Журнал «Безнең мирас»

Кан алдыру үзенчәлекләре

Борынгы чорларда һәр халык, шул исәптән татар халкы да, күптөрле сынаулар аша үткәреп, бихисап күп дәвалау чараларын гамәлгә куя. Шулай итеп, халык үзе булдырган, үзе тудырган халык медицинасы барлыкка килә.
Халык дәвалаучылары үз эшләрен бик яхшы белеп башкарган. Алар шулай ук һәртөрле авыруларны дәвалау ысулларын һәм алымнарын да яхшы белгән һәм үзләре булдыра алган кадәр бик күп авыруларның барлыкка килүенә һәм таралуына каршы көрәш тә алып барган. Бик күбесенә бу өлкәдә медицина буенча язылган һәм басылган шәрык телләрендәге китаплардан – Әбү Гали Сина, Әл-Бируни һ.б. борынгы галимнәрнең хезмәтләреннән укып алган гыйлемнәре булышкан.
Күп кенә дәвалану ысуллары татарларга ислам дине аркылы да кергән. Моңа бер мисал итеп кан алдыру белән дәвалануны китерергә мөмкин. Чөнки Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең кайбер хәдис-шәрифләрендә аның хакында телгә ала. Мәсәлән, «Иң яхшы дәвалану чараларының берсе – кан алдыру» (Бохари һәм Мөслим риваятьләреннән). Икенче бер хәдистә Мөхәммәд (с.г.в.): «Мин күккә ашканда, күкнең һәрбер баскычы саен: «Әй Мөхәммәд, үзеңнең өммәтеңә кан алдырырга куш», – дигән сүзләрне ишеттем», – дип әйтеп калдырган (Ибн Маҗә риваятеннән). Шуңа күрә пәйгамбәр заманында да авыруларны шушы ысул белән шифа кылганнар.
Кан алдыруны икенче төрле «хиҗама» дип тә йөртәләр, чөнки Мөхәммәд галәйһиссәлам аны нәкъ менә шулай атый. «Хиҗама» исә «хәҗем» сүзеннән алынган һәм ул гарәпчә «суыру» дигән мәгънәне аңлата.
Хиҗама – кан алдыру, төгәлрәк әйткәндә, начар канны чистарту. Ул тире катламын тишеп, тәндәге оешкан начар канны суыртудан гыйбарәт. Әлеге алым бик борынгы заманнарда ислам динендә булмаган халыклар арасында да, мәсәлән, Кытай медицинасында киң кулланылган.
Татар халкында кан алдыру белән дәвалану һәрвакыт киң таралышта булган. Ләкин, кызганыч ки, инкыйлабтан соң бу дәвалау төре кулланылмый башлый, югала, онытыла. Фәнни медицина алга киткән саен, аеруча совет чорында, халык медицинасы белән сихәтләндерүгә шикле караш аны тормышыбыздан кысрыклап чыгара. Татарлар соңгы елларда гына бу борынгы дәвалау ысулына яңадан мөрәҗәгать итеп, аның тән һәм рухи сәламәтлек өчен кыйммәтен аңлап, куллана башладылар.
Кан алдыру күп сырхаудан шифа булса да, ул авырган очракларда гына түгел, ә чирне кисәтү, организмның гомуми эшчәнлеген яхшырту ниятеннән дә эшләнгән.
Мондый төр дәвалау чаралары күп гасырлар дәвамында халыкның сәламәтлеген саклап килгән. Шуңа күрә халык медицинасының, шул исәптән кан алдыру кебек дәвалау ысулларының, хәзерге медицина фәне үсешенә керткән зур өлешен күрергә һәм бәяләргә кирәк.
Кан алдыру элек-электән татарларда киң таралган булган, археологик казылмалар вакытында табылган операция кораллары моны исбатлый торган дәлил булып тора. Еш кына мәчетнең имамы дини вазифалар гына үтәп калмыйча, кешеләрне дәвалау белән дә шөгыльләнгән. Хиҗаманы ирләргә мулла үзе ясаса, хатын-кызларны абыс­тайлар дәвалаган.
Татар халкында кан алдыруның таралган булуын күп сандагы борынгы кулъязмалар да раслый. Аларның бер өлеше Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сак­лана. Шуларның берсе – 2008 елда мәшһүр татар галиме М.И.Әхмәтҗанов тарафыннан Казан шәһәрендә табылганы 39 нчы фонд, 7067 нче шифр астында теркәлгән. Кулъязманың төгәл датасы куелмаса да, палеографик билгеләре буенча аның XIX гасыр уртасына караганлыгын чамаларга мөмкин. Кулъязма – борынгыдан килгән текстның күчермәсе.
Ни кызганыч, текстта язма авто­рының, күчерүченең исеме, күчерелү урыны һәм вакыты күрсәтелмәгән. Ләкин кәгазендә җитештергәндә куела торган штемпеле бар: «Успенской / Н.П. / Фабрики». Библиограф, тарихчы С.А.Клепиков фикеренчә, бу фабрика 1864-1867 елларда кәгазь җитештергән. Андый штемпельле кәгазьләр барысы да шул елларга карый1.
Кулъязма китапның үлчәме: 17,5х11 см, текстының үлчәме: 14х7,5 см. Һәр биттә 13әр юл, язмалары имән кайрысыннан ясалган көрән төстәге каралар белән язылган. Кустодлары даими күрсәтелеп барылган. Китапның тышы каты кәгазьдән булып, аксыл көрән төстәге киндер тукыма белән тышланган.
Әлеге кулъязма безгә татар халык медицинасына караган мирасны барларга ярдәм итә. Аның эчтәлеге белән укучыларны да таныштырып үтәргә булдык. Текст хәзерге телгә яраклаштырып бирелә.
Бу бүлек кешедә хасил булган авыруларның сәбәбен һәм билгеләрен бәян итәр2.
Әгәр бер кешенең авыруы кан күп булудан исә, билгесе шулдыр ки, гел йокысы килер һәм еш иснәр. Кан тамырлары киңәеп, гәүдәсе авыраер, авыз эче татлы булыр, борыны канар, бетчәләр чыгар, бите һәм теле кызыл булыр, төшендә кызыл нәрсәләр күрер, кыяфәте кайгылы булыр. Күп очракта моның дәвасы кан алдырудан булыр. Аны ваемсызлык күрсәтмичә дәваларга кирәк.
Шулай ук авыруының сәбәбе үт сыекчасы күп булудан исә, аның билгесе шулдыр ки, авыз эче әче булыр. Бите һәм күзе сары булыр, кәефе төшәр, бәвеле сары булыр, төшендә сары нәрсәләр күрер. Аны дәваларга кирәк.
Шулай ук авыруының сәбәбе какырык күп булудан исә, аның билгесе шулдыр ки, авыз яры зур, зәгыйфь булыр. Гәүдәсе авыр һәм дәртсез, селәгәе сары булыр һәм акрынлык белән чыгар. Төшендә сулар, яңгырлар һәм суыклар күрер, гәүдәсе суык булыр, бәвеле куе һәм ак булыр. Аның гәүдәсен дәваларлар.
Шулай ук авыруының сәбәбе һәм авыруы кара үт суы күп булудан исә, аның билгесе шулдыр ки, адәм зәгыйфь, ябык булыр, аннан гәүдәсе, бите кара булыр, йокысы килмәс, каны кара һәм куе булыр, гәүдәсендә күп каннар булыр, төшендә куркулы караңгылыклар күрер, бәвеле кызыл, куе һәм карарак булыр. Инде аны ваемсызлык күрсәтмичә дәваларга кирәк. Әгәр дәваланмаса, ахырдан вафат булырга мөмкин.
Дәвалау
Бу бүлек яз һәм кыш көннәрендә кан алдыру белән дәвалауны бәян итәр.
Инде кешегә яз һәм кыш көннәрендә кан алдыру тиешледер. Эчйомшарткыч нәрсәләр эчеп, эчне бушандырырга кирәк. Әмма күп хәрәкәтләнмиләр һәм мунчага еш керүдән сакланалар.
Җәй фасылында күп хәрәкәт­лән­миләр, күләгәләрдә рәхәт­ләнеп ял итеп утырырга кирәк. Ләкин гәүдә кыз­дыручы нәрсәләр ашамаска, яшь җимешләрдән кыяр, карбыз кебекләрне ашап, бер микъдар баллы эчемлекләр эчәләр, болар файдалы булалар. Әгәр суга керергә туры килсә, ачы ризык­тан сакланалар һәм алар белән күп мавыкмыйлар.
Күзләрне суык су белән юмыйлар, артык суык су эчмиләр. Башны суыктан сакларга, иртә һәм кич аны ачык тотарга кирәк, шулай итеп салкын тию һәм томау төшүдән сакланалар. Җимешләрне күп ашаудан, мунчага кереп, суга күмелүдән сакланалар.
Кыш көннәрендә гәүдәне каплап бетерми торган киемнәр кимиләр, суык тота торган киемнәрдән, каты чирләрдән сакланалар. Әмма башка ризыкларга, мәсәлән, арыш шулпасы, кишер, шалкан һәм башка нәрсәләргә өстенлек бирәләр.
Бу бүлек кан алдыру белән дәвалауны бәян итәр.
Инде мәгълүмдер ки, суык көннәрдә һәм суык табигатьле кешеләрдән кан алу ярамас. Көчне зәгыйфьләтә һәм гәүдәне авырайта торган мунчаларда күп утыру хатадыр. Һәртөрле дәвалауны кешенең табигатенә карап билгеләрләр. Шулай ук кан алуны шул рәвешле эшләп, бер яшеннән ундүрт яшенә хәтле кан алдырмыйлар, аннан алтмыш яшеннән соң алдырмыйлар.
Кан алдыру тәнне тулысынча чис­тартудыр, ләкин хатасы юктыр. Күбесенчә, яхшы остаз булмыйча, кан алдырмыйлар, чөнки кеше һәлак булырга мөмкин. Әмма кан алдыруда хата юктыр.
Әгәр баштан кан алдырсалар, билгә хәтле булган бөтен җирләрдәге авыруларны бетерү өчен файдалы булыр. Әгәр биленнән кан алдырсалар, аяк­ларына кадәр һәм алардан югары өлешләргә файдасы булыр.
Кан алдыру тиешле булган хәлдә, яз көннәрендә исә иртәнге вакытта, кыш көннәрендә исә төш вакытында алдырырга кирәк. Болай эшләгәндә, файдасы күп була.
Әгәр бер кеше айның уналтысында кан алдырса, аның тәнендә булган чуаннары юкка чыгачак.
Унҗиденче көнендә алдырсалар, ул кеше бернинди авыруларны белмәячәк, Аллаһ рәхмәте белән.
Унсигезендә алдырсалар, гәүдә сызлауларыннан котылачаклар.
Унтугызында алдырсалар, паралич чиреннән котылачаклар һәм аның белән башка авырмаячаклар.
Егермесендә алдырсалар, йөрәкнең ритмы бозылуын һәм йөрәк авыруын белмәячәкләр.
Егерме берендә алдырсалар, йөрәк авыруын белмәячәкләр.
Егерме икесендә алдырсалар, авыздан килгән начар исне бетерер.
Егерме өчендә алдырсалар, күз күремен яхшыртыр һәм күз чирләрен бетерер.
Егерме дүртендә алдырсалар, нервлар белән бәйле авыруларны белмәячәкләр.
Егерме бишендә алдырсалар, төрле куркулардан һәм көлкеле фикерләрдән арынырлар.
Егерме алтысында алдырсалар, барлык шешләрдән котылыр һәм югары температураны төшерер.
Егерме җидесендә алдырсалар, акылны һәм зиһенне яхшыртыр.
Егерме сигезендә алдырсалар, бөтен гәүдәгә көч-куәт бирер.

Егерме тугызында кан алдырмыйлар.
Инде һәркем айның уналтысыннан алып егерме тугызынчы көненә кадәр кан алдырса, югарыда әйтелгән тәртип буенча эшләсә, бик күп файдасын күрәчәк. Әгәр һәр айның башыннан уртасына хәтле кан алдырсалар, һәр көндә бер авыру һәм чир пәйда булыр. Әгәр һәр айның уналты көненнән тәмам егерме сигезенче көненә кадәр һәр көннең үзенә хас файдаларын алачагы билгеләнгәндер.
Кан алдырудан соң, ул көнне тозлы нәрсәләр ашамыйлар, чөнки авыру барлыкка килер. Әгәр бер кешенең кан алдырган вакытта хәле начарланса, аңа кан алыр алдыннан бер микъдар шәраб эчәргә кирәк. Бу очракта шәрабның төрле сортлары тәкъдим ителә. Әгәр кан кара төстә килсә һәм ул кеше зәгыйфь исә, кан алдыруны туктату кирәктер. Баш тамырын «кыйфал» дип атыйлар. Аннан кан алдыралар, чөнки муеннан югары җирдән алу авыруны бетермәс.
Гәүдә тамырыннан аста булган тамырны «басыйлык» дип атыйлар. Әгәр аннан алсалар, муеныннан аста булган гәүдә арыр, шул тамырны «әлхәл» дип атыйлар. Аннан алсалар, шулай ук гәүдә аякка хәтле арып, пакь итеп авыруны бетермәс.
Кан алдырганнан соң, бер-ике данә җимеш ашыйлар һәм бер микъдар шикәр ширбәтен эчәләр.
Итле ризыклар ашасалар, файдасы барлыгы тикшерелгән.
Кан алдырырга теләмәгән кешеләрдән һәм кече яшьтәге балалардан кан алдырмыйлар.
Җенси мөнәсәбәттә булган, мунчага кергән, җиңел яки бик зәгыйфь булган кешеләрдән кан алмыйлар, чөнки бу – хатадыр. Әҗәле якынлашкан кешегә сак булырга кирәктер.
Колак артында булган тамырны халык «әләзән» дип йөртә. Әгәр аннан кан алдырсалар, авыруларны бетерә, колак эчендә булган чирләрне бетерә һәм талак авыртканда файдалы, бу инде тикшерелгән.
Ике ирен урталарында ике тамыр бар, аларны «горук әл-шәфәтәйн» дип атыйлар. Инде әгәр алардан кан алдырсалар, теш итләрен сәламәтләндерер һәм ирен җәрәхәтләрен бетерер.
Шуны да әйтергә кирәк: җомга иртәсендә һәм пәнҗешәмбе көнне кан алдырмыйлар, чөнки ул көннәрдә бер сәгать бардыр ки, нигездә, кан туктамас, соңыннан кеше вафат булырга мөмкин.
____________________________________________
1 Клепиков С.А. Филиграни и штемпели на бумаге русского и иностранного производства XVII-XX вв. – М.: Изд-во Всесоюзной Книжной палаты, 1959. – С.109.
2 Тәкъдим ителә торган текстны медицина буенча кулланма буларак түгел, ә бары тик халык медицинасы ядкяре, милли мирасыбыз дип кабул итүегезне сорыйбыз. Канны табиб киңәше белән бу өлкәдә махсуслашкан учреждениеләрдә генә алдыру рөхсәт ителә.

Теги: Айдар Гайнетдинов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру