Кем ул Морад мулла?

Татар энциклопедиясендә аның турында мондый мәгълүмат язылган: «Морад мулла (XVIII йөз) – җәмәгать һәм дин эшлеклесе, әдип. 1760 елларда үз шәкерт һәм мөридләре белән халык арасында Болгар

 дәүләтен яңадан торгызу фикерен таратып йөри. 1769 елда Болгар шәһәре хәрабәләре янында үз фикердәшләреннән берничә мең кеше катнашкан җыен уздыра. Тиздән тарафдарларыннан берничә кеше белән бергә кулга алына, С.-Петербургка озатыла. Әмма берникадәр вакыттан соң «фанатик», «яңа дин эзләүче» дип азат ителә. Кулъязма китабы булганлыгы мәгълүм».

Мәкаләбез Морад мулланың кайсы төбәк кешесе һәм нинди нәселдән булуын ачыклауга багышланды. Шул сәбәпле, аның исеме белән бәйле хәрәкәтнең бөтен нечкәлекләрен тасвирлау максатын куймадык. Ә тарихи шәхес мулла Морад хәрәкәте турында тәфсилле мәгълүматны М.Гайнетдиннең «Мәңге тоныкланмас көзгебез» исемле китабыннан, «Гасырлар авазы» журналының 2007 елгы икенче санындагы махсус мәкаләләрдән һәм архив документларыннан укып белергә мөмкин. Журналның ул санында филология фәннәре докторы Мәсгуд Гайнетдиннең «Мулла Мурат» исемле кереш мәкаләсе белән 1771 елда мулла Морадтан алынган язмаларның рус теленә тәрҗемәсе, тарих фәннәре кандидаты Динә Мостафинаның Сенат тарафыннан әлеге шәхескә бәйле яшерен тикшерү эше документларының тасвиры һәм аларга аңлатмалары басылган.

Мулла Морад хакындагы иң әүвәлге хәбәр ил һәм татар тарихындагы зур вакыйгалар (сугышлар, яңа патшаларның тәхеткә утыруы, халык баш күтәрүләре, зур афәтләр һ.б.) теркәп барылган ХVIII гасыр тарихи елъязмаларына кертелгән. Мәсәлән, Олы Мәңгәр авылында (хәзерге Татарстанның Әтнә районында) язып барылган елъязмада мондый мәгълүмат теркәлгән: «1771 сәнәдә берсе – мулла Морад, берсе Аит мулла дигән ике кемсәнә вәлилек дәгъвасы берлә чыгып йөрделәр. Ахыр, тотып, Мәскәү каласына җибәрделәр. Мәҗнүнлек берлә хөкем кылып кайтардылар, һичнәрсә улмады анларга». Икенче елъязмада бу хәбәр бераз башкачарак: «1771 – Морад мулла чыкты, дин хакында мөхтәлиф китаплар чыгарды. Ахыр, тотылып, Оренбурдин Питырбурга алып киттеләр».

Бу елъязмаларны совет чоры галимнәреннән күренекле татар әдибе һәм галиме Гали Рәхим (1892-1943) өйрәнгән һәм Морад мулла турындагы язмалар да беренче булып аның 1930 елда язылган «Новые списки татарских летописей» исемле хезмәтенә теркәлгән. Аннан соң мулла Морадка бәйле архив мәгълүматларын тарихчы Сәлам Алишев өйрәнеп, үз хезмәтләрендә язып килде. Аның 1976 елда чыккан «Каһарман бабайлар» хезмәтендә болай дип язылган: «Милли азатлык көрәше шул вакытның төрле кешеләре аңында төрлечә чагылыш тапкан. Батыршадан соң, 1760 елларда мулла Морад үзенең тәгълиматын таратып, милли азатлык идеологиясе белән чыккан. Аның төп политик лозунгы «Болгарны торгызу вакыты җитә» дигән тезис булган. Ул берничә китап язып тараткан, укучы шәкертләре күп булып, аларны да шул көрәш юлына юнәлткән. Аны кулга алып, кайбер иярченнәре белән Петербургка озатканнар, ләкин озакламый тоткынлыктан азат иткәннәр… Шунысы кызыклы: Батырша юлыннан барган мулла Морадның иярченнәре, мәсәлән, аның белән Петербургтан әйләнеп кайткан Аит Уразмәтов, Пугачёв җитәкчелегендә бөек крестьяннар сугышының актив көрәшчеләре булганнар. Димәк, милли азатлык хәрәкәтенең фикер-уйлары гына түгел, ә бәлки шул фикерләрне үзләрендә йөрткән кешеләр дә гадел крестьяннар сугышына барып җитеп, шуңа катнашканнар». Пугачёв күтәрелеше вакытында Аит Уразмәтев белән аның энесе Тимербулат туплаган отрядта 900 ләп сугышчы булган һәм алар Бөгелмә-Чирмешән тирәләрендәге бәрелешләрдә катнашкан. А.Уразмәтев 1774 елда әсирлеккә төшеп, җәзалап үтерелгән.

Татарстан Милли китапханәсендәге гарәп хәрефләре белән язылган кулъязма истәлекләрне һәм төрле тарихи чыганакларны җентекләп өйрәнгәч, Аллага шөкер, мулла Морадның биографиясен, аның туган җирен һәм кайсы нәселгә нисбәтле булуын ачыклауга ирештек.

Борынгы кулъязмалар туплау максаты белән 1996 елның декабрь аенда Самара өлкәсенең татар авылларына баргач, Похвистнёво районындагы данлыклы Гали авылы тарихына багышланган ике кулъязма юнәткән идек. Алар хәзер Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.

Гали авылының тарихына багышланган ике кыйммәтле ядкярнең берсе – шул авылның беренче мәхәлләсендә имам булып торган Мөхәммәтгариф мулла Морадыйның 1925-1929 еллардагы язмалары [1]. Ә икенчесе – Хәбибулла Алтынбаевның Гали авылы тарихы язылган дәфтәренең күчермәсе [2]. Кызганычка каршы, әлеге кулъязмалардагы мәгълүматлар Гали авылына багышлап 2009 елда нәшер ителгән китапта кулланылмаган (Сохраняя вековые традиции (400 лет по праведному пути) / [авт. и ред. Л.Р.Бурмистрова]).

Мөхәммәтгариф мулланың Морадый (Моратов) дигән фамилиясе бабасының бабасы Морад хәзрәт исеменнән алынган. Мөхәммәтгариф Морадый (1883-1937) туган авылы Гали тарихын һәм күптармаклы нәсел шәҗәрәсен өйрәнгән кызыклы шәхес булган. Ул төзегән шәҗәрәдә буыннар чылбыры бу рәвешле: үзе – Мөхәммәтгариф, аның атасы Мөхәммәтхарис, Мөхәммәтхарисның атасы Мөхәммәтгалим, аның атасы Котлугәхмәт, Котлугәхмәтнең атасы Морад хәзрәт, аның атасы Ишали, Ишалинең атасы Ишмәт (ягъни, Ишмөхәммәт), Ишмәтнең атасы Дүскәй, аның атасы Йосыф, Йосыфның атасы Сөләйман, Сөләйманның атасы Манаш. Шунысын искәртү мөһим: төп ватаны – хәзерге Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Күгәрчен авылыннан булган Манаш тархан нәселе вәкилләре ХVII гасыр башларында ук хәзерге Самара һәм Оренбург өлкәләре территориясендә шактый киң җир биләмәләренә ия булганнар. Бу нәселнең Гали исемле кешесе ХVII гасыр ахырында Гали авылын нигезләгән [3].

М.Морадый тарафыннан 1925 елда төзел­гән Манаш нәселе шәҗәрәсе М.Әхмәт­җановның китапларында һәм Гали авылы тарихы турындагы җыен­тык­та да («Сохраняя вековые традиции») басылып чыкты.

Хәбибулла Алтынбаев текстында да Ишалиның улы Морад хәзрәт дип һәм Морадның алты улы булганлыгы әйтелеп, аларның исемнәре язылган. Шулардан Ногман исемлесе Әсәкәйдә һәм Котлугәхмәт исемлесе Гали авылында имам булганлыклары искәртелгән. Морад хәзрәтнең гыйлемлеге белән күп авыруларны тергезүе әйтелгән.

Мөхәммәтгариф мулла язмаларында Морад хәзрәт зур ихтирам белән телгә алынган. Ул Морад мулланың мөриде (шәкерте) Заһидулла Миңлегул улының «Мөхтәрәм остазымыз Морад хәзрәт хакында» дип исемләнгән язмасын да күчереп алган. Язмада исә кызыклы гына хәбәрләр теркәлгән. Мәсәлән, «Морад хәзрәт һәрвакыт китап язган. Артык дәрәҗәдә тырышучан, күп белүчән, изгеләрдән булган. Бервакыт Морад хәзрәтнең өстеннән үзеннән укыган 5 мулла патшага гариза бирәләр. Гаризада «бу кеше һәрвакыт китап яза, күп сүзләр сөйли, хөкүмәткә каршы хәрәкәт ясап, үзен халыкка изге итеп күрсәтә», дигәннәр. Морад хәзрәтне гариза буенча патшага алдыралар… Морад хәзрәтне түрәләр һәркаюсы тәгъзим илән аяк үзәрендә каршы алганнар»[4] дигән мәгълүматлар аеруча әһәмиятле. Чөнки нәкъ шушы язма Гали авылы кешесе Морад хәзрәт тарихта билгеле мулла Морад түгел микән дип, бу мәсьәләне ачыклауга этәргеч бирде.

Гали авылының мәшһүр мулласы Морад хәзрәт турындагы мәгълүмат Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» исемле биобиблиографик китабында 1903 елда дөнья күргән булган. Анда болай дип язылган: «Морадбакый бине Ишали бине Ишмөхәммәд бине Йосыф бине Сөләйман. Богырослан төбәгендә Гали авылында яшәп вафат булган. Тайсуган авылында Габдрахман бине Туймөхәммәд хозурында гыйлем алгач, Капал тарафларында сәяхәт итеп, Нәҗметдин ишан исемле бер заттан суфыйлыкка өйрәнгән. Кайбер язган хезмәтләрен күрсәм дә, буталчыклардан гыйбарәт. Мөхәммәтҗан мөфти белән кайбер маҗаралары һәм шул мөфти белән казыйлары хакында язган кайбер шигырьләрен күргәнебез булды. Аны гаять инкяр итүчеләр булган кебек, чиксез хөрмәтләүчеләр дә бар. Бөтен гомерләрен аның яхшылыкларын сөйләп кичергән затлар булуын да әйтәләр… Морад хәзрәт гыйлемнәрдә камиллеккә ирешкәнче суфыйлык белән шөгыльләнеп, мавыгып ки­теп, теленә килгәннәрнең һәммәсен, тыңлаучыларны аерып-нитеп тормыйча, сөйләгән диләр»[5]. (Р.Фәхреддин бу шә­хеснең исемен Морад дип түгел, ә Мо­­рад­бакый рәвешендә язуы турында алдарак сүз булыр).

Хәзерге вакытта Морад хәзрәтнең исеме, данлыклы «Морад бабкай» буларак, Гали авылының бөтен кешесенә һәм, гомумән, бу төбәктә яшәүче милләттәшләребезгә мәгълүм. Морад бабай исеме Гали авылындагы чишмә белән тыгыз бәйле. Аны «Морад бабкай чишмәсе» яки «Бабкай чишмәсе» дип атыйлар. Бу изге чишмә тимер рәшәткә белән бүлеп алынган, янәшәсендә гыйбадәт йорты төзелгән. Авылның зиратында Морад бабайның кабере дә билгеле, ул чардуган белән бүлеп алынган һәм аның электән калган ташъязмасы да бар. Морад бабайның исеме изгеләштерелеп, тирән хөрмәт белән искә алына. Халык хәтерендә Морад хәзрәткә, аның могҗизаларга ия булуына бәйле төрле риваятьләр сакланган.

Гали авылында 2010 елда үткәрелгән I Бөтенрусия татар авыллары Сабан туеның «Казан» бию ансамбле башкаруында «Морат бабкай могҗизалары» дигән хореографик композиция белән ачылуы да игътибарга лаек. Ул хакта матбугатта «Мәйданга бизәлгән җигүле атта Гали авылының изге карты «Морат бабкай» килеп керде. Шулвакыт азан тавышы бар җиһанны тутырды, җаннарны иркәләп алды…» дигән сүзләр язылды [6]. Бу – әлеге шәхеснең халык хәтерендәге абруен тагын бер кат раслый.

Мулла Морад турындагы матбугатта чыккан мәкаләләрдә аның фамилия­се язылмый килде. Ә менә «Гасырлар авазы» журналының 2007 елгы 2 нче санында басылган Морад муллага бәйле архив документларының берсендә аның «мулла Мурат Ишалов» дип язылганлыгын күрәбез [7]. Шулай итеп «Гасырлар авазы» журналында Морад мулланың фамилиясе (Ишалов) беренче мәртәбә күрсәтелде. Д.Мостафинаның архив документларына карата язган аңлатмасында Моратның әсәр иҗат итүенә мәрхүм, изге шәех Нәҗметдиннең шәкертләре үзләренә остаз булуын сораулары турындагы төш күрүе һәм Морад Ишали улы («Мурат, сын Ишали») дип атавы [8] да әһәмиятле. Чөнки Р.Фәхреддиннең алда әйтеп үтелгән язмасыннан күренгәнчә, Гали авылының Морадбакый Ишали улы Капалга барып Нәҗметдин исемле шәехтән белем алган. Менә шушы һәм түбәндә күрсәтелә торган тагын кайбер фактлар тарихи шәхес мулла Морад белән халык хәтерендә Гали авылының изге карты буларак сакланган Морад бабкайның бер үк кеше булуын ачыкларга ярдәм итте.

Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» хезмәтендә язылган Морадбакыйның атасы Ишали исемле, шулай ук Мөхәммәтгариф Морадыйның шәҗәрә язмаларында һәм Хәбибулла Алтынбаев текстында да Морад хәзрәтнең әтисе Ишали булганлыгы теркәлгән. Димәк, ХVIII гасырда Идел-Урал төбәгендә яшәгән мөселманнарның тарихи үзаңын күтәрергә тырышкан, Болгар дәүләте тирәсенә тупларга омтылган татар каһарманы Морад мулланың төп нәселе Гали авылыныкы булганлыгы раслана.

Морад исемен Р.Фәхреддиннең Морадбакый рәвешендә язганлыгына килсәк, монда зур хикмәт юк. Ул Морад хәзрәтнең тулы исемен үзенә билгеле чыганаклардагыча язган дип аңларга кирәк. Татар кеше исемнәренең ике өлештән (компоненттан) кушып ясалганнары, гадәттә, кыскартылып кына әйтелгән. Мәсәлән, Әхмәтгалим исеме – Галим, Фазлыйәхмәт – Фазлый, Тимербулат – Булат, Миңнегали – Гали, Фәрхетдин – Фәрхи һ.б. Менә шундый үзенчәлек мисалында, тулы исеме Морадбакый булган кешенең кыскача Морад дип кенә йөртелүе һәм тарихка шул рәвешле кереп калуы гаҗәп түгел. Ризаэддин Фәхреддиннең бу шәхесне Морадбакый дип тулы исеме белән атавына аның үз кулъязмалары нигез булганлыгы шик уятмый. Чөнки Р.Фәхреддин, алда әйтеп үтелгәнчә, Морад мулланың кайбер әсәрләрен һәм Мөхәммәтҗан мөфти белән казыйлар турындагы кайбер шигырьләрен күргән.

Ризаэддин Фәхреддиннең Морадбакый дип язуының төп чыганагы мулла Морадның үз язмалары булганлыгын куәтли торган ышанычлы дәлил дә бар. Ул да булса, Морад мулланың язмаларыннан русчага тәрҗемә ителгән архив документларында аның үзен «Моратбакый» дип атаган булуы (русча документта – Мрат-Бакий дип язылган) бер шик-шөбһәгә дә урын калдырмый [9].

Гали авылы зиратында Морад мулла каберенә куелган, без фоторәсемен генә күргән ташның ватылып, ярылганнан калган өлешендә мәрхүмнең исеме һәм нинди дә булса даталар сак­ланмаган. Әлеге кабер ташын халык Морад бабайныкы буларак хәтерли һәм моның шулай булуында бернинди шик юк. Ташъязманың алгы тарафындагы тугыз юлның беренчесе «лә иләһә иллә Аллаһы…» дип башланган, 3-7 нче юлларында изге шәех-суфыйларның (шулардан 4 нче юлда Морад мулланың остазы «шәех Нәҗметдин») исемнәре уелган. 6 нчы юлда Әбүбәкер, Гомәр, Госман, Гали, 7 ­нче юлда Хәсән һәм Хөсәен, ә 8-9 нчы юлларда дини риваятьләрдә сөйләнгән җиде изге зат – мәгарә ияләре (әсхабе кәһәф) Йәмлиха, Мәксәлмина, Мислина, Мәрнуш, Шәднуш, Кәфәштатыюш һәм Кыйтмир исемнәре язылган.

Кабер ташында Морадның туган һәм вафат булган еллары яки ничә яшендә дөнья куйганлыгы язылган юллар, кызганыч ки, сакланмаган. Шулай да, Морадбакый Ишали улының Мөхәммәтҗан мөфти белән кайбер маҗаралары булган дигәнне исәпкә алганда һәм архив чыганакларыннан билгеле кайбер мәгълүматларны күздә тотканда, бу тарихи шәхеснең яшәгән елларын якынча чамаларга мөмкин. Ягъни, 1771 елда кулга алынганчы китаплар язган мулла Морадның яше ул вакытта якынча 30-35 яшьләрдән дә ким булмаган дип фаразласак, аны 1735-1740 нчы елларда туган кеше дип гөманларга була. Ә мөфтигә бәйле хәлләренә килгәндә, Мөхәммәтҗан Хөсәенов (1756-1824) Россиядәге беренче мөфти итеп 1789 елда билгеләнгән зат һәм ул бу вазифаны вафатына – 1824 елга кадәр башкарган. Шунлыктан, Морад мулланың 1790 нчы елларда исән булганлыгы аңлашыла. Димәк, Морадбакый Ишали улының ХVIII гасыр ахырында яисә ХIХ гасыр башында дөнья куйганлыгын чамалап әйтергә ярый. (Һәрхәлдә, бу даталарны архивларда эзләнеп, Гали авылының халык исәбе алу – ревизия документларыннан төгәл ачыкларга мөмкин.)

Гали авылында гомер сөргән данлыклы Морадбакый Ишали улы – мулла Морадның туган төбәгендә изгеләштерелүе, шулай ук аның турыдан-туры нәсел дәвамчылары хәзерге заманга кадәр дәвам итүе, хәтта аның исемен фамилия итеп йөртүчеләр дә булуы, әлбәттә, бик мөһим факт.

Дәвамы бар

1 Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә «1868т» шифры белән саклана.
2 Шунда ук «1077т» шифры белән саклана.
3 Гали авылы тарихы / [төз. Р.Мәрданов]. – Казан: «Милли китап» нәшр., 2014. – Б.9-16. – («Татар археографиясе» сериясе; 14 нче китап).
4 «1868т» шифрлы кулъязма. – 11а кәгазь; Гали авылы тарихы… – Б.98-100. Тәгъзим илән – олылап, хөрмәт белән; аяк үзәрендә – аяк өсте, басып.
5 Фәхреддин Ризаэддин. Асар. 1 том. – Казан, 2006. – Б.80. Монда Морад мулланың нәсел буыннары арасында фәкать Дүскәй исемле бабасы гына язылмаган, калганнары М.Морадый төзегән шәҗәрәгә туры килә.
Габдрахман бине Туймөхәммәд 1691 елда дөньяга килгән, тирән белемле затның шәкертләре күп булган. Ул Ризаэддин Фәхреддиннең әнисе ягыннан бабаларыннан берсе (Фәхреддин Ризаэддин. Асар. 1 том… – Казан, 2006. – Б.44-45). Капал – хәзерге Казакъстан территориясендәге шәһәр.
6 Кашапова С.Галидә – Морат бабкай эргәсендә // Мәдәни җомга. – 2010. – 11 июнь.
7 Мустафина Д. Послесловие к публикации документальных материалов о мулле Мурате // Гасырлар авазы = Эхо веков. – 2007. – №2. – С.95.
8 Шунда ук. – Б.98.
9 Гасырлар авазы = Эхо веков. – 2007. – №2. – Б.93.

Комментарий язарга