Адлер Тимергалин: «Кешеләрне кызганам…»

Гади кешеләр белән контактны бик җиңел урнаштыра идем. Хәзер кыенрак…

Белмим, нигәдер, барча бәхетсезләр, кәефсезләр миңа килеп зарларын сөйләрләр иде. Бала-чага да, йомшаклыгымны бик тиз сизеп алып, сыртка менеп атланырга гына тора, ләкин, гомумән, ихтирам итә, хәтта ярсыта иде. Хәтта бер укыткан баламнан (кыз бала) соңыннан гына белдем: мин «сөйгән укытучылары» булганмын икән (авыл мәктәпләрендә физика, математика, химия һәм хәтта урыс телләре укытканым бар).

Адлер Тимергалин (уңда) һәм Марсель Галиев. Фото Марсель Галиев архивыннан алынды.

Кешеләрне кызганам. Бик еш гафу итәм. Кайбер «дуңгызлар» моннан файдаланалар да. Туры әйтергә яратсам да, кеше күңеленә артык бәрелмәскә тырышам бугай.

Халык арасына чумып, күренмичә йөрүне артык күрәм шикелле. Мин «серая» масса эчендә…

Адлер Тимергалин

Безнең мирас. — 2021. — №10. — 84 б. 

 

Комментарий язарга