Каш ясыйм дип…

Мин яннарына килгәндә, өстенә ак халат кигән сары чәчле, мөлаем кыяфәтле җитү кыз, бөтен дөньясын онытып, хәйран да эшлекле кыяфәт белән, яшь каеннарның тузларын каезлап тора иде. Мин аннан каеннарны тунаудан туктавын үтендем, бу җирләрнең дөнья читендәге кыргый урман булмыйча, шәһәр паркы икәнен, һәр агачның исәптә тотылуын әйттем.

Теге кыз башта аптырап калды, кәефе кырылып, иңнәрен биeтeп алды.

— Тапкансыз сүз! Миңа бит уенчыклар ясарга кирәк! Күрмисезмени, әнә көтеп торалар! — диде ул.

Күрмичә нишлим, күрдем… Биш-алты яшьлек сабыйлар аны сырып алганнар да тәрбияче апаларының ялтыравык пəке белән каенны нинди оста сыдырып җибәрүен, ап-ак нәфис тузның бөтерелә-бөтерелә җиргә килеп төшүен исләре китеп, авызларын ачып күзәтәләр иде. Уенчыклар ясау өчен шактый «материал» әзерләп өлгергәнен күрдем дә:

— Сез бит агачларны гарипләтәсез, харап итәсез! — дидем.

Кызыйдан шактый ук кискен җавап алдым:

— Тапкансыз куркытыр нәрсә! Берни булмый аларга!

Гәрчә кызый агачларны имгәтүдән туктаса да, кызганычка каршы, үзенең нинди явызлык кылуын, нинди зур җинаять эшләвен аңларга теләмәде; һәрхәлдә, үкенергә исәбе юк иде. Кыз кешенең, бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче кешенең бу чаклы миһербансыз булуын күз алдына китерүе дә кыен.

Әйләнә-тирәдә нарат белән аралаш матур-матур каеннар үсә, чак кына арырак әнә юкәләр тәмле ис бөрки, артыш та үзенә күрә чәчәк атып утыра иде. Мин бу иреннәрен турсайткан усал кызга карыйм да, моның соң табигать турында, кешеләрнең миһербанлы-шәфкатьле булырга тиешлекләре турында мәктәптә ишеткәннәре бер колагыннан кереп, икенче колагыннан чыкты микәнни, күңел кылларын бер дә кыймылдата алмады микәнни, дип уйлап куям. Шушы ямьле аяз көннең соклангыч гүзәллеген дә, баш өстендә генә яшь агач яфракларының сабый балалардай күңелле итеп лепердәү-сөйләшүләрен дә бөтенләй сизми үк микәнни?

Тирә-юньдә һәммә нәрсә сайрый, җырлый, чыркылдый иде. Шулар янында — кулына пәке тоткан усал кыз!? Бу гайре табигый бер хәл иде. Мин инде үземә иң көчле дәлилләремне китереп аны соңгы кабат кызартмакчы булдым:

— Курегез, нинди матур булып үсеп киләләр иде. Алар бит — сезнең яшьтәшләрегез, алар да яшәргә омтылалар. Ә сез шуларның тереләтә тиреләрен туныйсыз… — дидем.

Кыз миңа акаеп карады да:

— Тапкансыз чагыштырыр нәрсә! Әллә бер мин генәме? Бүтәннәрне ник күрмисез?! — диде.

Мин әйтер сүз тапмадым. Кызый һаман да үзен гаепсез саный. Башкалардан арттырып җибәрмәгән, янəсе. Як-ягыңа карансаң, чыннан да шулай, урманнан беркем дә буш кул белән чыкмый бит: кайсылары кочак-кочак шомырт чәчәге өзә, кайсы яңа бөреләнә башлаган песиле тал чыбыгы күтәреп китә, кайсы артыш куагын ботарлый, кайсы япь-яшь наратның очын сындырып ала…

Әмма шунысы бик гаҗәп: соңгы мода буенча киенеп купшы бакенбардлар йөртүче шушы шәһәр интеллигентлары бу очракта үзләренең джунглида яшәүче ярым кыргый кешеләрдән дә кыргыйрак кылануларын белмиләр. Әнә ул артыш таягына алар сындырып алганчы ун ел үсәргә кирәк булган. Бөтен тирәне ямьләндереп торган әнә теге жиде-сигез яшьлек матур нарат моннан соң гомере буена үсә алмыйча җан көеге булып калачак. Бу галстуклы, бакенбардлы егет яки көмеш тырнакларын тырпайткан нәзакәтле ханым аларны иртәгә үк чүплеккә чыгарып ыргытачак. Джунглида яшәүчеләр исә, тормыш ихтыяҗы мәҗбүр итмәгәндә, тикмәгә генә үсемлекнең сыңар яфрагына да кагылмыйлар.

Гадәттә, берәр этлек эшләгән төшкә кире әйләнеп кайтмыйлар. Әмма бу тәрбияче кыз ул урынга яңадан килердер әле. Килмәскә, ул бит үзенең бернинди яманлык кылмавына, нәкъ башкалар кебек бик тəти йөрүенә ышанып китте лабаса!

Хәтерегездәме, чибәркәй? Сез пәке белән каезлаган яшь каеннар Аккош күленнән ерак түгел, Тирән күлгә илтә торган аллеяның нәкъ башында ук. Алар сез килгәнне көтеп утыралар. Сез аларны бик тиз танырсыз. Япь-яшь тугыз каенның ап-ак нечкә билендә сезнең матур пәкегез калдырган кара билбаулар әллә кайдан күренеп тора. Әгәр дә ул ак каеннар телгә килә торган булсалар, сезнең аларны яшьлекнең иң кадерле хасияте булган гүзәллектән мәхрүм иткәнегезне, кызганыч хәлгә дучар итеп, имгәтеп китүегезне әйтми калмаслар иде.

Алланып-гөлләнеп, балкып-нурланып утырган урманда кулына пычак тоткан рәхимсез кыз… Бәлки, моның хәтергә сеңүенә дә нәкъ әнә шул гайре табигый күренеш сәбәпче булгандыр?

Ул кызның исеме… Хәер, исемдәмени эш?!

 

Гомәр Бәширов, 1971

Фото: pixabay

Комментарий

  1. Лилия Мурадова

    Уйланырга мәҗбүр итә…Хәзер күпләр табигатъ материалларын кул эшләрендә куллана.Балалар бакчасында, мәктәпләрдә бу эшләр план буенча да таләп ителә. Бу кызны балалар алдында оялтып,аны тәрбияләргә маташу дөрес микән…Ә бәлкем бу очракта танышып, табигатъкә карашны тәрбияләү йөзеннән тәрбияче кыз һәм балалар белән мавыктыргыч һәм файдалы әңгәмә үткәреп фикерләрен табигатъкә дөрес карашка юнәлтүне башлап биюәрергә тырышып карарга кирәк булгандыр.Яңадан күрешүгә сүз куешып махсус әзерләнеп килергә дә мөмкин булыр иде.Бу очракта һичшиксез файдасы күбрәк булыр иде!
    Акыл өйрәтергә бар да оста, тик көч биреп үзгәртү ягында үз өлешен кертеп файда китерергә барысының да акылы җитми шул. Кисәтү ясап кына калмыйча тирәнрәк уйларга да тырышсак иде!!!

Комментарий язарга