Кадыйр Сибгатуллин. Өйләнгән өч егетнең өч монологы

Беренче егет:
Яшь вакытта шашып сөйгән ярым,
әле һаман сине сагынам.
Вакыт үткән саен, мин көчлерәк
яшьлегемә,
сиңа табынам.
Үткән еллар инде кире кайтмас,
ник югалдың,
кайда,
кайда син?!
Эзләсәм дә инде таба алмам,
син…
хатыным инде,
янда син!

Икенче егет:
Сөйгән ярлар…
Яшьли сөйгән ярлар…
Әй
сөйдек тә инде шуларны.
Йолдыз нәрсә,
Айны вәгъдә иттек,
алып төшеп кенә булмады.
Яныбызда шул ук ярлар инде…
«Хатын» дигән сүзгә үч итеп,
«Сөйгән ярлар» диеп йөрик мәллә,
яңа гашыйк булган күк итеп?
Алларына атылып чыгыйк әйдә,
ике учта ике Ай тотып.
…Хатыннар, дип кайтып керәбез шул,
сыңар конфетын да онытып.

Өченче егет:
Егетләр булып җитештек,
ир булып киттек менә.
Инде беләбез:
сөйгән яр,
мәхәббәт берәү генә.
Сайладык,
ялгыз калмадык,
торабыз,
сөешәбез.
Инде икәү генә түгел,
инде өчәү-дүртәү без.
Яратып,
сөешеп кенә
гомерләр уза инде.
Яшүсмер чактагы кебек
бер гашыйк булсаң иде!

1988

Комментарий язарга