Кайттым

Кайттым, туган ягым, назга сусап,

Сагындырды назлы җилләрең.

Әнә, кояш үзе кулын сузган:

«Исән-иминме, — дип, — сөйгәнем».

 

Җилферди җилләрдә болынымның

Аллы-гөлле чуар күлмәге.

Бу сафлыктан, гүзәллектән нәүмиз

Чит җирләрдә туар көннәрем.

 

Нәни эзләремне эзләп йөрим,

Саклагандыр бәбкә үләне.

Итәк җәеп балык тоткан инеш

Челтер-челтер миннән көләме?

 

Бала чагым чуер ташларының

Чишмә суы юа битләрен.

Кичерегез, тиле яшьлегемдә

Бәхет эзләп читкә киткәнмен.

 

Биш дистә ел яшәп балалыктан

Хаятем бит әле чыкмаган.

Өянкеләр хәер-дога укый,

Өмет уты яна чыкларда.

 

Керфегемнән үбә ай нурлары

Алар да бит мине сагынган.

Һич картаймый күңел, туган якка

Чын күңелдән шулай табынсаң.

 

Фәридә Хаҗиева

Фото: pixabay

Комментарий язарга