Журнал «Безнең мирас»

"Штык һәм каләм белән..."

«...Җанга якын җаннар китә тора...»
Бу сүзләрне заманында Зәки ага Нуриның ут күршесе булган, бер үк йортта яшәгән каләмдәше – Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин әйткән иде...


Әйе, җанга якын газиз җаннар, күңелләрне тетрәндереп, үзәкләрне өзеп, китә тора. Мәңгелеккә. Әмма алар, көннәр, айлар, еллар үткән саен, безнең йөрәкләргә якынайганнан-якыная баралар. Ни гаҗәп, хәтта Галиҗәнап Вакыт та аларның якты исемнәре, үлемсез эшләре каршында көчсез...

Зәки ага Нури (1921-1994) – әнә шундый олуг шәхесләребезнең берсе иде. Матурлык һәм Батырлык җырчысы, Яктылык һәм Яхшылык илчесе булып, гомер бакый күңелләрдә балкып яшәр әлеге ак күңелле, намуслы фронтовик-шагыйрь!..


...Ул Табигать-Анабызны, бигрәк тә аның сылу ак каеннарын, «таң кебек балкыган» миләшкәйләрен өзелеп ярата иде. Гомумән, урманга битараф түгел иде Зәки ага. «Урманым – җырым оясы!» дип язуы да шуны раслый. Урманның тылсымлы-сихри дөньясы аңа кечкенәдән үк таныш. Ни әйтсәң дә, өч яктан имән, нарат, усак урманнары белән уратып алынган Татар Төкесе авылында (Татарстанның Чүпрәле районы) урманчы Шәрәфетдин абзый гаиләсендә туган ул. Моннан 95 ел элек – 24 декабрьдә...


Әйдәгез, биредә аның үз истәлекләрен дә укып карыйк әле:


«...Без, язын-җәен – төпсез ыштанлы, көзен-кышын чабаталы сабыйлар, өлкәннәргә ияреп, көн саен диярлек урманга йөрибез: йә җиләккә, йә юкә кисәргә, йә мунча себеркесе өзәргә, йә утын алып кайтырга... Күбрәк тәпи-тәпи элдертәсең; атка утырып, тантаналы кыяфәттә йөргән чаклар да аз булмады. Бөтен авыл диярлек бергә җыелып, өч-дүрт көн рәттән шунда торып печән чапканда һәм печән җыйганда Боталуй дигән зур аланга барасың да барасың инде. Ә ат саклап урман буенда кунуларның, шунда бару-кайтуларның рәхәте белән ләззәтен хәтта әйтеп кенә аңлатулары да кыен... Менә шунда инде, сине сихерләп һәм ымсындырып, ничәмә-ничә төрле кош сайрый, берсеннән-берсе тылсымлырак тавышларны бергә кушып, кара урман шаулый. Юлларда яки учак яннарында күпме әкият тыңлыйсың да нихәтле гыйбрәтле сүз ишетәсең!..


Кыскасы, шигырь әлифбасын танырга һәм ятлый башларга безнең барыбызны да, тәүге юлларның беренче адымнарында ук, шагыйрь җанлы туган табигать, шагыйрь рухлы халык, тормышның үз тавышлары һәм үз авазлары шулай өйрәтә икән.


Әлифба – дөреслеккә юл ул! Үзебезнең башлангыч мәктәп­не тәмамлагач, без дә авылыбыздан алты бөртек «ташбаш» (бөтенебезгә кушамат шул иде), иңнәребезгә ризык тулы биштәрләрне асып, кулларга дәреслек тотып, Мунчәли тарафларына юл алдык. Ул чакта колхоз яшьләре мәктәбе дип йөртелгән сигезьеллык мәктәп шунда иде. Бездән унике-унөч чакрымда гына. Ял көннәрендә йөгерә-чаба атлап, ашарга алырга өйгә кайтабыз. Карлы-буранлы кышкы көннәрдә колхоз аты белән дә илткәлиләр. Юл да кыскарсын, тел дә остарсын, дигәндәй, укытучыларыңны мактап сөйләшәсең, яңа укыган китапларыңның геройларын ярату-яратмавыңны да белдерәсең, бер-береңне бүлдереп, яңа шигырь дә укыйсың килә. Табышмак әйтешү дисеңме, җыр җырлаумы, такмаза чыгарумы – барысы да шунда. Нинди генә гәп кормадык та, ниләр генә уйламадык икән шул юлда без! Үзе бер дөнья, үзе чын шигърият иде ул...


Үзем дә сизмәстән, шул шигърият орлыкларының кайберләре минем күңелгә дә төште булса кирәк. Районыбызда чыга торган «Коммунар» исемле газетага хәбәрләр яза башладым...»


***
...Зәки ага белән без еш аралашып яшәдек. Ошбу дөньяда яшәвенең соңгы елларында (ул чакта мин СССР Язучылар берлегенең Татарстан бүлегендә Әдәбият фонд директоры булып эшли идем) – бигрәк тә... Табигать кочагында бергә сөйләшеп йөрергә дә, өендә кунакта булырга да, хастаханәгә барып, хәл-әхвәлен белешеп торырга да туры килде. 70 яшьлек юбилеен да якыннары, дуслары белән түгәрәк табын янында бергәләп билгеләп үттек...


Аеруча хисләнгән, дулкынланган минутларда, үзенең балачагын, яшьлек елларын искә төшерергә ярата иде Зәки ага:


—...Ә беләсеңме, Шаһинур туган, үземчә шигырь дип санаган һәм матбугатта дөнья күргән иң беренче әйберем дүртьюллык такмак иде. Үз колхозыбыздагы түбәсе тишек, нык тузган янгын сарае турындагы шул язмам район газетасында басылып чыкты. Нәтиҗәсе шул: сарайны тиз арада тәртипкә китерделәр! Менә мин шулчакта әдәби сүзнең нинди зур көчкә ия булуын аңладым... Соңрак мәктәптә әдәбият укытучыбыз оештырган драмтүгәрәкнең актив бер «артисты» буларак, авылларда концерт-спектакльләр белән еш йөрергә туры килде. Менә шунда халыкны, кичә башланыр алдыннан, «үз иҗатыбыз» – булачак шагыйрь Шәрәф Мөдәррис белән берлектә язылган чәнечкеле шаян такмаклар белән дә еш таныштыра идек. Әлеге такмакларны халык, үз авылдашларыбыз тормышыннан алып язылганлыктан, бик яратып кабул итә иде. Бары тик дөреслекнең генә халык йөрәгенә якын икәнлеген без әнә шулчакта ук төшендек һәм гомеребез буена шул кыйблабызга тугры булып калдык!..


***
...Сигез сыйныфлы авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зәки Нуретдинов Татарстанның Кукмара төбәгендәге Лубян урман техникумында тырышып укый. Бер үк вакытта «Яшь ленинчы» газетасы белән дә бик актив язышып тора яшүсмер егет.


1938-1940 еллар арасында Зәки Шәрәфетдин улы Ерак Көнчыгышта – Амур елгасы ярындагы Николаевск шәһәрендә диңгез порты төзелешендә эшли. Аннары яңадан Лубянга әйләнеп кайта. 1941 елның маенда Зәкине шуннан хәрби хезмәткә алалар. Һәм ул, илебезнең көнбатыш чигенә – Белос­ток төбәгенә җибәрелеп, сугышның беренче көннәреннән үк фашист илбасарларына каршы үз-үзен аямыйча көрәшә. 1941 елның августында, полк­ташлары белән бергә чолганышка эләгеп, З.Нури дошман тылында кала һәм Витебск өлкәсендә хәрәкәт итүче партизаннар отрядына кушыла. 1942 елның мартыннан 1944 елның августына кадәр атаклы Константин Заслонов җитәкчелегендәге белорус партизаннары берләшмәсендә – башта дошман көчләрен һәм коммуникацияләрен миналар ярдәмендә шартлатучы диверсант, соңыннан «Җиңү» («Победа») исемле разведка отряды башлыгы булып хезмәт итә. Күрсәткән батырлыклары өчен, I дәрәҗә «Ватан сугышы партизаны» медале (1944) һәм II дәрәҗә «Ватан сугышы ордены» (1948) белән бүләкләнә.


Шул утлы-давыллы елларда да Зәки Шәрәфетдин улы иҗат итүеннән тукталмый. Көннәрдән беркөнне ул үзенең ялкынлы шигырьләрен, фронт сызыгы аша очып, партизаннар берләшмәсенә сугыш кирәк-яраклары алып килгән бер самолет белән, «Зур җир»гә озата. Бәхеткә, алар Казанга барып җитәләр. 1945 елда ул шигырьләр соңрак Татарстанның халык язучысы буларак танылган Гомәр ага Бәширов мөхәррирлегендә китап булып басылып та чыгалар.


Бу вакытта китап авторы әле һаман да Белоруссия җирендә була. Әлеге республиканы фашист-илбасарлардан азат иткәннән соң, Зәки Нуретдиновны, берничә иптәше белән бергә, Орша шәһәрен сугыш хәрабәләреннән арындыру һәм төзү-торгызу эшләрен җитәкләү өчен биредә калдыралар. 1944 елның августыннан 1946 елның көзенә кадәр, хезмәт ияләре депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары буларак, Зәки Шәрәфетдин улы үзенә тапшырылган җаваплы вазифаны зур тырышлык куеп башкара, халыкның тирән ихтирамына, олуг рәхмәтенә лаек була. Ә яхшылык, белгәнебезчә, еллар үтсә дә, онытылмый! 1975 елда – фашистлар Германиясен Җиңүгә 30 ел тулу көннәрендә Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдиновка (әдәби псевдонимы – Зәки Нури) «Орша шәһәренең Почетлы гражданины» дигән мактаулы исем бирелә!


1946 елда Зәки Шәрәфетдин улы туган якларына әйләнеп кайта һәм 1946-1949 еллар дәвамында – башта Буа урман базасында, аннары Тархан урман хуҗалыгында директор булып эшли.


1949 елның ахырында З.Нури Казанга килә һәм «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасына мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә. 1951 елда ул СССР Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителә. 1951-1955 елларда Зәки Шәрәфетдин улы – Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясе мөдире, аннары берникадәр вакыт Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант һәм идарәнең җаваплы секретаре хезмәтен үти. 1957 елда, Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, Зәки Нури алты елга якын – Татарстан Язучылар берлегенең җаваплы секретаре, 1964-1971 елларда – «Казан утлары» журналының баш редакторы, 1971-1974 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе булып эшли. Җәмәгать эшлеклесе буларак, ул ике тапкыр – 1967, 1971 елларда Татарстан Югары Советына депутат итеп тә сайлана...


Кыскача анкета мәгълүматлары Зәки Нуриның сугыштан соңгы эшчәнлеген әнә шулай яктырта. Әмма бу юллар артында һәр минуты, һәр көне вә төне киеренкелек белән иҗади януда үткән еллар ята. Әдәбиятта иң актив эшләүчеләрнең берсе иде өлкән каләмдәшебез. 1945-1993 еллар эчендә аның алтмыш өч (!) китабы басылып чыкты.


Югары әдәби курсларда укучылар. Мәскәү. 1957 ел
СССР язучыларының V корылтае делегатлары. 1971 ел
Июнь, 1967 ел



«Аккош» күле буенда. 1959 ел
Бер төркем әдипләр. Август, 1971 ел

Биредә Зәки ага Нури турында «Әдип­ләребез» дигән библиографик бе­леш­мәлекнең 2 нче томыннан (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009 ел; төзүчеләре – Рәис Даутов, Равил Рахмани) аерым өзекләр китереп үтәсебез килә: «Иҗатчы буларак, ул – иҗтимагый тормышта, әдәбият-сәнгать дөньясында булган һәр мөһим вакыйгага, яңалыкка публицистик яки шигъри сүзе аша мөнәсәбәтен белдереп барган әдип. Аның әдәби мирасын зур дүрт төркемгә бүлеп карарга мөмкин: публицистик яңгырашлы һәм мәхәббәт лирикасы, балалар шигърияте («Син мәктәпкә йөрисең», 1954; «Аңлатыгыз миңа», 1956; «Таныш булыгыз», 1958; «Табышмак әйтеш», 1959; «Саный беләм», 1962; «Бу безнең китап», 1967; «Без инде хәзер зурлар», 1970; «Күп беләм китабы», 1988 һ.б. җыентыклар), сатира-юмор әсәрләре («Сезнең арада юкмы шундыйлар», 1960; «Туры карап күзегезгә», 1963; «Елмаябыз һәм көләбез») һәм төрле телләрдән тәрҗемәләр.


Тәрҗемәче буларак, Зәки Нури рус совет шагыйрьләре А.Твардовскийның «Дом у дороги» («Юл буендагы йорт», 1951), С.Щипачевның «Дом в Шушенском» («Шушенскоедагы өй», 1953), В.Саяновның «Ленин в Горках» («Ленин Горкида», 1954) исемле поэмаларын, украин шагыйре П.Вороньконың балалар өчен язган шигырьләрен («Синең китабың», 1955), кыргыз шагыйре К.Җунусов, белорус поэ­зиясе классигы Я.Коласның шигъри әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. Ул шулай ук, үзе төзеп һәм татарчага тәрҗемә итеп, аерым серия басмалары рәвешендә, 1967-1975 еллар арасында совет чоры азәрбайҗан, белорус, казакъ, үзбәк, төрекмән, таҗик, кыргыз, украин, рус, латыш, эстон, әрмән һәм грузин поэзиясенең иң яхшы үрнәкләре тупланган махсус җыентыклар бастырып чыгара. Дөнья халыклары авыз иҗаты әсәрләрен (мәзәкләр, мәкаль-әйтемнәр һ.б.) үз эченә алган «Алтын хәзинә» (1973) «Күңелле китап» (1979, 1989) исемле күләмле җыентыклар да шагыйрьнең тәрҗемә өлкәсендәге нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге турында сөйли. Бер үк вакытта аның үз иҗат мирасыннан аерым басмалар булып рус теленә тәрҗемәдә егерме китабы һәм белорус, азәрбайҗан, казакъ, мари, якут телләренә тәрҗемәдә биш шигъри җыентыгы нәшер ителә.


Зәки Нуриның шигъри иҗат йөзен билгели торган шигырь һәм поэмалары 1980 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Күңел яктысы» дигән күләмле җыентыгында урын ала.


Иҗатында яулаган рухи яңа биеклекләре, җәмәгать тормышындагы зур хезмәтләре өчен «Почет билгесе» (1971), һәм «Халыклар дуслыгы» орденнары (1981) белән бүләкләнгән Зәки ага Нури, гәрчә 1994 елның 18 февралендә вафат булса да, әле һаман безнең арада кебек. Шуңа күрә дә аның «Үлгәннәр дә үч алды» («Партизан язмалары») дигән китабындагы (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1962 ел) кереш сүзләр, изге васыять кебек, бүген дә бик актуаль, заманча яңгырый:


«...Ул елларны безнең беребез дә, беркайчан да онытмас!..


Немец-фашист илбасарлары туган җиребезгә басып керделәр. Ирегебезне буарга, бакчаларыбыз чәчәкләрен корытырга, эчкән суларыбызны агуларга, шат җырларыбызны моң-зарлы итәргә теләп, кара дәһшәт килде. Күкләребездә аждаһадай улаган самолетларына, юлларыбызда шыксыз дөбердәгән танкларына төяп, дошман безгә үлем ташыды...


Безнең авылларыбыз һәм шәһәр­лә­ре­без дөрләп яндылар. Безнең күңелле бәйрәмнәребез тантанасы шау­лаган, дәртле җырларыбыз яңгыраган мәйданнарга дар агачлары тезелделәр. Җимерелгән урамнарыбыз буйлап Гитлер солдатлары атлады. Аларның дагалы, авыр итекләре, әйтерсең, йөрәкләрне таптый иде. Җиребез тәнен һәм безнең күңелләрне бомбалар актарды, миналар телгәләде...


Көн белән төн көрәше, яшәү белән үлем тартышы башланды. Икенең тик берсен сайларга мөмкин иде: йә үләргә, йә җиңәргә!..


Һәм без, совет кешеләре, бер җан, бер тән булып, җиңү көрәшенә күтәрелдек. Төньяк диңгезләреннән алып Көньяк диңгезенә хәтле сузылган озын фронтларда фашистларның тетмәсен безнең гаскәрләребез тетте, ә тирән тылларда, вакытлыча басылып алынган җирләрдә исә гитлерчылар измәсен партизаннар изделәр.


«Без шартлап ярылган һәр урында дошманга тирән кабер казылыр!» Какшамас корычтан койган снаряд һәм бомбаларыбыз гүя шулай диделәр.


Әйтерсең, Җир-әнкә үзе телгә килде: «Дошман аягы баскан һәр карышым тетрәр минем һәм дошманны мин һәр адымда тирән упкыныма йотармын!»


Әйтерсең, челтерәп аккан барлык чишмәләр сүз куештылар: «Саф суларыбызны эчәргә дип фашист иелсә, без аның күзенә зәһәр агу булып чәчрәрбез!»


Басуларда башаклар да, әйтерсең, шуны ук әйтеп тирбәлештеләр: «Безнең һәр бөртегебез дошман бугазына кайнар кургаш шикелле булып кадалыр!..»


Гитлерчылар юлында күкләр күкрәп, халык нәфрәте яшеннәре яшьнәп торды. Алар аягы астында туфрак яна иде. Хәтта үлгәннәр дә алардан үч алды...


Сугыш безне дошман тылында, белорус халкының батыр улы Константин Заслонов җитәкләгән партизаннар берләшмәсендә очраштырган иде. Урман шалашларында һәм окопларда, походларда һәм һөҗүмнәрдә үткәрелгән ул 1100 көн һәм төннең сугышчан эшләре һәм уйлары-хисләре бик күп булуын әйтеп тә торасы юк. Партизаннарның кырыс һәм киеренке тормышын, җиңүгә китергән озын юллардагы кайнар эзләрне күз алдына китерү өчен, шуларның меңнән бер өлеше хикәя ителсә дә, җитәрдер төсле.


Гитлерчы илбасарларның сыртларын сындырган, аларны үз өннәренә кысрыклап, дөмектергән көнебез бар. Без аны «Җиңү көне!» дип атадык. Ул, Рейхстаг ташына безнең штыкларыбыз очы белән уеп, Тарих битләренә безнең кайнар каныбыз белән язылды.


Бик күп сулар агып, бик күп еллар үтәр. Безнең Җиңү көнебез ел саен шулай иң матур, иң куанычлы бәйрәмнәрнең берсе буларак тантана ителер. Аның турында әле бик күп сүзләр сөйләнер, бик күп җырлар җырланыр. Җиңүебез турында һәм батырлык турында сөйләп, без җирдә канлы сугышларга нәфрәт белдерәбез, бөтен дөньяда тынычлыкны яклап сөйлибез...


Партизаннар уты шәүләсен без
Бу якларда бик күп уйнаттык.
Бу җирләрдә сөрем пәрдәсен без
Күп ябындык... Узды ул вакыт.


Җирдә күптән чәчәк исе аңкый —
Җиңеп туган язның саф исе!
Тыныч көннәр таңы булып балкый
Шәһәрләрдә цехлар яктысы...


Сагынып сезгә, дуслар, сагынып киләм,
Алып киләм Идел сәламен. —
Яклаштым мин сезне штык белән,
Бер төзүче булсын каләмем!..


Нинди иркен, нинди ямьле болын! —
Сукмагыңнан рәхәт атлавы!
Бүлдермәсен монда кошлар моңын,
Бүлдермәсен, бомба шартлавы!..

Теги: Шаһинур Мостафин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру