К.Насыйриның асыл теләге

Татар халкының күренекле шәхесләрен атаганда Каюм Насыйри исеме беренчеләрдән булып телгә килә. Бу – урынлы да, чөнки ул үтә дә киң кырлы, үтә дә зур эшчәнлек һәм ихласлык белән халкына хезмәт иткән асыл затларыбызның берсе.
Үзе тумышы белән хәзерге Яшел Үзән районы Югары Шырдан авылыннан. 1825 елның 14 февралендә дөньяга килгән. (Байтак вакыт туган елы аннан алда туып, нарасый чакта ук бакыйлыкка күчкән агасының туган елы белән бутап йөртелә.) Әти-әнисе шул заманның шактый ук укымышлы, зыялы кешеләре нәселеннән була.

Каюм Насыйри башлангыч белемне әтисе Габденнасыйр мулладан алганнан соң, унбиш ел Казанның бишенче мәхәлләсендәге мәдрәсәдә укый, гарәп, фарсы телләрен үзләштерә, үзлегеннән, бөтен нечкәлекләренә төшенергә тырышып, татар һәм урыс телләрен өйрәнә.

Хезмәт юлын Духовное училищеда татар теле укытучысы буларак башлый. Соңрак училищеның «дәвамы» булган Духовная семинариядә мөгаллимлек итә. 1871 елдан башлап, татар балаларына урыс телен укытуга керешә. Ләкин аның бу эше бик күп каршылыкларга очрый. Әмма К.Насыйри кыйбласыннан чигенми: мәгариф өлкәсендә санап бетергесез күп хезмәт куя, киләчәк буынны тирән белемле, тәрбияле итү өчен төрле дәреслекләр, китаплар яза, аларны тормыш-көнкүрештә, гамәлдә куллану юлларын күрсәтә, укучылары каршына басып үзе дәрес бирә.

Ул, чын мәгънәсендә, тәҗ­рибәле педагог, киң колачлы мәгърифәтче, универсаль галим була.

Шул ук 1871 елдан башлап, К.Насыйри журналга охшаш еллык өстәл календаре чыгарырга алына. Бу эшне егерме дүрт ел буе, бирелеп, эшен саннан санга камилләштерә барып башкара, халыкка аң-белем тарата.

К.Насыйри календарь бе­лән беррәттән «Таң йолдызы» исемле газета да чыгарырга ниятли. Әмма теләге тормышка ашмый. Шунлыктан, календаренда фәнни һәм әдәби мәкаләләр, тәрҗемәләр дә урнаштыра. 1888 елда профессор В.Смирнов әлеге хезмәтнең әһәмияте, кыйммәте турында югары бәя биреп язып чыга. Кыскасы, бу гамәлләре К.Насыйрины беренче татар журналисты дип танырга җирлек тудыра.

Татар халкының авыз иҗатын, гореф-гадәтләрен өйрәнү, җыю, классификацияләп бастыру, алай гына да түгел, милләтенең акыл җәүһәрләрен дөньяга таныту җәһәтеннән дә армый-талмый эшләгән кеше ул. Мәсәлән, профессор Н.Ф.Катанов: «Насыйри әфәнде тарафыннан җыеп тапшырылган бу материаллар үз халкының искиткеч акыллы икәнен исбат итә…» дип күрсәтә.

Шулай да, Каюм Насыйриның иң зур эшчәнлеге тел өлкәсенә карый. «Бу өлкәдә ул бик катлаулы һәм күпьяклы хезмәтләр башкарды. Ул татар теленең әдәби һәм фән теле була алуын, шуңа хакы һәм сәләте барлыгын исбат итте», – дип ассызыклый профессор Мөхәммәт Гайнуллин К.Насыйриның ике томлыгына (1974) язган кереш сүзендә.

«Урам теле, имеш,
Ломовойлар –
Әдәбият, фәнгә сәләтсез…» –
Шундыйларга каршы чыккан өчен
Насыйрига ярлык –
«Әдәпсез»…
Ни булса да булган,
Телгә каршы
Әшәке бер көрәш барганда,
Исән калган телем —
Каюм кебек
Фидаилар сөрән салганга!..

Шунысы сөенечле, Каюм бабабызның эшчәнлеге бүгенге көндә дә дәвам итә. 2014 ел ахырында КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты кочагында Каюм Насыйри институты ачылды. Аның максаты – туган телебезне, мәдәниятебезне, рухи байлыгыбызны башка милләт вәкилләренә дә сөйләү, таныту; дөнья халыклары белән үзара дус, тату яшәү; кыйммәтен аңлаганнарга телебезне өйрәтү һ.б. Ә бу исә, һәрвакыт заман югарылыгында яшәргә омтылган К.Насыйриның иң асыл теләкләреннән була. Күренекле затыбыз яшәгән ХIХ гасырда әйтелгән тагын бер фикергә игътибар итик. Тюрколог, тарихчы В.В.Григорьев: «Фән ноктасыннан бу («Казан татарларының ышанулары һәм гореф-гадәтләре» исемле зур мәкалә. – Э.Ш.), шиксез, бик кызык­лы, яхшы ук гыйльми хәзинә бирергә вәгъдә итә торган эш. Бу хакта Каюм Насыйров тикшерүе – мөселман татарлары арасында гына түгел, бөтен ислам дөньясында да чыкканы юк, дисәк, ялгышмаган булырбыз…»

Мөгаллим, галим, мәгърифәтче, язучы, тәрҗемәче, журналист, фольк­лорчы, җыеп әйткәндә, әдип-галим-энциклопедист. Әмма К.Насыйри калдырган рухи мирас әле бүген дә «үлчәнеп» бетмәгән.
Каюм бабабыз акыл эше белән беррәттән, физик көч сораган хезмәтләрне дә җиңел башкарган. Туган авылы Югары Шырданда аның үз куллары белән казыган коесы шуның бер дәлиле булып тора. Ул, аның рухи хәзинәсе кебек үк, бүген дә исән, бүген дә туган халкына хезмәт итә:

…Нуры булып изге гамәлләрнең,
Бер әдәбе булып,
Әхлагы —
Исән калган кое.
Һәм бүген дә
Тибеп тора көчле чишмәсе…
Үткәннән хәбәр

Комментарий язарга