Разил Вәлиев. Казан вокзалы

Ниләр уйлый Мәскәү бу көннәрдә?
Ниләр уйлый Казан вокзалы?
Хәнҗәр кебек яткан рельсларның
Йөрәгемдә очы, азагы.

Ашкын хисләр ыргый поезд булып,
Әверелә сагыш ярсуга,
Сагынуым ташый урамнарга, —
Минем өчен Мәскәү тар сыман,

Ак кирмәнең һаман акмы, Казан?
Шулай киңме һаман Иделең?
Син бит миңа — туу, сөю, тормыш,
Шатлык, кайгы, яшәү һәм үлем…

Мәскәүдә без — көтеп алган кунак,
Көтеп алган хуҗа — Казанда.
«Без килмешәк түгел бу җирдә…» — дип
Каным белән әзер язарга.

Мин Мәскәүдә. Һәр көн саен Казан
Каршы алыр өчен юл чыга…
…Офыкларга кадәр сузылган юл —
Кочакларга сузган кул сыман.

Комментарий язарга