Болгарларда хокук тарихы

Идел болгарларының хокук тарихы буенча хезмәтләр язылмауның бик күп объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Шуларның берсе – күршеләрдәге «Русская правда» һәм Дунай Болгарстанындагы «Закон судный людям» кебек язма чыганакларның сакланмавы.

Гарәп яисә урыс истәлекләрендә дә бабаларыбызның хокукый мөнәсәбәтләренә кагылышлы хәбәрләр чәчелгән, сибелгән – фрагментар рәвештә генә урын алган.

Димәк, бу өлкәне өйрәнергә теләгән кешегә өстәмә (халык авыз иҗаты, әдәбият, этнография) һәм «кыек» (тугандаш халыкларның хокук тарихы) чыганакларга мөрәҗәгать итми чара юк. Тәгаен безнең очракта, мәсәлән, Кол Галинең XIII гасыр башында туган «Кыйссаи Йосыф» әсәре шактый ярдәм күрсәтергә мөмкин. Игътибар белән укысак, без анда гаиләгә, сәүдәгә караган байтак мисаллар, борынгы ватаныбызда очраган җинаятьләр һәм җәзалар, гадел хөкем, шәхесара килешүләрнең төп принциплары, кагыйдәләре һ.б. турында бихисап мәгълүмат таба алабыз.

Шиксез ки, сюжет беренче чиратта никах (өйләнешү) һәм гаилә кору проблемаларын күтәрә. Истә тотыйк: поэма Идел Болгарстаны мөселманлык кабул иткәннән соң язылган, шуңа күрә әлеге әдәби җәүһәрдә болгарлар арасындагы хокукый мөнәсәбәтләрнең ислам кануннарына нигезләнеп бирелүе табигый.

Әсәр бик зур җәмгыяви-әхлакый һәм фәлсәфи көчкә ия. Урыс телендә чыккан китапның кереш сүзендә Нурмөхәммәт Хисамов әйткән фикер белән килешми ярамый – чыннан да, Кол Гали, үзе шуңа ихлас инанган халәттә, сәламәт һәм бәхетле гаиләнең нигезе итеп бердәнбер мәхәббәт идеясен алга сөрә [1]. Автор, һичшиксез, халык арасында ислам динен популярлаштыру тарафдары булуга карамастан, «Кыйссаи Йосыф», нигездә, барыбер дөньяви эчтәлекле, рациональ юнәлешле иҗат җимеше. Әсәр гуманист тәрбияләүне, халыкның һәм дәүләтнең иминлеге шартларын икърарлаудан тыш, гадел җәмгыять төзү, камил гаилә мөнәсәбәтләрен кору үрнәген күрсәтүне – ягъни, «тормыш дәреслеге» вазифасын үтәүне максат итә. «Кыйссаи Йосыф»ка татар халкының бөек әдәби һәйкәле итеп карау гына аз, аның әле болгар чоры тарихын өйрәнүдә бәһасез чыганак икәнен дә хәтердә тоту зарур.

Поэмада гаиләгә аерата зур игътибар бирелә, дидек. Гайнетдин Әхмәров XIX гасырда Казан татарлары арасында кыз алуның өч төре киң таралганлыгын әйтә: кызның (туганнарының да) теләгенә каршы килеп урлау, кызның ябышып чыгуы, димләп өйләнешү[2]. Бу йолаларның тамыры бик тирәнгә – төркиләрнең мәҗүси чорына ук барып тоташа һәм, табигый, болгарлар ислам кабул иткәннән соң да ул гореф-гадәтләр эзсез югалмый әле, берникадәр үзгәрә генә.

Димләү турында. Гаилә корганда шәригать ике якның да бу никахка ризалыгын мәҗбүри шарт итеп куя. Мөселман болгарлар да, күпчелек очракта, гади-гадәти димләү ярдәмендә башлы-күзле булган булса кирәк (мисал өчен, К.Ф.Фукс, XIX гасыр башы Казан татарларын сурәтләгәндә яучылап өйләнешү турында яза: кияү җибәргән яучы кәләш йортына килә һәм шунда ук, беренче килүдә, йә ризалык, йә ризасызлык алып китә. Ризалык алу исә ике якның калым турында килешүенә нигез булып тора [3]. «Кыйссаи Йосыф» та нәкъ менә шушы төр кыз алуның болгарлар арасында киң таралганлыгын раслый. Зөләйхәгә бик күп димчеләр килүен искә төшерик:

Нәкъ егерме җиде бәктән ялавачлар [4],
Һәрберсенең башларында алтын таҗлар,
Китергәннәр күптөрле мал, алтын хачлар,
Барчасы да Зөләйхәне сорый инде.

Һәрбересе бер мәликтән килгән иде,
Зөләйхәне хатынлыкка димләр иде,
Ә Зөләйхә атасына болай диде:
«Мисырдагы гъәзиз мине алсын инде».

Ике строфадан соң янә:

«Күп солтаннар сорый үзен – кызым бармый,
Тик берсен дә өстен күреп, күңел салмый,
Сине генә хәтереннән һич чыгармый,
Теләр булсаң, безләргә тиз белдер инде» [5].

Бу очракта без яучы җибәрү, димләү кебек күренешләргә юлыгудан битәр, никахлашканда кызның фикере дә исәпкә алынуын, хәтта ул фикернең мөһим, хәлиткеч булуын күрәбез. Кызның кияүне кабул итәргә, яисә, киресенчә, кире кагарга хаклылыгы халык авыз иҗаты үрнәкләрендә дә ярылып ята. Мисал өчен, XIII гасырның икенче яртысына караган «Хан кызы Алтынчәч» риваяте болгарларның монгол илбасарларына каршы көрәшенә багышланган. Эчтәлектән күрәбез ки: хан кызы монгол ханының хатыны булырга катгыян баш тарта, шуның аркасында ыруглар арасында сугыш куба [6].

Ике як та гаилә корырга күнгәндә никах килешүе төзелгән, андый килешү үрнәге «Кыйссаи Йосыф»та да (Зөләйхәнең әтисе Таймус белән Кыйтфир «кияү» арасында) искәртелеп үтелә:

Ә Мисырда ул чак гъәзиз – Кыйтфир иде,
Илчеләр шул хатны тотып аңа килде,
Хатны укып, ризалыгын шунда бирде,
Җавап язып, илче аша салды инде.

«Һәркем мине тели икән, мин дә телим,
Йөз мең теләк белән аны табам, эзлим,
Малым-милкем барчасын да фида кылыйм,
Җаным белән кабул иттем», – диде инде.

Кыйтфирнең бу илчеләре килде исә
Һәм Таймуска шул җавапны бирде исә,
Хатны укып, хәлне аңлап белде исә,
Зөләйхәне юлга җайлап озатты инде [7].

Бу мисал (никах килешүен кызның әтисе белән төзү) – табигый хәл саналырга хаклы, чөнки мөселман хокукы мондый эшләргә хатын-кызның катнашуын кирәк тапмый. Баласын кияүгә бирү шартларын әти кеше сөйләшә һәм «йөрәк мае» өчен мөмкин кадәр күбрәк калым алырга тырыша.

Никах килешүе телдән дә, язмача да төзелергә мөмкин саналган. Алдагы өзектән чыгып фикер йөртсәк, болгар җәмгыяте үсә-үзгәрә барган саен мондый гамәлләр күбрәк язмача башкарылган, дигән фикергә киләбез. Язмача ныгытылган килешү, билгеле ки, рәсми документ буларак, ышанычлырак исәпләнгән һәм килешүдә теркәлгән шартларны ике якның да төгәл үтәвен тулырак тәэмин иткән. Инде гел дөрес булсын, дигәндә, документ кимендә ике шаһит (ир-ат җенесеннән) хозурында казый тарафыннан тутырылган. Туган-тумачалык, потка табыну кебек күренешләр никах укымаска җитди сәбәптән йөргән.

Никах килешүенең болгар җәмгыятендә нинди зур көчкә ия булуын без Йосыф урынына, ялгышып, Кыйтфиргә кияүгә чыккан Зөләйхәне юатучы хатын-кызлар авызыннан ишетәбез:

«Ягъни синең бу хәләлең Кыйтфир була,
Әдәпсезлек эшли күрмә!» – диләр инде [8].

Дөрес, мәҗүси гореф-гадәтләр дә болгарларда озак яшәгән әле. Гамирҗан Дәүләтшин шул чорларга караган «Айбикә» риваятенең бер вариантын ошбу фикергә мисал итеп китерә: әсәрдә явыз Чуракай каракның Алабуга шәһәрендә гомер кичергән мәгълүм затның кызын урлавы турында бәян ителә. Дөрес, һәр әкият шикелле, бу кыйсса да матур тәмамлана – батыр егет Чуракайны җиңеп, кызны әтисенә кайтарып бирә [9]. Мәгәр мондый мәҗбүри, кыз теләгенә каршы кылынган гамәлдән «кыз урлау» йоласын аера белергә кирәк: икенче очракта кәләшне ике якның да ризалыгы белән «урлыйлар», шуңа күрә ул шәригать кануннарына каршы килми.

Тарихчылар күрсәтүенчә, хәтта XV-XVIII гасырларда да Казан татарлары арасында яшьләрне мәҗбүри өйләндерү гадәте хөкем сөргән – ни егетнең, ни кызның рөхсәтен-ризалыгын сорап тормаганнар. Нәтиҗәдә, сирәк булса да, «качып» (әти-әни, туганнарга белдермичә) никахлашу күренеше барлыкка килгән.

Шәригать кануннары буенча, никах укылганнан соң ир-ат хатынына мәһәр (кияүнең кәләшкә бирәсе милке, малы) түләргә тиеш. Болгар дәүләтендә (һәм башка төрки халыкларда да) бу йола калым түләү белән кушылган, ике институт берләшкән. Калым күләме кызның сыйфатларына карап билгеләнгән (яшьлеге, чибәрлеге, ата-анасының мәртәбәлелеге, хокукый дәрәҗәсе) һәм өлкән яшькә таба кими барган. Тол хатыннар да калым дәгъва итә алган. Калым никахлашуның хокукый нигезләреннән саналган, аннан башка никах кылынмаган.

«Кыйссаи Йосыф»та яучыларның Зөләйхәгә «күптөрле мал, алтын хачлар» китерүен дә без «кияүләрнең» мәҗбүри төстә калым (мәһәр) түләве, дип санарга хаклыбыз.

Кәләшнең бирнәсе ата-ана мал-милкеннән дә, кияү биргән калым өлешеннән дә тупланырга мөмкин булган. Хәер, мөселман кануннары, гомумән, андый күренеш турында искәртми, бу хакта сүз йөртүне әдәпсезлек саный һәм аны тулаем әти-әни теләгенә вә ихтыярына тапшыра. Әмма без бирнә китерүнең болгарлар арасында киң таралганлыгына «Кыйссаи Йосыф»ны укып инана алабыз:

«Мин кызымны хакыйкатьтә сиңа бирәм,
Мең дөялек йөк җиһазы булыр бирнәм.
Мең качырга йәнә күп мал төяттерәм,
Дөя йөге асыл ефәк була инде.

Тагы мең кол, мең карауаш [10] бүләк була,
Һәрчак алар кул астыңда хезмәт кыла,
Алар даим сезгә тугры башын ора,
Кайсы хыта [11], кайсы руми [12] була инде» [13].

Мең дөягә маллар төяп йөкләттерде,
Аларга мең кол-карауаш атландырды.
Шул рәвешле кыз Мисырга килеп керде,
Сарайда ул тәхет куеп утырды инде [14].

Мәҗүсиләрдән аермалы мөселман болгарларда баланы бабай (әнисенең әтисе) түгел, ә, яңа тәртип буенча, ата үзе тәрбияләргә тиеш булган. «Кыйссаи Йосыф»та да һәммә нәселе өчен Йагъкуб җаваплы. Ул чын ата. Зөләйхә үлгәч, Йосыф турында да шулай әйтелә: «угъланнарын тәрбияләп яшәде инде» [15]. «Котадгу белек»тә Й.Баласагуни балаларны, бигрәк тә кызларны, өйдә тәрбияләргә, аларга күркәм сөт анасы табарга, сәламәтлекләрен кайгыртырга, гыйлемгә өйрәтергә кирәк, дип яза. Угыллар эшсез утырмасын, аларны вакыт җитүгә өйләндерү, ә кызларны кияүгә бирү зарур, ди [16].

Болгар җәмгыятендә ата-ана үз баласына карата игътибарын кызганмаган, бәгъзе гаиләләрдә йә сатып алынган, йә ялланган даяларның , тәрбиячеләрнең булуы шуны раслый. Яңадан «Кыйссаи Йосыф»ка мөрәҗәгать итик:

Анасы үлгәч, Йосыф ятим сабый калды,
Йагъкуб сәүче бер карауаш сатып алды,
Карауашны Йосыфына дая [17] кылды,
Ә баласын ул аерып сатты инде [18].

Икенче урында:

«Йагъкуб сәүче мине сатып алган иде,
Йосыфына мине дая кылган иде,
Бәшир атлы сабыемны саткан иде –
Нәкъ җитмеш ел хәсрәтендә янам инде [19].

Шунысын да онытмыйк: автор «Йагъкубның бар иде тагын үги кызы» [20], дип тә искәртә әле. Соңыннан Мисыр хакиме Йосыфның үзен дә «уллыкка ала», Зөләйхәгә әйтә:

«Миннән артык олыла син һәм хезмәт кыл,
Балабыз юк, бу – угълыбыз булсын инде» [21].

Кол Гали әсәреннән күренгәнчә, төркиләр арасында исламга кадәр яшәгән үги бала тәрбияләү, үстерү кебек игелекле гамәл болгарларда мөселманлыкка күчкәч тә яшәвен дәвам иткән. Йосыф пәйгамбәрнең «уллыкка алынуы» изге китап мотивларына нигезләнгән сюжет сызыгы өчен кирәкле, мөһим деталь, дип тәгаенләгән очракта да, алга таба хуҗалыкта файдалану өчен гап-гади үги кыз тәрбияләү – табигый һәм мантыйкый хәл исәпләнергә хаклы.

Гаилә кору Коръән һәм Сөннәт тарафыннан хупланганга күрә, башка дин вәкилләрендә даими күзәтелгән ялгызлык-буйдаклык мөселманнар арасында очрамаган, диярлек. Шәригать ир-атка дүрт хатын алырга да рөхсәт итә. Идел Болгарстанына күпхатынлылык хас булуын без «Кыйссаи Йосыф»тан да күрәбез. Әмма бу хәл Болгарда киң таралганмы соң? Ихтимал, юктыр. Чөнки әсәр тулаем бу күренешкә каршы чыга.

Зөләйхә Йосыфның бердәнбер җәмәгате итеп күрсәтелә. Ул иренә унике ул (угыл) алып кайта. Гаилә бәхетен шагыйрь балаларның күплеге белән дә бәйли. Нурмөхәммәт Хисамов билгеләгәнчә, мәхәббәт һәм гаилә темасын яктыртуда Кол Гали үзенең бөек замандашы Низами Ганҗәви белән бер рәттә тора, алар икесе дә һәм иҗатында, һәм тормышта моногамияне яклаганнар. Ачы язмышлар, ата-ул фаҗигасе, җитмеш ел күрешмәүләре – Йагъкубның күпхатынлылыгы аркасында килеп чыккан күңелсезлекләр, дип уйларга да урын бар – аның төрле аналардан туган балалары бердәнбер атаның мәхәббәтен бүлешә алмый һәм, нәтиҗәдә, энеләреннән котылырга ният кыла. Йосыф, билгеле, әтисенә капма-каршы рәвештә, әсәрдә үрнәк гаилә башлыгы сыйфатында тәкъдим ителә [22].

Йосыф белән Ибнейәмин – бер анадан, Рәхилдән [23]. Калган улларның кемнән, ничә анадан тууы әсәрдә әйтелми, өчесенең исеме генә мәгълүм: Рауил, Шәмгун, Йәхүдә [24]. Болгарларның берхатынлылык һәм күп балалылыкны хуплавы әсәрнең буеннан-буена ассызыклана, Кол Гали шундый гаиләләр корырга чакыра, дисәк тә ялгышмабыз:

Йосыф әйтте: «Безнең уллар болар бары,
Барчасы да Зөләйхәдән туган инде» [25].

Йосыф хәтта хәләл җефетен җир куенына тапшыргач та икенче хатынга өйләнергә уйламый:

«Озакламый Зөләйхәсе вафат булды,
Ә Йосыфның күңле сагыш-хәсрәт тулды,
Шуннан кабат өйләнмәскә карар кылды…» [26]

Гәрчә, шул ук вакытта, бай йортларда хатыннар белән бергә кәнизәк-җарияләр дә булмаган түгел:

Тәңре саклый Кыйтфирдән гел Зөләйхәне,
Йосыф өчен саклый иде шулай аны,
Кыйтфир исә бөтенләй дә белми моны,
Хаҗәт булса, пәри кызы килә инде.

Зөләйхәбез Кыйтфиргә һич буен бирми,
Үзен саклый, һич тә аңа якын килми,
Кыйтфир исә бу әвхәлнең аслын белми,
Җен кызын ул Зөләйхә, дип коча инде [27].

Гарәп сәяхәтчесе һәм миссионеры әл-Гарнәти язмаларында берничә мәртәбә Саксиндагы төрки (бәлки, болгардыр?) кәнизәк-хатыннарын («кәнизәк-аналар») һәм алардан туган бихисап балаларын искә алып уза. Үзгә урында ул Болгарга килгәнче бер гаиләдән кыз сатып алуы һәм аннан туган үле сабыен өч ай буе җиргә иңдерә алмавы турында яза – «тимердәй нык» туфракны казырлык булмый «…һәм мәет таш кебек ката» [28].

«Хуҗа»дан бала тапкын кәнизәкләр үз ишләренә караганда бер баш үскән, югарырак үр яулаган – аларны ни сатып җибәрә, ни бүләк итә алмаганнар, ә хуҗаларының вафатыннан соң алар, гомумән, азат ителгәннәр.
«Кыйссаи Йосыф»та гаилә мөнәсәбәтләренә караган үзгә күренешләр дә ачыла. Мәсәлән, болгар җәмгыятендә хөкем сөргән майорат принцибы. Йосыфның агалары «өлкәнлек хокукы»ның бозылуын, энеләренең киләчәктә үзләре өстеннән хаким булырга тиешлеген күтәрә алмый:

«Әгәр ул төш шулай чынга чыгар булса,
Йосыф олуг бер падишаһ булыр булса,
Без барыбыз аңа хезмәт кылыр булса,
Бу безгә бик каты гарьлек», – диләр инде [29].

Шәригать зинаны иң зур җинаятьләрдән саный. «Кыйссаи Йосыф» та, җәмгыяви-эстетик һәм әхлакый юнәлешле әсәр буларак, бу эшне кабул итми, хыянәтне гаеп, гөнаһ эш саный. Йосыф «киртәне» узмый, чөнки, аныңча (һәм исламча да), болар – ни Аллаһ, ни җәмгыять тарафыннан кичерелерлек гамәлләр түгел:

«Шуның өчен угъыллыкка кабул кылды,
Атама мин ничек хаин булам инде?!»

Хыянәтнең әһлен тәңре кичералмый,
Газабыннан дошманнарын һич чыгармый…» [30]

«Зина – гөнаһ» мәгънә­сендәге гыйбарәләр Кол Гали иҗатында аерата күп очрый:

Кисәтүле аять ачык булды шуннан:
«Хак җәзасын алачактыр гөнаһ кылган»,
Йосыф нәби бу әхвәлне белде чыннан,
Коткаруны илаһыннан сорый инде [31].

Башка урында:

Йосыф исә азгынлыктан тыелып калды:
«Бу эшләрне тәңре күрә», – диде инде [32].

Зина – гөнаһ кына түгел, җинаять тә саналган, дидек. Ул чорның фольклор һәм әдәбият җәүһәрләре, фәнни-дини текстлар мондый җинаятьләрне Идел Болгарстанында гаиләгә һәм әхлакка каршы кылынган гамәлләр исәбендә йөртә [33]. Һәрхәлдә, Ш.Мәрҗани тикше­ренүләре аша безнең көннәргә килеп җиткән болгар хезмәтләре (дөресрәге, өзекләре) шулай дип уйларга җитди нигез бирә.

«Кыйссаи Йосыф»та төп каһарман Зөләйхәнең кайнар кочагына аумыйча чак тыелып кала:

Шул ук сәгать дәһшәтле өн яңгырады:

«Гөнаһка син якын барма!» – диде инде…

«Нәфесеңне уйнаштан тый!» – диеп инде [34].

Күрәбез, әсәрдә зинаның гөнаһ һәм җинаять булуын ассызык­лаган урыннар бихисап. Ул юлларда «уйнаш» өчен тән җәзасына гына түгел, ә Илаһ Тәгаләнең каргышына да тару куркынычы даими искәртелеп бара.

 Ахыры бар

Мәкаләнең журналдагы исеме: «Хак хөкменә коллар риза булу кирәк…»

1. Кул Гали. Сказание о Йусуфе (перевод Сергея Иванова). – Казань: Татарское книжное издательство, 1985. – С.11.

2. Ахмеров Г.Н. Избранные труды. – Казань: Татарское книжное издательство, 1998. – С.191-192.

3. Фукс К.Ф. Казанские татары в статистическом и этнографичес­ком отношениях. Казань, 1844; Краткая история города Казани. Казань, 1905. Репринтное воспроизведение. – Казань: Фонд ТЯК, 1991. – С.66.

4. Ялавачлар – илчеләр, яучылар.

5. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. – Б.87-88.

6. Хан кызы Алтынчәч/ Борынгы татар әдәбияты. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1963. – С.165-167.

7. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.88-89.

8. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.89.

9 . История татар с древнейших времён в семи томах. – Том I. Народы степной Евразии в древности. – Казань: Издательство «Рухият», 2002. – С.576.

10.  Карауаш – хезмәтче, кәнизәк.

11. Хыта – Кытай, кытайлы.

12. Руми – грек.

13. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.88.

14. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.89

15. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.213.

16. Баласагунский Юсуф. Благодатное знание. – Москва: «Наука», 1983. – С.344-345.

17. Дая – сөт анасы.

18. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.198.

19. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.200.

20. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.24.

21. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.99.

22. Кул Гали. Сказание о Йусуфе. – С.11-12.

23. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.25.

24. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.29.
25. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.202.

26. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.213.

27. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.91.

28. Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в Восточную Европу (1131-1153). Публикация О.Г.Большакова, А.Л.Монгайта. – Москва: Главная редакция восточной литературы, 1971. – С.27, 40, 58.

29. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.24.

30. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.110.

31. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.114.

32. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.115.

33. Мухамадеев А.Р. Право Волжской Болгарии. Часть 1. Преступления и наказания, правосудие. – Казань: Институт истории имени Ш.Марджани АН РТ, 2013. – С.92.

34. Кол Гали. Кыйссаи Йосыф. – Б.114.

Комментарий язарга