Кайгысыз падишаһ…

Риваять хуҗалары һәм хикәят ияләре шулай риваять итте:
Борынгы заманда бер падишаһ бар иде. Табигате белән төшенке күңелле, кызу канлы иде, әшәкелек-дуңгызлыкта тиңе юк иде, һаман саен халыкны рәнҗетер иде.Халыктан ишеткән сүзне хәтерендә саклады, алдагы көндә шуны дәлил итәр иде, «фәлән вакыт шулай димәдеңме?» дип хөкем итәр иде. Шуңа күрә аның янында булган кеше артыгын сөйләмәс иде.
Падишаһның бу кызу канлылыгына артык исе китмәүче кыю һәм булдыклы бер вәзире бар иде. Һәркөн падишаһка ризалык күрсәтер, һич файдасыз гамәл кылмас иде. Бу вәзирнең чибәр бер кызы бар иде, ай йөзле, хуш холыклы, гөл сурәтле, тәмле телле иде.
Бу мәлик шул кызны алырга теләп, вәзиргә ничә көн рәттән хәбәр җибәргән иде:
– Кызыңны миңа бир! – дип. Вәзир болай җавап бирде:
– Әгәр кем дә кем үзенең хуҗасы катында үзенең дәрәҗәсен белмичә эш итсә – аркасына әйләнеп төшәр, тора алмас. Әгәр падишаһ үзенең бәндәсенә шәфкать күзе белән караса һәм игътибар итсә, бәндәсенә шул тиеш: үз-үзен белсен, хуҗасына каршылык күрсәтмәсен, кеше үз-үзен белергә тиеш. Мин колмын, ни хөкем булса шул булыр, кызым хатының һәм серләреңне бүлешүчең булыр, әмма ләкин падишаһ үз тиңен тапса, яхшырак булыр иде, – диде, һәм һәрвакыт сөйләшү-җаваплашу шул рәвешчә кичәр иде. Падишаһның бу җәһәттән вәзиргә карата күңеле хуш түгел иде, әмма аңа каршы чара күрә алмый, чөнки вәзир аңа кадәр үк шул урында хезмәт итә иде, хокуклары нык иде. Мәликнең аны шелтәләргә, урыныннан төшерергә кулыннан килмәс иде. Әмма һаман төрле сылтаулар табып, вәзирне карага буяр иде. Гөнаһларын исбат итмәкче булыр иде. Шул юл белән үч итеп, «кызны алам», дияр иде.
Вәзир катында моңа шаһит булганнар бу мәгънәдән даимән падишаһтан сак­ланыр һәм качар иде. Падишаһтан курыкканга күрә, һич кеше вәзирнең кызын сорарга килмәс иде.
Шулай беркөн вәзир падишаһ катында утырганда кинәт күкрәген җиргә орды. Падишаһ моңа каршы:
– Бу ни хәрәкәттер?! – диде. Вәзир:
– Падишаһның яше озын булсын, гәрчә синең кебек тиңсез мәликнең күләгәсендә, игътибарлы карашы астында бәхетлемен һәм ярдәмен тоямын, әмма адәми зат кайгысыз булмас, – диде. Шаһ бу сүзгә риза булмады, күңелендә «яхшы сәбәп таптым!» диде. Аннан вәзиргә:
– Бу нинди урынсыз сүздер? Кешенең башында акылы булса, «галәмдә гамьсез кеше юк» дип ничек кистереп әйтә алсын? – диде. Вәзир:
– Әгәр берәр кеше Көнчыгышны һәм Көнбатышны гизеп чыкса да, гамьсез кеше таба алмас. Бу хакта бәет бар:

Дәрин галәм кәси бигамъ набашәд,
Әгәр башәд бәни адәм нәбашәд.
Ягъни:
Бу галәмдә кеше бигамъ түгелдер,
Әгәр булса – адәм углы түгелдер.

Падишаһ хакыйкатьне белсә кирәк: сүзенә карап кына, тышкы кыяфәтен күреп кенә кешенең асылын белеп булмый. Бер кешенең тыштан караганда уйнап-көлеп йөрүе, шат булуы әле аның эчке халәтенә дәлил булмас. Сөенеч эчендә елаган кеше дә күп булыр. Кайгы да елата, шатлык та елата, шуңа күрә, и шәһрейар, зинһар кешенең тышкы рәвешен күреп кенә аның күңелендәгесен тасвир итмә. Бу дөньяда кайгысыз кешенең һич булуы мөмкин түгелдер.
Падишаһ бу кыю сүзне ишеткәч, ачуы килде, бугазына тыгылды, бер усал хәрәкәт кылырга теләде, кыймады. Каты ант бирде:
– Бу эшне сыныйм, галәм халкы эчендә гамьсез, кайгысыз кешене табам, сиңа тиешле җәзаңны бирәм, һичкем үзенең хуҗасы янында урынсыз сүз башларга кыюлык итмәсен! – диде. Вәзир бу сүзне һәм бу антны ишетте, бу дулкынлану һәм ачуны күрде, мәликнең теләге ни икәнен белде.
– Хөкем мәликнекедер, ни башкарылырга тиеш – шуны боерсын, – диде.
Аннан мәлик тәхет янына олыларны чакырды, аларга алтын-көмеш һәм хилгать [1] бирде:
– Миңа бер кайгысыз кеше табып бирегез. Шуның белән мин вәзиргә җәзасын бирәм, югыйсә мин аның йөге астында калырмын, – диде. «Нишләрсең, калырсың», дияргә кулларыннан килмәде:
– Тыңлыйбыз һәм буйсынабыз, йөрибез, эзлибез, аның кебектән күп кеше бардыр, – диделәр.
Берничә көннән соң белдерделәр: аңа буйсынган бу мәмләкәттә ул боерган сыйфатлы кеше юк икән.
Эш бу урынга җиткәч, падишаһның каһәре килде, шундук бер сәүдәгәр сурәтенә керде, үз җирендә бер наиб [2] куйды.
Бер тарафка карап китте. Килеп җиткән шәһәрендә бер көн буе мәчетләрне, йортларны һәм базарларны гизеп йөрде, эзләнде, тикшеренде. Ләкин бөтен тырышлыгының нәтиҗәсе су өстенә язу язган кебек кенә булды. Бераз ял итте, аннары далага чыгып китте, диңгезләргә керде, тәмам Урта диңгез һәм Гомман [3] диңгезе ярларын аягы астына алды. Шат күренгән һәр кешесе асылында кайгылы булды.

***
Падишаһ шул рәвешчә йөргәндә, бер урыннан күчеп киткәндә колагына шундый сүз керде: «Мәгъриб [4] тарафында бер падишаһ бар икән, галәмдә аның гаме юк икән». Шунда ук бер уй башына төште, ул мәликне күрергә, барырга карар итте.
Шулай итеп Мәгъриб тарафына аяк басты, юлга чыкты. Юлда кем очраса да ул мәликнең шат күңелле булуы хакында сорашты, һичберсе аның кайгысы булу хакында һичбер сүз әйтмәс иде. Фикеренә шуны салды: теләгәнемне, эзләгәнемне таптым, әгәр кайгы-хәсрәт сәбәбе булса, бу халыктан берәрсе аны баса булса кирәк.
Шулай итеп йөреп, акрынлап ул падишаһның башкаласына килеп җитте, дөяләрен-атларын сәүдәгәрләр гадәтенчә йөкләтте. Аннан шәһәр үзәгенә кеше җибәрде, килгәнен падишаһка белдертте.
Падишаһ барган кешедән сорады:
– Ул кем, ни юллы кеше?
Җавап бирде:
– Бер олы сәүдәгәрдер, Хуҗа Муса диярләр, бик күп йөкләре, маллары, җиһазлары бар, – диде.
Бу шәһәр мәлигенең гадәте шул икән: берәр кеше бер тарафтан аны сорап килсә, аңа күп мал-дәүләт бирер иде, ят кешене дә, белешне дә бер санар иде. Ул килүгә шәһәрне бизәрләр иде, тәхетләр төзерләр, аннан хөрмәт вә гыйззәт белән тиешле тәртиптә шәһәр үзәгенә китерерләр иде.
Менә кәрван хәбәре ишетелде, халык йөзләрен капкага юнәлдерде, Хуҗа Муса кәрванын каршы алды. Мәлик әйтте:
– Бу хуҗа мөхтәрәм кеше икән, монда кунсын, – дип боерды. Сарайда аның өчен яхшы урын әзерләделәр, шаһларча келәмнәр, түшәкләр түшәделәр. Хуҗа Мусаны шунда кундырдылар, кешегә кирәкле һәммә нәрсәне алдыннан өзмәделәр, барысын да каршына китерделәр.
Мәликнең бик тә сөйкемле, ягымлы ике углы бар иде, һәркөн кунак катына сәлам бирергә килерләр иде, Хуҗа Мусага хезмәт итәрләр иде, Муса аларга бүләкләр биреп җибәрер иде. Падишаһ та моңа каршы кыйммәтле асылташлар, кыйммәтле киемнәр бүләк итәр иде.
Ул мәлик белән Хуҗа Мусаның фикерләре туры килеп, һәр сулышта бер-беренә дуслыклары арта төште, күп вакытлар әнгәмәдә үткәрделәр. Бер көн вә бер генә сәгать тә Хуҗа Муса бу мәликне күңелсез күрмәде, даимән күтәренке күңел һәм шат күрде.
Максатыма ирештем, саулык белән өемә кайтып җитсәм, вәзиргә җавапны бирәм, гафу үтенүен телим, башка урынсыз сүз сөйләргә мөмкинчелеге калмас, – диде.
Шулай итеп, Хуҗа Муса мәликтән китәргә рөхсәт сорады. Мәлик әйтте:
– Бу җиргә килеп, мөбарәк адымыгыз белән бу урынны бизәдегез, ни булыр иде – күңелегезне безгә бирсәгез, монда урнашсагыз, ватан тотсагыз, көчебез җиткәнчә хезмәт итәр идек. Сезнең белән аралашу күңелле, мөлек һәм мәмләкәт сезнекедер, гомер буе шулай кичерик, – диде. Хуҗа Муса җавап биреп әйтте:
– Падишаһның гомере озын булсын, мин колыңа инде вакыт җитте, бер теләгем өчен йорт-җиремнән аерылып, ерак җиргә төшеп торган идем. Сезнең хезмәтегездә инде ул максудым хасил булды, эшем бетте, китәргә рөхсәт итегез, – диде. Мәлик бу сүздән уйга калды: «Гаҗәп, моңа миннән ни файда хасил булган икән?» Аннан әйтте:
– Миннән хасил булган ул максудың ни иде, әйтсәң икән?
Хуҗа Муса әйтте:
– Белеп тор: мин дә синең кебек бер дәүләтнең падишаһы идем. Минем бик акыллы һәм камил вәзирем бар, шуның белән арабызда сүз чыкты, бәхәс булды. Ул: «Бу җиһанда гамьсез кеше булмас!» – диде. Мин: «Булыр!» дидем. Шул сәбәптән ант эчтем: «Бар галәмне гизәм, гамьсез кешене табам, аны вәзиргә дәлил итәм», – дидем. Шушы сәбәп белән сәүдәгәр кыяфәтендә сәфәр иттем, далалар вә диңгезләрне тәмам гиздем, синнән үзгә гамьсез кеше тапмадым, сине һәрдәм шат хәлдә күрдем. Инде белдем, вәзирем ялган сөйләгән икән, илемә кайтып тәхетемә утыргач, иң әүвәл вәзиргә җәзасын бирәм, аннан калган эшләремә керешәм, – диде.
Угылсыз-кызсыз мәлик бу сүзләрне ишеткәч, әйтте:
– Инде син мине гамьсез дип белдеңме?
– Әйе! – диде. Мәлик мосафир падишаһка әйтте:
– Минем белән бар, сиңа хәлемне күрсәтәм, – диде.
Тордылар, сарайга керделәр, бер ишекне ачтылар, бер диһлизгә керделәр, бераз барып мәлик тагын бер ишекне ачты, пәрдәне күтәрде:
– Кара! – диде.
Мосафир падишаһ җәннәт кебек бер сарай күрде, дүрт соффә бер-берсенә каршы куелган, һәр соффәдә берәр тәхет-ятак урнаштырылган, уртада мәрмәр өстәлләрдә һәртөрле җиһазлар тезелеп тора, алар өстендә асылган алтын-көмеш читлекләр эчендә былбыллар, тутыйлар төрле күркәм авазлар белән сайрап тора. Бер ятакта падишаһның күзе күрмәгән, колагы ишетмәгән куркыныч бер кара гыйфрит ярым ятып тора, мең төрле назлар белән үзен сөйдерүгә мәшгуль, ай кебек бер гүзәл аякларын үбәр, ә ике угланчык аягүрә торып коллык итәрләр.
Бу хәлне тәмам күрсәткәч, урындагы падишаһ мосафир падишаһка:
– Күрдеңме? – диде. Мосафир:
– Әйе, күрдем, – диде.
Мәлик әйтте:
– Әйдә барыйк, утырыйк, гамьсезлегемне сиңа күрсәтим, – диде. Баягы ишекләрдән чыктылар, бер аулак бүлмәгә кереп утырдылар. Мәлик үзенең хәлен сөйли башлады:
– Бел һәм хәбәрдар бул: минем атам бар иде. Бу дәүләт тәмам аныкы иде. Күптәннән бер углан теләр иде, олы яшенә җиткәндә генә мин дөньяга килгәнмен. Тагын минем атам ягыннан бер абзам бар иде, башка мәмләкәттә мәлик иде. Аның бер гүзәл кызы бар икән, атам үзенең туганы белән сөйләшеп, килешү төзеп, киләчәк өчен ул кызны миңа багышладылар. Абзам «мөбәрак булсын!» диде, мин һәм абзам кызы сөендек, сөештек, бер-беребездән бер дә аерылмас булдык.
Шулай итеп мин унбиш яшемә кердем. Әмма язмыш миңа казалар әзерләп куйган икән…
Атамның бер җариясе [5] бар иде, ул аны абзамнан сатып алган иде. Әмма җариянең күңелендә абзама мәхәббәт бар икән, яшерен генә хат аша сөйләшерләр иде. Мин бу хәлне белә идем, минем белгәнемне сизеп, җария мине сөймәс иде. Тырышлыгын шуңа юнәлтте: абзам кызын миннән аермакчы, мине гомерлек кайгыда калдырмакчы булды.
Бу җариянең фетнәсе, котыртуы белән абзам хат язды: «Ул анда булган кызым кире өенә кайтсын, зур бәһа бирмичә килен белән кияү була алмаслар», – диде.
Абзам кызын кире илттеләр. Мин исә аерылышу утында янып, рәнҗүләр кичерер идем… Шул арада атам хаста булды, тиз арада дөньядан китте. Ул җария тиз генә абзамны чакырып китерде. Абзам килде, атамның мал-мөлкәтенә хуҗа булды, җарияне хатыны итте. Мине шундый гамьнәр, кайгы-хәсрәт биләп алды ки, кая керергә белмәдем, абзамны күрергә дә мөмкинлек бирмәделәр. Бәклек дәрәҗәсе абзам исеменә иреште, тирә-юньнең әмирләре һәм олуг дәрәҗәле байлары барысы да килделәр, мине исә рәнҗетеп, хурлык белән шәһәрдән сөрделәр.
Бер авылда атамның колы бар иде, атам ул авылны аңа багышлаган иде. Аның катына бардым, шунда тора башладым. Юньсез абзам мине атамның малыннан мәхрүм итте. Ул җария абзама мине шулай явыз итеп күрсәтте ки – һичкемнең абзам катында мине якларга чарасы юк иде. Берзаман хәлем шундый кыенлык, бәхетсезлек белән кичте. Ахыр бу бичаралыктан шәһәргә килдем, даям [6] катына бардым. Абзамнан куркудан һичкемгә күренмәдем, шулай ук беркем дә мине килеп күрмәде.
Беркөн даямнең аягына төштем:
– Кызның өенә бар, хәлен миңа җиткер, – дидем. Дайәм җариядән куркудан абзамның өенә бармады, кызның даясе өенә китте.
Шулай итеп, кызның даясе белән минем даям күрештеләр. Минем даям сүз ачмастан борын, кызның даясе сүз ачар:
– Шулай ярыймы инде: шаһзадә абзасының кызын оныткан, хәлен дә белми, – диде. Минем даям шултөрле сүз ишеткәч, әйтте:
– Шаһзадә аның гыйшык утында яна, әмма күрергә чарасы юк, нишләсен? – диде. Кыз даясе әйтте:
– Минем шундый хәбәрем бар, кыз аулакта миңа әйтте:
– Абзам улыннан бер-бер хәбәр ирештер, – диде, зар-зар елады, мин аны «сабыр ит» дип үгетләдем, «барырмын, хәлен белермен», дидем. Мин инде авылга барып, кызның абзасы углын эзләп табарга уйлаган идем, инде ярый үзең килдең, мине интектермәдең, – диде.
Шулай итеп, даям миңа килде, ул сүзләрне миңа җиткерде. Аны ишетеп, гыйшкым яңарды, бере мең булды, берара һушымнан китеп тордым… Исемә килеп икенче тапкыр даямнең кулын үптем, ялвардым:
– Бар, хәлемне белдер, минем сүзләремне җиткер, – дидем һәм абзама җиткерү өчен хат язып тапшырдым.
Даям аулакта кызны барып күрде, хәлемне сөйләде һәм хатымны тапшырды. Ул хатны уңайлы очрак табып атасына тапшырды. Анда язылган иде: «Җариянең фетнәсе аркасында шундый хәлләргә төштем, атамның дәүләтеннән, малыннан аерылдым. Атамның туганы буларак миңа мәрхәмәт итсәгез икән, кызың Хода һәм Рәсүл (Мөхәммәт пәйгамбәр –Ред.) боерганынча минем хатынымдыр, ни өчен болай итәсең? Тугрысын әйтәм: мал вә мөлкәттән аерылсам аерылырмын, әмма хәләлемне ташламам. Тәкәбберлек итмә, юмартлык күрсәт, кызыңны миңа тапшыр».
Беркадәр вакытлар үткәч, абзамнан яшерен рәвештә бер илче килде, аның җавабын тапшырды: «Ярар, яхшы булыр, мин кулыннан тотмам. Әмма шул кирәк: кырык янчык алтын бирәсең, аннан кызны аласың», – дигән.
Моны ишетеп бик каты кайгыга калдым, чөнки кырык янчык түгел, бер бөртек малым юк иде. Бу авыр хәлемне абзам кызына белдерергә кулымнан килмәде. Шулай аптырап берничә көн йөрдем. Беркөн күрдем: кызның даясе килде, кыздан сәлам китерде, йөз динар, бер төргәк тукыма алдыма куйды. Кызның сүзләрен җиткерде:
– Ишеттем, чарасызлыктан авылда ята икән. Ләкин кайгырмасын, кырык янчык алтын өчен хәсрәт чикмәсен, хәзинә минем кулымдадыр, акрынлап ул янчыкларны тутырырмын. Ике ай вакыт сорап атама кеше күндерсен, нишләсәм дә эшләрмен, ул вакыт эчендә янчыкларны әзерләрмен. Курыкмасын, бер янчыкта ун мең алтын булыр, барысы бергә дүрт йөз мең динар булыр. Хәзинәдә синең атаңның өлеше дә күп, аз-азлап алсам, беленмәс», – дигән.
Бу сүзләрдән сөендем, бер бәкне абзама җибәрдем, ике ай миһләт [7] сорадым. Кабул итте, вакытында тапшырыга дип антлар бирделәр, абзам да ант эчте:
– Әгәр ике ай эчендә мал килсә, каршылык итмим, башка сылтаулар тапмыйм. Әмма шуны белеп торыгыз: соңга калса – бирмәм, – диде.
Бу сүзләрне һәм килешүне дая белән кызга белдердем. Кыз әйтте:
– Һәр төндә абзам улы минем сараем алдына килсен, һәр төндә бер янчык ташлыйм, алсын, китсен, – диде.
Шулай итеп, һәр төндә сарай тәрәзәсе алдына килер идем, бер янчык ташлар иде, алып, торган җиремә кайтып китәр идем.
Инде янчыклар тәмам тулып җиткәндә, гадәтемчә бер төндә бардым, тәрәзә каршында утырдым. Төн караңгы иде, болыт тарткан иде, яңгыр ява башлады. Кыз нигәдер кичекте. Куркудан хәнҗәремне кулыма алып, чүгәләп утырдым. Кинәт йоклап киткәнмен.
Кыз килде, гадәтенчә тагын янчык ташлады, янчык бөтен авырлыгы белән хәнҗәр өстенә төшеп, хәнҗәр иңеп, ботым арасындагы дәрт вә рәхәтлек чыганагын кисеп төшерде…
Мәҗбүб [8] булдым, акылым китте, мең михнәт белән тордым, янчыкны алдым, көч-хәл белән өемә кайтып егылдым…
Бу хәлне һичкемгә белдермәдем, төрле мәрхәмнәр [9], дарулар белән дәваландым, күп зәхмәтләрдән соң терелдем. Әмма ни файда? Чөнки ирлек китте…
Ул арада шундый вакыйгалар булды: абзам ауга чыгарга теләп, атка атланып чыкканнан соң, аты дулап, егылып төшкән, муенын сындырган. Абзам кызы шунда ук бәкләрне җыеп, килешүләр ясап, хөкемдарлыкны үз кулына алган. Мал-мөлкәт абзам кызы исеменә язылган.
Шул хәлләрдән соң кыз миңа хәбәр бирде, әйтте:
– Хәлләр менә шулай булды, инде мал вә мөлекнең барысын да сиңа тапшырырмын, – диде.
Кыз катына бардым, кыз мине күрде, бик яхшы кабул итте, кулымны вә аягымны үпте. Әйтте:
– Ничә заманнар инде йөзеңне күрүдән мәхрүм идем, менә инде Хак Тәгалә рәхим итеп, бөтен киртәләрне алып ташлады, сине – минеке, мине – синеке итте, әгәр инде падишаһлык килешү шартлары һәм гадәт буенча миңа тигән икән, мин аны сиңа тапшырам, падишаһлык сөр, ә мин исә кәнизәгең кебек сиңа коллык итәрмен, – диде. Аннан соң йөз-мең мәртәбә йөз вә күземне үпте, хәзинәләр саклана торган сарайларның ачкычларын миңа бирде.
Ул минем белә усал шаярткан җарияне хурлык һәм мәсхәрә белән катыма китерде, әйтте:
– Сиңа һәм миңа иткән әшәкелекләренең җәзасын бир! – диде.
Мин кодрәтемнән файдаланып, аңа җәза бирмәдем, киресенчә игелек иттем: аны бер олы бәккә кияүгә бирдем. Әмма күңелемдә шул борчу бар иде: «Миңа шулкадәр яхшылыклар иткән кызның миндә өмете бар, ә инде өмете акланмагач, мине читкә тибәрер, бернәрсәсез калырмын», – дип курыктым.
Шулай берничә көннәр үтте. Беркөн кыз ясанды-бизәнде, хушбуйлар сибеп, ачык чырай белән яныма килде. Өмет итәр иде – миннән хәрәкәт килер дип, белмәс иде: андый эштән гаҗиз торырмын. Әйттем:
– Әле бу арада сырхаулап торам, өзлегермен дип куркам, – дидем.
Кыз ышанды, бүлмәсенә китте. Иртәгесен кыз боерды, шәһәрне бизәделәр, олыларны, бәкләрне, барча сарай әһелләрен чакырды. Барысы да диванга [10] кыелдылар. Кыз үзе пәрдә артында утырды, пәрдә аша кычкырып әйтте:
– Әй каум [11]! Минем бәклегемә ризамысыз, минем хакимлегемне таныйсызмы? – диде.
Һәммәсе беравыздан кычкырдылар:
– Разыйбыз! – диделәр. Аннан әйтте:
– Урынымны минем ирем булган абзам углына бирәм, ни диярсез? –
диде.
– Яхшы булыр! – диделәр. Аннан мине алдылар, тәхеткә кичерделәр, өстемә чәчү чәчтеләр [12], шатлык-куанычлар күрсәттеләр.
Шулай унбиш көн кичте. Миннән һич таләп һәм теләк беленмәде. Кайгы-хәсрәт үзәгемә үтте. Берсе шул: үзем гашыйкмын, әмма мәгъшукәмнән ләззәт ала алмыйм. Берсе шул: югым юклыгын аңа ничек белдерим? Берсе шул: хатын ирен никадәр нык сөйсә дә, эшен башкармаса, сөймәс булыр. Тагын берсе шул: инде хәлемне белеп, читкә этәрсә, бу урынымнан китсәм дус вә дошман арасында рисвай булырмын. Бу уйлар эчендә төн вә көн хәсрәттә идем, канлы яшьләр түгәр идем, шул дәрәҗәгә җиттем ки – көн дә мең мәртәбә үлемемне тели идем.
Бер ай буе ул пәри йөзлене [13] хасталык сылтавы белән алдап йөрдем. Бу вакыт кичкәндә үбешү-кочышулар да булды. Әмма ни файда? Аның белән генә гыйшык утын дөрләтеп булмый, аның өчен фәкать хәрәкәт кирәктер.
Шулай итеп, шуны белдем ки: бу хәлемне белсә, мине үзеннән читләтер. Хатын-кызның сөюе ләззәт, рәхәтлек алу өчендер һәм тагы бала табып, шуны сөю өчендер.
Бу хәлләр белән кырык көн үтте. Кызның сабыры, карары калмады. Белде ки: арада ниндидер вакыйга бар. Беркөн кискен хәрәкәт белән, ачулы һәм борчылган рәвештә катыма килде. Әйтте:
– Әй син, тугрылыксыз ярым, вай син хафалар китерүче чәнечкеле гөлем! Минем өметемне ни өчен кисәсең, бу тулы чибәрлегем белән, бу якты ниятләрем белән, бу наз вә нәзакәтләрем белән сиңа киләм, ә син шуларга агу кушасың. Шуларны күз алдыма китереп, бар галәмне утларга ягып утырамын. Бу синең миннән ераклык күрсәтүең нидәндер? Мин шуны аңламыйм – элек син минем белән бер түшәктә яту хыялыннан тәмам киселгән идең, инде мин үзем, падишаһлык, мал-мөлкәт, бар нәрсә бушлай кулыңа төште. Бу аерылу уты нидән соң? Шул утка төшкән хәлдә дә син мине сөйдерәсең, сөюем шул чиккә җиткән ки – үләргә җитешкәнмен. Әгәр инде вәгъдәңнән дүндең икән, аптырашта торасың икән, мин сиңа кирәк түгел икән – мөбарәк булсын, сине сиңа багышладым. Әле андый ук түбән хәлдә түгелмен, синең кебекне табудан гаҗиз булмам, – диде.
Ул ай йөзле озын толымлыдан бу сүзләрне ишеттем, аның мине өнәмәвен, кире кагуын белдем исә, оятымнан утта яндым, белмәдем – үлеме мин, тереме? Телем тотылды, әмма белеп торырмын – дөресен сөйләр. Ул дәм үз-үземә әйттем «Ни булса шул булыр, вакыйганы уртага куям, хәлемне сөйләп бирәм». Шунда ук йөземне җиргә куйдым, аягым астыннан туфрак алып башыма куйдым, әйттем:
– Әй оҗмах хурларының нуры, вай Раббының гүзәле! Синең гыйшкыңда колмын, мәхәббәт җепләре белән бәйләнгәнмен, Әмма минем яшерен серем бар, моңарчы сиңа әйтмәдем, әйтә алмадым, әгәр Тәңрегә ант итсәң, серемне сиңа сөйләсәм, мине читкә кумассыңмы, мәрхәмәтеңнән мәхрүм итмәссеңме? – дидем.
Кыз бу сүзләрдән фикергә калды, аннан ант эчте.
Бәс, хәлемне аңа сөйләп бирдем, җәрәхәтемне ачтым, күрсәттем:
– Бу җәрәхәт синең аркаңда булды, – дидем.
Кыз хәлне тәмам белгәч, торды, хәйранлыктан сүзсез калып, катымнан китеп барды. Ул минутта мең кат үлдем…
Атналар кичте, миңа йөзен күрсәтмәде. Ахыр миңа хәбәр бирде:
– Тор. Падишаһлыкны куй, ризыгың эзләп кит, инде мине бүтән күрмәссең, – диде.
Каты кайгыда булдым, җаваптан гаҗиз калдым, утырып еладым. Күз яшьләре белән даямә әйттем:
– Миннән ул күңелем аулаучыга сәлам әйт. Хатымны тапшыр, – дидем. Хатымда яздым: «Синнән андый сүзләр тиешле түгел. Тәңре өчен, мине яныңа чакырт, йә катыма үзең кил, бер сүзем бар, әйтим. Аннан исә ни әйтсәң шуны тотармын», – дидем.
Никадәр бардылар исә, шулкадәр җавапсыз кайттылар, бәйләнеш урнашмады, йөзен миңа күрсәтмәде…
Ахыр беркөн янына бардым, йөземне аягына куйдым, күзләремнән канлы яшьләр агызып, әйттем:
– Әй гөл сурәтле, ай йөзле! Мин ул түгелме – күпме заман синеке идем, син ул түгелме – дөньяны минем белән күрдең, мин бит бары тик сиңа гына гашыйк идем. Галәм эчендә мине рисвай итмә, үзең белеп торасың – минем бу эштә гөнаһым юк, тәкъдирдә ни язылган – шул эшләнде. Җәрәхәтем өстенә җәрәхәт салма, мине шул үзең куйган урында тот, хәлемне һичкем белмәсен, мәрхәмәтеңнән мәхрүм итмә, – дидем. Бу хакта никадәр сүзләр үтсә дә, файдасы булмады, тик шул ниятен белдерде: бәкләрне, олыларны җыеп, алар шаһитлыгында мине падишаһлыктан төшерә. Торды, китте.
Берничә көн үтте, тагын даягә ялвардым, ул тагын мине кыз катына китерде. Аягына төштем, әйттем:
– Белермен ки – хатын-кызга ир кирәк. Шуңа күрә болай итик: мин шушы сурәттә мәмләкәт белән идарә итим, синең эшеңне, гаскәр, барча буйсынганнар эшен башкарыйм, син исә шушы хезмәткәрләрдән бер күңелеңә яраганын сайлап ал, аның белән вакытыңны үткәр, мин сезгә коллык итәрмен, әмма арабыздагы серне һичкем тотмасын, – дидем. Бу сүз кызның табигатенә хуш килде. Әнә шул син күргән кара йөзлене голәмнәр арасыннан сайлап алды, үзенә ихтыяр итте, күптөрле гаскәрләренә карамастан шуңа карап, багынып торыр. Шул күзе сукыр, аягы аксак кара йөзлегә барча малын, бөтен күңелен-җанын фида кылды, дөньяны аның белән күрер. Мин кичә вә көндез алар коллыгында бил баглап, шәм кебек бер аяк өстендә торырмын, бары тик алар ятар алдыннан гына катларыннан китәрмен, һичбер адәм заты ул бүлмә янына якын килмәс, ашау-эчүләрен мин китерәм, урын-җирләрен мин түшәп, юыну бүлмәсенә комганнарын мин китерәм. Күз каршымда уйнарлар, мин күз читем белән генә карап күрермен, бәгыремә кан савар. Әле менә яныңа килгән бу ике угланчык (син аларны шаһзадә санап хөрмәт итәсең) ул кара йөзледән туганнар, мин аларны тәрбиялим, халык аларны минеке дип саный.
Ходай гына белер: һәркөн Тәңредән мең мәртәбә үлемемне сорыйм. Сиңа сөйләгән «гамьсезлегем» менә шушыдыр. Әмма һичкемнең бу хәлдән хәбәре юк, тыштан көлеп-уйнап көнемне үткәрәмен, эчемнән исә мең төрле гамьгә чумганмын. Галәмдә гамьсез кебек булганнарны күрерсең, эчләрендә исә күпләргә караганда гаме артыграк булыр, – диде.
Аннан соң әйтте:
– Тор, ватаныңа кайт, зирәк вәзиреңнән гафу үтен. Шуны бел: дөньяда гамьсез булган һичкем юктыр. Хак Тәгалә дөньяны бар итеп, адәм балаларын гамь өстендә куйгандыр, дөнья аларга бүген якты көн булса, иртәгесен кара төндер, бүген тормышы баллы ширбәт булса, аның соңында үлем ачысын татыр. Күркәм гөл чәнечкесез булмас, хәзинә елансыз булмас.
Шушы нәрсәне белү өчен күп зәхмәт чиккәнсең, шулкадәр җирләр үтеп монда килгәнсең, моны белү өчен ул кадәр мәшәкатьләр чигү дә кирәк түгел иде, чөнки бу ап-ачык билгеле, күп мәртәбәләр сыналган күренештер.
Вәзиреңне акылсыз дип сүгәсең, сүзенә ышанмыйсың, һәм дә бу нидер: үзеңне акыллыга саныйсың, ә үзең наданнарча хәрәкәт итәсең, – диде.
Падишаһ бу сүзләрне ишетеп бик нык оялды, «тышкы якны гына күреп, гамьсез йөргәнмен икән», дип уйлады. Шулвакыт вәзирнең сүзе хак икәнен белде.
Аннан соң юлга чыгарга әзерләнде, кирәк-яракларын җыя башлады. Җирле падишаһ аны кунак итте, мосафир падишаһка күп бүләкләр бирде, һәр икесе бер-берсенә килеп-китү ишекләрен ачык тотарга вәгъдәләр бирештеләр. Аннан соң урындагы падишаһ кунак падишаһны бер көн буе озатып барды, аннан кире шәһәренә кайтып китте.
Мосафир падишаһ тагын берничә айдан шәһәренә җитеште. Вәзирләр һәм олы түрәләр каршы алырга чыкты, шәһәрне бизәделәр, мәликне кадер-хөрмәт белән тәхеткә мендерде.
Шулчак мәлик вәзирне кабул итте, башыннан үткәннәр хакында вәзиренә хикәят итте. Аннан вәзирнең кулын тотып тәүбә итте: ул башка авыр сүз әйтми, Хак Тәгаләгә буйсына, гөнаһка керми. Вәзир бу кайгы-хәсрәт белән тулы хикәятне ишетеп, гаҗәпкә калды. Аннан кызны мәликкә кияүгә бирде. Мәликнең ул кыздан күп бала-чагалары дөньяга килде. Ахырда бу дөньяны ташлап, ахирәт сараена күчтеләр.

***
Йөз-мең афәрин бу китапны төзүчегә, күчереп язганга, укыганга, тыңлап торганнарга булсын, амин!

Язманы Нәҗип Нәккаш әзерләде

Хикәятнең журналдагы исеме: «Кайгысыз падишаһ һәм кайгылы вәзир турында хикәят»

__________________________
1. Хилгать — тышкы кием өстеннән киелә торган кыйммәтле затлы халат, чапан.
2. Наиб — урынбасар.
3. Гомман – Согуд Гарәбстаны ярлары янындагы диңгез.
4. Мәгъриб – Африканың төньяк өлеше.
5. Җария – кол хатын, кәнизәк.
6. Дая (дайә) – сөт анасы, сабый чактан тәрбияләп үстергән хезмәтче хатын.
7. Миһләт – вакыт, срок.
8. Мәҗбүб – печелгән, евнух.
9. Мәрхәм – мазь, шифалы май.
10. Диван – дәүләт түрәләренең утырышы.
11. Каум – халык.
12. Чәчү чәчтеләр – алтын, көмеш тәңкәләр чәчү йоласы.
13. Пәри – чибәрлек символы булган мифик кыз.

Комментарий язарга