«Кайчандыр ишекләр ябылыр…»

Кайчандыр ишекләр ябылыр.
Ачылмас яңадан. Берсе дә.
Онытып калдырган киемең
Югалыр сөйкемле күршедә…

Кайчандыр матур сүз, ялганнан
Синең дә күңелең суыныр.
Бер ишек, бер тупса, бер күңел
Иң кирәк әйбер күк тоелыр…

Бер йөрәк тибешен тыңларга
Теләрсең яңа көн туганда.
Һәм җилкә эзләрсең башыңны
Салырга күңелең тулганда…

Әлегә…
Назларың җилләргә сибелә.
Ай саен яңа йөз, яңа тән…
Нигә соң яшьлекне хатасыз
Башларга ярамый яңадан?!.

Тузган тән, ясалган кашлардан
Син гарык. Аңлыйсың. Беләсең.
Тик ишек ябылмый әлегә…
Көтәсең
Келәнең кайчанрак төшәсен…

 

Халисә Ширмән

Фото: pixabay

Комментарий язарга