияте белән, юлбасар казак атаманы Ермакны (халык телендә Ярмак) яллый. 1581 елның сентябрендә башлаган сугыш хәрәкәтләрендә ул әүвәл вогул, иштякларның авылларын талап, өйләрен яндырып, татар җирләренә бәреп керә. Шулай итеп Казан, Әстерхан ханлыклары яшәүдән туктагач, яклаучысыз калган табигать балалары – Себер халыкларының җирләрен үзләштерү башлана. Бу тарихи фаҗига бараба татарларын да әйләнеп үтми. Ядегәр белән көрәштә шактый көчен югалткан Күчем хан сугышка чын-чынлап әзерләнеп өлгерми, ушкуйникларны Тура белән Тобол елгалары кушылган җирдә очрата.


Үз илләрен, җирләрен яклап, бас­какларга каршы күтәрелгән, әмма уклар, балталар белән генә коралланган Күчем нүкәрләре җиңелә. «Себер батыры» истәлеге бу орышка нәкъ шундый бәя бирә: «Ермакның отряды мылтыклар белән коралланган булган. Мылтыклы кешеләргә коралсыз, сугышка әзерләнмәгән халыкны буйсындыру җиңел». Беренче каты бәрелештә җиңелсә дә, Себер «хуҗасы» бирешми, Бараба далаларында яшәүчеләрдән яңа көчләр туплап, улларын, туганнарын югалтып, сукыраеп, колаклары ишетми башлаганчы иярдән төшми, көрәшне дәвам итә. 1601 елда урыс патшасына сатылган нугайлар тарафыннан үтерелә.


Җанкыяр Ермак 1585 елның 6 авгус­тында фани дөньядан китә. Явызны ничек, ни рәвешле, кем үтерүе турында әллә ничә сөйләк сакланган. «Бараба халкы турында»гы истәлектә әйтелгәнчә, Ермак әүвәл Күчем ханда ике ел көтү көткәннән соң, үзенә җир кишәрлеге алып, баеп, Явыз Иван белән элемтәгә кереп, Күчем ханга каршы сугыш ачкан. Бер оста татар мәргәне угын Ермакның маңгаена төбәп аткан. Теге Иртышка егылып төшеп, суга батып үлгән.


Себернең байлыгына күз салган патша хөкүмәте гаскәри көчләрен, төзүчеләрен җибәрүдән туктамый. 1587 елда Күчем ханлыгының башкаласы Искер янында Тубыл шәһәренә нигез салына.


Киң далаларда, иркен сулы елга буйларында, кеш кебек иң кыйммәтле җәнлекләр белән тулы урманнарда хөр яшәгән халык, коллык белән ки­лешмичә, кат-кат күтәрелеп караса да (1628 елгы восстание тарихта теркәлеп калган), аяусыз рәвештә бас­тырыла килә. Шул сугышларда себер татарларының 90%ы кырыла. Россиядә аз санлы халыкларга нисбәтән алып барылган мәкерле сәясәт сакланса, тиздән бараба татарлары да яшәп киткән халыклар исемлегенә теркәләчәк. Югалып барган кардәшләребезнең телен, үткән юлын, гореф-гадәтләрен тарихта калдыруның бердәнбер юлы – аларның авыз иҗатын, тарихларын, үзенчәлекләрен фәнни җирлектә, архив материалларына, истәлек-чы­ганакларга, элгәреләрнең язмаларына таянып, китап итеп бастырып калдыру.


«Бараба татарлары...» хезмәтенең сәя­си, милли әһәмияте дә бар. Бер як­тан, татар мәктәпләре ябылуы, мат­бугатның кысылуы, массакүләм мәгъ­лүмат чараларның бер телдә генә алып барылуы сәбәпле, аз санлы ыруларның телләрен югала баруына игътибар юнәлтү булса, икенче тарафтан, Аурупа дәрәҗәсендә эшләнгән китап бер кабилә язмышын үзәккә алып, себер татарларының татар милләтенең аерылмас өлеше булуын фәнни раслый, ике төрле уйлануга урын калдырмый. Олы сәясәтнең мәкерен, йомшак җәеп катыга утыртуын аңлап җитмәгән, себер татарлары шивәсе нигезендә әлифбалар, дәреслекләр төзү турында хыялланып йөргән «акыллы башларга» да бу китапта җавап бар.


Бер укый, таныша башлагач, аерыла алмыйча, себер татарларының тыйнак, саңгырау, көйле шивәсендә туган дас­таннарны, җырларны, сөйләкләрне тәкъдим иткән китапның соңгы битен япканчы, бу мәҗмуганың кем ярлыкасы белән дөнья күрүен әйтми үтү гөнаһ булыр. Бәяләмә бирүчеләре Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова һәм фәнни хезмәткәре Марсель Бакиров булса, аның фәнни мөхәррире, филология фәннәре докторы, профессор, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.


Әйдә, рәхим ит, бараба татары, үз нигъмәтләрең белән түребезгә уз!

Теги: Тәлгат Галиуллин Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру