«Кайчакта, өзелеп, ҮЗЕМНЕ сагынам – Елмайган, шатланган көннәрне…»

Кайчакта, өзелеп, ҮЗЕМНЕ сагынам –
Елмайган, шатланган көннәрне.
Төренеп хыялга, бернинди борчусыз
Кемгәдер омтылган, ашкынган төннәрне…

Һәм беләм: бар иде, бар иде ул чаклар!
Еракта калдымы? Өметем өзелде…
Җил исә ерактан, пышылдый кар-буран:
«Түз инде, балакай… Аз гына…Түз инде!»

Түземлек җитәрлек. Өйрәнгән түзәргә.
Көннәрем, төннәрем айларга ялганды –
Исәбе юк күптән, саналмый сәгатьләр –
Барысы минеке – дөресе, ялганы…

…Сагынам. Өзелеп сагынам. Үземне.
Елмайган, шатланган көннәрне.
Ышанам: кояштай балкыган карашым
Көзгедә чагылыр… Чагылыр бер мәлне…

 

Халисә Ширмән 

Фото: pixabay

Комментарий язарга