«Кайлардадыр язың абынды»

Ә син көтмә аны беркайчан да
Майлар назы булган языңны…
Син күрәлми калдың майлар назын,
Кайлардадыр ярың абынды.

Абындымы, әллә азындымы,
узындымы — нинди аерма?!.
Баерга дип барган кояшның да
Нуры чагыла бары каенда.

Ә мин, бәлки, шулай күренермен —
Каеннардан төшкән нур булып.
Кояш елмайганда — бик кечкенә,
Болыт дулаганда — зур булып.

Язлар белән җырлап бара торгач,
Җәйләрне дә узып киткәнмен.
Кичә генә унсигездә идем,
Бүген инде көздә икәнмен.

Һәм мин көтәм аны элекедәй,
Килер, кире какмас шикелле.
Ансыз миңа агымсулар акмас,
Алсу таңнар атмас шикелле.

Сыңар сукмак буйлап атлап барам,
Үзем генә инде… Язлар юк…
Көзем генә мине аңлый ала,
Этем дә юк җанны назларлык.

Ә син көтмә аны беркайчан да
Майлар назы булган языңны…
Көзләреңә килеп җитәлмәде,
Кайлардадыр язың абынды.

 

Марат Кәбиров

Фото: pixabay

Комментарий язарга