Журнал «Безнең мирас»

Кадыйр Сибгатуллин. Мәхәббәт

Үзең коткар бәла һәм афәттән,
Ярдәмчем бул, ниләр күрсәм дә;
Тик коткара күрмә мәхәббәттән,
Учагында көлгә дүнсәм дә.
Н. Арсланов
Без яратмый, җирдә кем яратсын,
чиге бармы матур хисләрнең?
Шашып сөя алсам, яшәп булыр,
мәхәббәтем сүнсә нишләрмен?!
Йөрәгемә салкын су сипсәләр,
бер көнгә дә, ахры, чыдамам.
Ярым өчен иң зур океан кичеп,
тере чәчәк алып чыгалам.
Күңел тулса тулсын,
мөлдерәп торсын.
Тамчысына кадәр кадерле.
Без — табигать таҗы,
бөре чыга, чәчәк чыга
тишеп бәгырьне!
Җаным янып сөйсә күтәрермен —
бер бәхетем торсын мең газап.
Хисләремне мин коллыкка бирәм,
мәхәббәтем бөек һәм азат.
Әкиятләрдә ул без,
без — поэма.
Мин ул очам шашкын атымда.
...Поэмалар әле язарбыз без
бөек яратулар хакында.
Таһирлар да, Зөһрәләр дә исән,
Мәҗнүннәр дә йөри табынып.
Мәхәббәткә җирем батар иде,
бу йөрәгем китсә ярылып!
1971

Теги: Кадыйр Сибгатуллин Яңалыклар Дөнья хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру