Журнал «Безнең мирас»

Керәшен евангелистлары

(1920-1941 елларда Арча, Мамадыш кантоннары керәшеннәрендә протестантлык хәрәкәте)
Дүрт ел өзлексез барган Беренче Бөтендөнья сугышы тыныч елларда да ярлы яшәгән авыл халкын бик начар хәлдә калдыра. Тормыш чынбарлыгын тупикка китереп терәгән идеология, традицион дини инанулар реаль тормыштагы сорауларга җавап таба алмый, заман таләбен канәгатьләндерми башлый.Халыктагы өметсезлек, төшенкелек, киләчәк өчен борчылу илдәге идеологик-әхлакый киеренкелекнең көчәюенә китерә.


Дәүләт, кирәк вакытта ха­лыкның аңын томаларлык «яңа фикерләр», кеше ышандырырлык уйдырмалар корырга өлгерә алмаса, банкротлыкка чыккан иҗтимагый-дини идеология урынына халык тарафыннан үзешчән рәвештә яңалары эзләнә, яңалары табыла. Үзгәртеп кору елларында киң таралган НЛОлар, чит планеталылар, Чумак-Кашперовскийлар, «мыльный» сериаллары, төрле чемпионатлар халыкның игътибарын читкә юнәлдерү, төп-нигез проблемаларны яшерү өчен кулланылып, идеологик «аптыраштан» вакытлыча чыгуның бер ролен үтәде...


Андый авыр елларда халыкта дәү­ләт (рәсми) чиркәвеннән аермалы яңа диннәр, дини карашлар, секталар тиз таралуы шуңа мисал булып тора. Дөньяда мондый диннәрнең, секталарның саны бихисап күп. 1920-1941 нче елларда ТАССРның Арча кантоны Мишә буендагы Кибәч, Кәвәл, Урвыкино, Козловка, Тенишевка, Пановка, Янсуар, Раевка, Шармаши hәм Керәшен Сәрдәсе, Иксуар, Көлкәмәр кебек керәшен авылларында киң таралып өлгергән евангелист христианнары дини җәмгыяте шул исәптә. Шулай ук, архив чыганакларында дөньяга, дингә үзгә карашларның Мамадыш якларындагы рус, керәшен авылларында да киң таралып өлгерүе турында хәбәрләр бар. Теоретик нечкәлекләргә бик исе китмәгән гади авыл халкы аларны баптистлар дип тә йөргән. Евангелист христианнар протестант чиркәвеннән аерылган җәмгыять булып санала. Алар Инҗил принципларын пропагандалап, Иисус Христосның Тау вәгазе васыятьләрен (заповедь) халыкка таратуны иң олы бурыч дип саный. Евангелист христианнар чиркәүнең күпчелек серле йолаларын, диннең изге шәхесләрен (церковные святые), изге тәреләрне (святые иконы), хачны танымый, православие чиркәвен кире кага. Христиан диненә нигез салучы Иисус Христос яшәгән заманда чиркәүнең, төрле-төрле катлаулы йолаларның, шулай ук күп санлы дини хезмәткәрләрнең, профессиональ югары һәм түбән рухани чиннар иерархиясенең дә булмавын үрнәк итеп, аларның артыклыгын, Ходайга ышанучылар өчен кирәк түгеллеген дәлиллиләр...



Алар изге китаплардагы (Тәүрәт (Библия), Коръән) һәрбер кеше үзенең шәхси хезмәте хисабына, башкалар өлешенә кагылмыйча көн күрергә тиешлеге турындагы кагыйдәне үтәргә өнди. Бәндә Ходай Тәгалә белән турыдан-туры мөгамәләдә булырга тиеш дип, махсус арадашлык итүчеләр төркеменең, бу очракта руханиларның, аларга хәерхаһлы җитәкчеләрнең, байларның әрәмтамаклыгын фаш итәләр. Бу сүзләр халык җилкәсендәге дәүләт түрәләрен бик шомландыра, күңелләренә тетрәндергеч шөбhә сала, аларга дөнья рәхәтенә туйганчы ләззәтләнергә комачау итә.


Евангелист христианнар чиркәүдә сабый балаларны чукындырылуны ялгышлык дип, яше җиткән кеше вөҗдан ирегенә таянып, үз ихтыяры белән, табигатътәге ачык суда чукынырга тиеш, дип аңлаталар. Христос үзе hәм беренче христианнар чиркәүдә поплар ку­лыннан чукындырылмаган, дип сөйлиләр. Моннан инде үзеннән-үзе чиркәүнең, попларның кирәк түгеллеге килеп чыга, аннан ары Инҗил принциплары белән яшәгән халык өчен дәүләтнең дә тормыш өчен артык, паразит орган икәнлегенә ерак калмый.


Евангелист христианнар, үзләренең халык арасында тараткан үгет-нәсыйхәтләрендә (проповедь, вәгазь), кеше дөньяда Иисус Христостан үрнәк алып, яхшылык кылыр өчен яши дип сөйлиләр, шуның мисалында шәхси үрнәк күрсәтәләр. Кешене кыерсыту, бигрәк тә яшәү сәләтеннән мәхрүм итү, хәтта сугышта үтерешү иң зур кабахәтлек дип, бу гамәлләрне Тәңре-Тәгаләгә каршы килү, дип саныйлар. Шунлыктан кулга корал алудан баш тарталар. Мондый тәгълимат, һичшиксез, коммунистларның корал көче белән бөтен дөньяда пролетариат, эшче-крестьян сыйныфы диктатурасын урнаштыру өчен кирәкле корбаннарның санын чикләмәскә дигән чакыруы белән бер дә килешми. Шунлыктан аларның, ягъни бу ике идеология вәкилләренең бергә яши алуы hич тә мөмкин түгел. Хакимият башында утыручылар бу хакыйкатьнең үзләренә куркыныч китерүен бик тиз сизеп алалар.


Шулай итеп, евангелистлар дәүләт чиркәвенә, дәүләт тарафыннан алып барылган дини идеологиягә каршы торалар, аның халыкка сеңдерелгән йогынтысын юкка чыгарырга омтылалар. Бу өйрәтү кайбер яклары белән Михаил Александрович Бакунин (1814-1876), Пётр Алексеевич Кропоткин (1842-1921) hәм Лев Николаевич Толстой (1828-1910) тәгълиматлары белән уртак. Дингә үзенчәлекле карашлары белән алар ХIХ гасыр-ХХ йөз башында киң таралыш тапкан вәисиләр хәрәкәтен искә төшерә. Ә кайбер мәсьәләләрдә исә ислам диненең төп чыганакларына, нигезенә кайтырга чакыручы радикаль төркемнәрне хәтерләтәләр.


Тормыш авырлыклары чиксез арткан заман – 1920 елларда Арча кантоны Пановка волостена кергән Кибәч исемле керәшен авылында бу якларда гомердә күренмәгән хәлләр башланып китә.


Кибәч, Иван Грозный заманында күчерелеп китерелгән йомышлы керәшеннәр авылы булса да, күрше-тирәдәге башка керәшен авылларыннан тормыш үзенчәлеге, яшәү рәвеше белән аерылып торган. Беренче мәртәбә авыл исеме 1602-1603 елларда салым җыюны тәртипкә кертү өчен Иван Болтин төзегән җир теркәү кенәгәләрендә искә алына. Анда йомышлы керәшен Кузьма Башиев (Текей Азинның дәдәсе Баши Азинның улы) hәм ясак­лы керәшеннәр Семён Сонин, Парфен Иванов, ясаклы татар Есекей Касымов яшәгәне язылган. Күрше Әтрәч авылы җирләре атаклы керәшен кенәзе Яков Асанмурзин биләмәсендә булган. Ясаклы татар Есекей Касымов Кузьма Башиев белән бер ыругтан, Текей Азинның энесе Касыймның улы. Касыймның нәселләре Кибәчтә hәм күрше Керәшен Казысы авылларында яши. Православие диненә кайчан күчүләре билгеле түгел. Алардан тыш, Кибәчтә Муллин, Болгар, Ихсан атамалы керәшен нәселләре бүген дә яши. Кибәчлеләр күрше мөселман авылы Чыты белән гомер-гомергә кыз алыш-бирешеп, кода-кодагый булып, туганлашып, гөрләшеп яшәгән. Башка керәшен авылларында мөселманнар белән мондый туганлык бәйләнешләре элек очрамаган. Хәзер инде андый туганлык гадәти хәлгә әйләнде. Бу чиркәү-мәчетнең, руханиларның эшен­дә «идеологик җитешсезлекләр» булганлыгын күрсәтә.


Кибәчлеләрнең беркайчан да үз авыл чиркәве булмаган. Алар Керәшен Сәрдәсе, Иксуар, Көлкәмәр, Әтрәч авыллары белән бергә күрше Рус Сәрдәсендәге «Ходайның үзгәрүе» (Перображение Господня) чиркәвенә беркетелгән. Рус Сәрдәсе авылы Кибәчтән ике-өч чакрымда гына булса да, авыллар арасындагы күп сулы Мишә елгасы, күперләр юклыктан, киң болыннарны тутырып аккан язгы ташулар вакытында атналар-айлар буена чиркәү белән элемтәне өзә, приход (мәхәллә) халкын дини күзәтү астыннан ычкындыра. Авыл халкы да чиркәүгә килеп йөрми, поп та аларны эзләп йөри алмый. Шунлыктан яз айларында туган балалар өчен метрика кенәгәләрендә «Әби чукындырган» («Крещён бабкой») дигән ярым рәсми термин язылган. Юллар өзелеп торганда кибәчлеләр вафат булган кешеләрне дә попсыз гына, үзләре аңлаганча, йолалап күмгәннәр.


Мишә буендагы башка керәшен авылларында да рәсми дин өчен җан атып йөрүчеләр булмаган. Сирәк кенә чиркәүдә күренүне, попларга сәдака бирүне мәҗбүри вазифа итеп караганнар. Шуның өстенә бу тәртип, чиркәү хезмәткәрләре күзәтүеннән чыгып, земский становойлар тарафыннан да кисәтелгән.


Кибәчтә әле соңгы елларда да яңгыр кирәк булганда авыл картлары җыелып, тирә-юньдәге чишмәләрдә келәү йоласы уздыралар. Бу чараның файдасы күрше мөселман авылы кырларына да иңгәнлектән, яңгырлар озак яумый тора башласа, өлкән яшьтәге татар агайлары килеп: «Ходайга келәүләрегезне уздырырга кирәк!» – дип, керәшеннәрнең исләренә төшерә башлыйлар.


Әйтеп үтелгән хәлләр авыл халкында чиркәү кагыйдәләренә бик иркен караш, кешеләрдә үзара толерантлык мөнәсәбәтләрен китереп чыгара, рәсми диннең йогынтысын нейтральләштерә. Фанатизмнан ерак торып, дингә үзләренчәрәк караганлыктан керәшеннәр, чиркәү белән каршылыкка кермичә, ярыйсы гына җайланып барган үзара битарафлыкта тыныч кына яшәп килгән.


Дөньяга, дингә яңача карашларның беренче вәгазьчесе, пропагандисты Беренче Бөтендөнья, Гражданнар сугышларында катнашкан Кибәч авылы кешесе Николай Иванович Крысов (1895-1942) була. 1915 елда патша армиясенә алынып, башта Владивос­токта, 1916-1917 елларда Двинск янында, Бессарабия фронтларында сугыша. Шул елларда, дәүләт тарафыннан оештырылган массакүләм кеше үтерү күренешләре, күз алдында чиркәүдә сөйләнгән әхлакның бозылу үрнәкләре гади авыл егетенең күңелендә тирән яра эзләре калдыра. Салкын, юеш окопларда үлем көтеп утырганда, дөньяга карашлары бераз киңрәк булган фронтташлары ярдәмендә, Аллаhы Тәгалә биргән изге кенәгәләр, ул кенәгәдәге васыятьләр аша кешенең җанын кою дөньядагы иң зур язык икәнлеге белән таныша. Язмалар кеше үтерү коралларын кулга алмаска, хакимиятнең Алла сүзенә каршы килгән җинаятьчел боерыкларын үтәмәскә өйрәтә. Шул сүзләргә ияреп, ул кулына корал алудан баш тарта. Әле патша Россиясе заманы булганлыктан, кешенең вөҗдан ирегенә хокукын танып, башына «ялгыш» идеяләр керә башлаган эчкерсез авыл егетен санитар хезмәтенә күчерәләр. Фронтта күргән җан тетрәткеч тирән борчулар аңа гомере буе кеше булып калырга, дөреслекне яклау юлында башкаларга шәхси үрнәк күрсәтерлек зат дәрәҗәсенә үсәргә этәргеч була.


1917 елны фронттан кайтып бер ел авылда эшләгәннән соң, 1918 елның көзендә Кызыл Армиягә алына. 1921 елга кадәр Казандагы 21 нче кавалерия полкында хезмәт итә, полк белән бергә Нократ елгасы буйларында Колчак фронтына каршы көрәшә. Хезмәт елларында, үзенең инанган карашларыннан чыгып, кулына корал алудан баш тарта, тагын санитар итеп билгеләнә.


1919 елның октябрендә ул Ка­занның 1910 елларда оештырылган евангелист христианнары җәмгыятенә керә.


1921 елда армия хезмәтен тәмамлап туган авылына кайтканда Николай Иванович Крысов инде актив, нык ышанган, тайпылмас карашлы евангелист, шактый тәҗрибәле проповедник була. Үзенең яңа карашлары белән туганнарын, иптәшләрен таныштыра башлый. Тәгълимат шактый гади: кешене кыерсытма, үтермә, кеше өлешен урлама, үз хезмәтең белән яшә, уйнашлык кылма, ялган сөйләмә, дөрес сүзне сөйләргә курыкма, бар кешене дә туганнарың итеп күреп, аларга яхшылык кына эшлә, җәберләнгәннәрне якла. Шуларны өйрәнеп, тормышта Иисус Христос­тан үрнәк алып яшә. Бер караганда, берәүгә дә зыян китерерлек әйбер юк шикелле. Тик, алга узып әйтеп куйыйк: дәүләтнең, хакимият тотучы түрәләрнең үз логикасы, үз карашлары, эшче халыктан үзгә ихтыяҗлары бар. Тарихи материализм өйрәтүеннән билгеле булганча, байлык сарайларында яшәүчеләрнең уйлау рәвеше алачык­ларда яшәүчеләрнекеннән бик нык аермалы. («В хижинах мыслят иначе, чем в дворцах». Людвиг Фейербах.)


Үзләренең гаделлекләре белән сок­ландырган сүзләр авыл халкы арасында бик тиз тарала. Яңа саналган гадәтләрне өйрәнү дәверендә Кибәчтә үзеннән-үзе евангелист христианнар җәмгыяте оешып китә. Ике-өч елдан инде җәмгыятьтә 60тан артык кеше була. 3-4 класс белемле яки бөтенләй «шкул»да укымаган крестьян мужик­ларыннан 15тән артык мөстәкыйль эш итәрлек проповедниклар үсеп чыга. Җәмгыятькә ирләр үзләренең хатыннары белән кереп яңа йолалар, яңа мөнәсәбәтләр, яңа гадәтләр үзләштерә башлыйлар, бергәләп изге кенәгәләр укыйлар. Ә анда, чыннан да, югарыда санап кителгән кагыйдәләрне Алла улы Христос үзе әйтеп, язып калдырган. Җәмгыятькә яше җиткән олы кешеләр үз ихтыярлары белән ачык сулыкларда яңадан чукындырылып алына. Бала вакытта чиркәүдә чукындырылган булу исәпкә керми.


Җитәкчеләре Николай Иванович Крысов, Христос васыятьләре буенча яшәп булганлыгын исбатлап, үз тормышы белән кешеләргә үрнәк күрсәтә. Аның белән бергә Кибәч кешеләре Медведев Кирилл Васильевич, Крысов Афанасий Иванович (бертуган энесе), Тлитов Михаил Николаевич, С.Н. Золин, Елыткеев Иван Артемьевич hәм Керәшен Сәрдәсе авылыннан Тимофеев Фёдор Антонович, Тимофеев Иван, Романов Николай, Трофимов Семён Михайлович, Цыганов Егор Родионовичлар үзешчән проповедниклар булып йөри башлыйлар. Шунысын да исткәртик, бертуган энесе Афанасий Иванович җәмгыятькә комсомол оешмасын ташлап килә.


Бу елларда Николай Иванович Крысов Казандагы евангелистлар оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора, алар аркылы Ленинград җәмгыятеннән кирәкле китаплар, журналлар, белешмә брошюралар ала. Казан оешмасының җыелышларында тулы хокуклы вәкил булып катнаша.


1928 елның июль аенда Кибәч авылы җәмгыяте, оешма буларак, тиешле дәүләт органнарында теркәлә. Евангелист христианнар җәмгыяте үзенең эшчәнлеген күрше Кәвәл, Урывкино, Козловка, Райково, Янсуар, Тенишевка, Шармаши, Керәшен Сәрдәсе кебек керәшен hәм рус авылларына җәелдерә башлый. Кыр эшләре тынып торган арада, тирә-як авылларда такта ярып, бура бурап, башка төрле эшләр башкарып йөргән үзешчән проповедниклар да тиз арада халыкта теләктәшлек таба. Аларның авылларда җыелышлар уздырып, халыктан таяныч табулары hәм хуплау күрүләре түрәләрне бик нык борчуга сала.


«Красная Татария» газетасының 1929 елгы 9 гыйнвар санында кулакларга каршы көрәшне кискенәйтү кирәклеге дәлилләнеп, евангелистларның да Совет власте өчен бик куркыныч булулары аңлатыла. Имеш, Христос коммуна булып яшәргә өйрәткән, Христосның васыять сүзләрен үтәмичә, барлык коммунистлар да христианлыкка күчмичә илдә коммунистлар җәмгыяте, коммунизм төзү мөмкин түгел.


Газета бу сүзләрнең «контрреволюцион асылын» халыкка аңлата, дингә каршы көрәшне көчәйтергә кирәген ассызыклап, әлеге «зарарлы» карашларны фаш итә. Аларның сайлаулар нәтиҗәсендә хакимияткә килүләре куркынычы турында кисәтә.


Хакимият түрәләре, евангелистлар җәмгыяте җитәкчеләрен рәсми булмаган рәвештә берничә мәртәбә җитди кисәткәннән соң, 1929 елның 12 мартында Крысов Николай Иванович һәм энесе Афанасий Иванович Янсуар авылының мәктәп директоры запискасы нигезендә кулга алына.


1929 елның 26 нчы июнендә ОГПУ гаепләнүчеләрне җинаятьләр кодексының атаклы 58 маддәсе ниге­зендә 3 елга концлагерьга ябарга хөкем чыгара.


Сорау алу вакытында Н.И.Кры­сов­ның авылдагы җыелыш­ларда: «Коммунистлар – икейөзле, сатлык җанлы кешеләр, халыкны алдалыйлар. Үзләре халыкка әшәкелекләр, усаллыклар кылып, эчкечелеккә бирелеп, дәүләт малын урлап яшиләр», – дигән сүзләре ачыкланган. Әйткән сүзләреннән гаепләнүчеләр үзләре дә баш тартмый. Авылның комсомол яшьләре Докучаев, Мышев, Ивановлар күрсәтүенчә, алар комсомол эшенә дә зур комачаулык китергәннәр, коммунистларны яманлаганнар.


Менә Афанасий Иванович Крысовның сорау алу беркетмәсенә язылган йомгаклау сүзләре: «Мин бүген кулга алынып, Христоска ышанган өчен газап чигәм, ләкин бу мине бер дә куркытмый, хәтта җәзалаулар да мине үз карашларымнан чигендермәс. Әгәр дә иреккә чыгарсалар, мин яңадан, бернинди каршылыкларга карамыйча, Ходай сүзләрен халыкка җиткерүне дәвам итәрмен».


Китерелгән җавап сүзләренең мораль-әхлакый югарылыгы таң калдыра. Идеягә шундый тугрылык безнең «сөекле» обком секретарьларында да булган булса, инде илдә күптән коммунизм чәчәк атар иде.


3 ел срокны тулысынча утырып, 1932 елны концлагерьдан чыкканнан соң, агалы-энеле Крысовлар өйләренә, Кибәчкә кайталар. Сораштыру вакытында әйткәннәренә тугры калып, эшләрен яңадан активлаштыралар. Ике айдан соң Николай Иванович, «лишенец» буларак, «трудармия»гә алына. Казанда бер ел хезмәт итеп, 1933 елны яңадан туган авылына кайта.


ВСЕХның (Всероссийский Союз Евангелистов Христиан) Х съездында (1929 ел) армиядә кулга корал тотып хезмәт итүне Аллаһы Тәгаләнең рөхсәт итүе турында карар кабул ителә. Н.И.Крысов, бу карар белән килешмичә, евангелистларның Казандагы оешмасыннан чыга. Карарны съездда үткәрү өчен махсус задание белән Үзәктән эмиссар булып М.С.Капустинский килә. 1929 елның 27 маенда уздырылган җыелышта «армиядә кулга корал алып» хезмәт итү тиешлеге, Совет властена вөҗдан чисталыгы белән hәрьяклы булышлык күрсәтү кирәклеге шул ук изге кенәгәләргә таянып бик нык дәлилләнә. Казан оешмасына кушылып, Ленинград оешмасы җитәкчесе Котожыгин да Н.И.Крысовны үгетли, «яңа карарның» оешмаларны саклап калу өчен кирәклеген аңлатырга тырыша. Заманалар үзгәреп киткәнлектән, ВСЕХ идеологиясен яңа хакимият идеологиясенә, дәүләт кануннарына яраклаштырырга кирәк була, күнмәгән кешеләрдән арыну, котылу башлана. Үҗәт проповедник барыбер үз сүзендә кала – эшен Казан оешмасыннан аерым, Беренче Проповедникның Тау вәгазендәге васыяте нигезендә дәвам итә. Тормыш авырлыгын бераз җиңеләйтү максатыннан, ачлыктан качып, башка крестьяннар кебек үк, ул да читкә эшкә киткәләп йөри. 1936-1938 елларда Дәрвишләр посёлогындагы «Вагонстрой» дип исем алган 137 нче номерлы завод төзелешендә эшли. Анда да ул үзенең эшчәнлеген туктатмый, фикердәшләре белән тыгыз элемтәдә тора.


Авылга яңадан кайткач та шул ук хәлләр башлана. Инде түрәләр аларның эшләрен күзәтү астында тотып, hәр адымнарын «учётка» ала башлыйлар. «Уяу-сак гражданнар» Николай Крысовның бергә ял итеп утырганда әйткән сүзләренә хәтле «тиешле җиргә» язып, җиткереп тора. Җирле Советлардан, колхоз җитәкчеләреннән аның турында, авылның яңа хуҗалары өчен hич килешмәгән зарарлы сүзләре язылган тасвирлама кәгазьләр килеп җитә. Совет власте, ВКП(б)ның җитәкче бөек юлбашчылары турында әйтелгән «оятсыз ялалары» («коммунистлар ялганчылар»), дөньядагы «иң гадел» Конституциягә яла ягуы («илдә гражданнарның вөҗдан иреген саклау үтәлми»), берсе өстенә берсе өелеп, НКГБ органнарының агымдагы оператив эш архивында җыела бара. Нәтиҗәдә, дәүләтнең түзәр хәле бетә. Кибәч авылында сөйләнгән «ялгыш» сүзләргә каршы җитди чаралар күрү кирәклеге ачыклана.


Җыелган «оператив материаллар» нигезендә 26 апрельдә ТАССР НКГБның оперуполномоченные, кече лейтенант иптәш Мурадымов 16494 номерлы «Дело» башлап җибәрә. Николай Крысовка тентү ясарга hәм кулга алырга дигән карар чыгарыла. «Дело» документында шаһитлардан җыелган «хәбәрләр»нең кайберләрен укып үтәбез:


«Совет власте газеталарында колхозчылар яхшы яши башлады, дип язалар. Бары да ялган. Колхозчылар көне-төне эшлиләр, ашарларына бирмиләр, барлык җыйган икмәкне дәүләт тартып ала, кибетләрдә товарлар юк. Болай яшәү мөмкин түгел, большевиклар алар антихристлар, газеталар халыкның күзен генә томанландыра...»


«Мине төрмә дә, янаулар да кур­кытмый. Ахыргача дөреслекне әйтә­чәкмен, Соввласть халыкны алдый, бик күпне дә вәгъдә итә, тик әйткән сүзен үтәми...»


«Патша вакытында вөҗдан иреге бар иде, хәзер инде аны да бетерделәр, әүвәлеге тормышны искә алып сөйләшү дә гаеп санала...»


Һәрбер сүзнең әйтелгән урыны, елы, көне, хәбәр итүче кешеләрнең фамилияләре китерелә.


ТАССР Куркынычсызлык халык комиссары капитан Морозов 1941 елның 30 апрелендә раслаган кулга алу турындагы карар гамәлгә аша. Карарга шул ук көнне ТАССРның прокурор ярдәмчесе ризалык биргән.


1941 елның 14 маенда Н.И.Крысов йортында тентү ясала. Аны кулга алалар һәм ТАССР НКГБ Арча МРОсының «Домзак»ына озаталар. Өйдә биш бала белән хатыны кала. Олы уллары Василийга – 15 яшь (ике елдан соң Бөек Ватан сугышында hәлак була), кечесе Пётрга – 2 яшь.


15 май көнне ТАССР НКГБ МРОсының Арча оперуполномоченные сорау ала башлый. Иң беренче сорау аның ят кулак элементлары белән нинди элемтәләрдә булуы турында. Кайбер документлардан күренгәнчә, кулга алулар ВСЕХны тар-мар итеп евангелистлар җәмгыятьләрен бетерү планы буенча башкарылган булырга тиеш. Сорау алулар, тикшерү эшләре бер айдан артык бара.


29 июльдә ТАССР Югары Суды гаепләнүче Николай Иванович Крысовны югарыда күрсәтелгән җинаятьләре өчен 58 нче маддә нигезендә 10 елга төрмәгә ябарга, өстәп, өч ел сайлау хокукыннан мәхрүм итәргә, дигән хөкем карары чыгара.


Хөкем ителгән Крысов Николай Иванович Казандагы 1 нче номерлы төзәтү-хезмәт колониясенә ябыла. 1942 елның 19 маенда 45 яшендә ачлыктан үлә. Төрмәдә үлгән башка кешеләр кебек Казанның Архангель зиратына күмелгән дип санала. Күпсанлы исемсез hәм ташсыз каберләренең урыннары билгеле түгел.


Энесе Афанасий Иванович (Апач бабай) Крысов исә Бөек Ватан сугышыннан бер кулын калдырып кайтты. Бер кул белән печән чабарга, балта эшләре эшләргә, җир сөрергә җайлаша, оныкларын тәрбияләп, йорттагы барлык эшләрне башкарып гомер итә. Гомеренең ахырына хәтле үзенең иманына, ышанган карашларына туг­ры булып кала. Уллары Константин hәм Иван Афанасьевичлар җидешәр ел Совет иленең Хәрби-диңгез флотында хезмәт итеп кайтып, читтән торып белем алдылар, укытучы булдылар, гомер буе авыл мәктәпләрендә гыйлем бирделәр.


1993 елда Крысов Афанасий Ивановичның, 1994 елда Крысов Николай Ивановичның Россия Федерациясе Югары Суды карары нигезендә барлык гаепләре дә акланды. Чиксез җәбер-газап күргән изге затларның урыннары оҗмахта булсын.


***
Соңгы елларда Россия Федерация­сендә, шул исәптән Татарстан Рес­публикасында да протестантлык хәрәкәте, аның евангелистлык агымы югарыда санап үтелгән рәвештә киң колач җәеп эшләп килә. Рәсми диннәр тирәсендәге керем-төшемлерәк урынга сыенып өлгермәгән кичәге обком, райком активистларының күбесе шунда кайнаша. Эштән күптән бизеп азынган, башка гамәлгә җүн юк, бизәкле яшәргә кирәк – кая барасың! Бу оешмаларда, җәмгыятьләрдә гади халык, яшьләр дә бик актив катнаша. Араларында татар, керәшен егет-кызлары да шактый. Биредә урлашуга юнәлтелгән җәмгыятьтән, чиксез алдауга корылган дәүләт сәясәтеннән, түрәләрнең оятсыз, намуссызлыгыннан котылу юлын изге кенәгәләрдән, пәйгамбәрләр сүзләреннән эзлиләр...






Теги: Николай Петров-Текин Яңалыклар

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру