Кермә, бәгърем, кермә төшләремә…

Кара күлмәк киеп өсләреңә,
Кермә, бәгърем, кермә төшләремә,
Күңелемә авыр итәсең.
Үпкәләгән төсле, тып-тын гына,
Күзләремә карап моңсу гына,
Борыласың да тагын китәсең…

Кушымта:

Кермә, бәгърем, кермә төшләремә,
Төшмә инде, төшмә исләремә,
Безнең язлар калды еракта.
Үткән язлар мәңге кире кайтмас,
Сулган гөлләр кабат чәчәк атмас,
Үкенеп тә инде, елап та.

Үткәннәрне кабат-кабат күзлим,
Аерылышуның сәбәпләрен эзлим,
Гаепләрем минем кайда соң?
Тик аңламыйм, аны табулардан,
Үткән гаепләрне танулардан,
Бүгенгегә нинди файда соң?

Кушымта.

 

Резеда Вәлиева

Фото: pixabay

Комментарий язарга